2023 елның 18 августында Сөргендәге Бәйсез Татарстан Хөкүмәте баш вәзире Рәфис Кашапов интернет буенча Абдуллаһ Тюрер Енер белән күрешеп сөйләште.
Абдуллаһ Тюрер әфәнде татар халкының имамларының берсе булган, татар халкының көрәш байрагы булган, ул көрәш өчен бик зур акчалар җыеп рус дошманыбызга каршы зур көч җыеп көрәшә алган, большевиклар тарафыннан атып үтерелеп шәһит ителгән Габдулла Апанайның оныгы. Әйе, татарларның тарихында бик күп эзләр калдырган мәшһүр гаиләнең оныгы. Шул ук вакытта Абдуллаһ Тюрер әфәнде әнисе тарафыннан черкес аксөякләренең нәселеннән.
Бу күрешүдә Татарстан бәйсезлеге өчен көрәшү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләшелде. Шулай ук Абдуллаһ Тюрер әфәнде татарларның изелүләре, телләре бетерелүе, юк бар гәепләүләр белән көрәшә алган татарлар төрмәләргә ташлануы, куркытылуы, үтерелүе, чит илләргә куылуы турында белүе турында вә һәр җирдә сөйләдегене вә сөйләячәгене белдерде. Күп еллар буенча журналист булып эшләгән Абдуллаһ Тюрер әфәнде 1992 елгы Татарстан бәйсезлеге референдумының нәтиҗәләрендә халыкның % 60’ы бәйсезлек өчен тавыш бирүенә карамастан, халыкның теләге җиргә ташлап тапалуы өчен ризасызлыгын һәм борчылуын белдерде.
Сөйләшүчеләр татарларның тарихлары онытылмадыгыны, татарларның нәселен, телен, динен бетерүче бердәнбер оятсыз ялганчы дошманы булдыгыны һәм аңарга каршы бөтен татарларның берләшеп көрәшергә кирәклегене билгеләп үттеләр.
Бер үк чиратта Абдуллаһ Тюрер әфәнде большевиклар кыерсытуыннан качкан күп кенә татар зыялыларының Ататөрк янында Төркия Җөмһүриятенә нигез салучылар арасында булулары һәм Төркиядә татарларның ихтирамлы вә мөхим бер урынлары булуы турында онытылмаска тиеш диде.
Үз чиратында Рәфис әфәнде Абдуллаһ Тюрер әфәнденең сүзләре өчен, аның бу көрәшебезне яклавы вә кушылуы өчен бик зур рәхмәтләр әйтеп, берлектә хәрәкәт итергә теләвен белдерде. Шулай ук төрле илләрдә яшәргә мәҗбүр булган, рус кыерсытуына риза булмаган кардәшләребезне берләштерү, берберенә ярдәм итү юлларын эзләргә һәм бүтән бәйсезлек өчен көрәшүче халыкларның вәкилләре белән элемтәләр булдырып эшберлегенә чакырды. Рәфис әфәнде Абдуллаһ Тюрер әфәндене тагын аның Фәрит Зәкиев белән бергә Истанбулда узган беренче Бәйсез Черкесия Конференциясенә катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Нәтиҗәдә тарафлар очрашудан кәнагәтлек, берләшү чараларының давам иттерелүенә бик өметле карауларын һәм көрәшнең оешкан, акыллы вә планлы рәвештә эшләнергә тиешле булуы теләкләрен белдерделәр.
Очрашуда Сөргендәге Бәйсез Татарстан Хөкүмәтенең Төркия буенча Илчесе Рәис Мөхетдин дә катнашып, тәрҗемә эшләрен башкарды.
Сөргендәге Бәйсез Татарстан Хөкүмәтенең медиа хезмәте.
https://tatar-toz.blogspot.com/2023/08/2023-18.html
Комментарии
Отправить комментарий