К основному контенту

"Башкортлар да, татарлар да – коллар"

17 апрель 2018


Рәфис Кашапов
Азатлык "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе, Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан Рәфис Кашапов белән Вильнюста узган бишенче "Ирекле Русия форумы", яңа федерал мөнәсәбәтләр һәм башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовның татар активистларына белдергән дәгъвалары турында сөйләште.
– 11-12 апрельдә Литва башкаласы Вильнюста узган бишенче "Ирекле Русия форумы"н күзәттегезме? Бу җыен турында фикерләрегез нинди?
– Мин "Ирекле Русия форумы" эшчәнлеген күзәтеп бардым. Анда Гарри Каспаров, Евгений Чичваркин кебек танылган оппозиция вәкилләре җыела. Бу форумга оппозиция яклы бай кешеләрне дә җәлеп итсеннәр иде. Аларның акчасы да бар, оештыру, кунакханәгә урнаштыруда да ярдәм итә алырлар иде. Һәм бу форумга иң мөһиме Кавказ һәм Идел-Урал республикаларыннан һәм Себер өлкәләреннән төрле иҗтимагый, сәяси һәм дини оешмалар вәкилләрен чакырырга кирәк. Чөнки ул оешмаларга каршы хәзер бик көчле басым бара. Форумның бер бүлеге федерализм мәсьәләләренә багышланды. Менә шул төбәкләрдән килгән вәкилләр федерализм турында үз сүзләрен әйтер иде. Киләчәктә кулга-кул тотынып федерализмны үстерү өчен бергә эш алып бара алырлар иде. Киләчәктә форумның шушы ягына игътибарны арттырырга кирәк.
– Дилмөхәммәтов узган атнадагы мөрәҗәгатендә "Ирекле Русия форумы"н шовинистик карашлардан арына алмауда гаепләде. Сез андый нәрсәне күрдегезме?
Урыс булмаган халыкларның милли проблемнарын күтәрмәсәләр, алар киләчәктә зур ялгышлык ясаячаклар.
– Андый әйберне сиздем. Алар хәзерге хакимияткә оппозициядә торсалар да, аларда бөек державачылык дигән әйбер бар. Алар бөек Русия, урыс халкын бәхетле итү турында сөйлиләр. Шул ук вакытта урыс булмаган халыкларны исләреннән чыгаралар. Алар бары Путин режимын җимереп хакимияткә килү планы белән эш итәләр. Алар хакимияткә килсә, без үзебезнең сәяси, милли, дини проблемнарыбызны алар алдында да күтәрергә тиеш булабыз. Урыс булмаган халыкларның милли проблемнарын күтәрмәсәләр, алар киләчәктә зур ялгышлык ясаячаклар.
– Дилмөхәммәтов әлеге мөрәҗәгатендә яңа федерациянең Мәскәүдән билгеләнгән принциплар нигезендә түгел, ә республикаларның үзара килешүләре нигезендә корылырга тиешлеген белдерә, Мәскәүнең килешүләрне кат-кат бозуын әйтеп, әгәр дә федерациягә керү ирекле икән, чыгу да ирекле булырга тиеш ди һәм башка тәкъдимнәр әйтә. Бу мәсьәләләрдә сезнең фикерләрегез нинди?
– Болар без төзегән "Азат Идел Урал"ның план програм проектында язылган. Дилмөхәммәтов нәкъ шушы әйберләрне кабатлады. "Азат Идел-Урал"дагылар барыбыз да аның әйткән бу фикерләрен хупладык. Без "Азат Идел-Урал"ның Facebook-тагы төркеменә аның бу белдерүен куйдык та. Бу мәсьәләдә безнең фикерләр туры килә һәм ул шулай булырга тиеш тә. Әгәр без үзебезнең төп максатны бәйсезлек дип куймыйбыз икән, ничек инде без азат дәүләт төзи алабыз? Шуңа күрә без аны хуплыйбыз һәм киләчәктә дә хуплаячакбыз.
– Бу мәсьәләдә килешсәгез дә, күптән түгел Азатлыкта басылган интервьюдаДилмөхәммәтов сезнең башкортларны Азат Идел-Уралга кушылырга чакыруыгызны кире какты.
Башта әле безгә төрмә камераларын җимереп чыгарга, азат булырга кирәк
– Беренчедән, Дилмөхәммәтов әле бөтен башкорт халкының җитәкчесе түгел. Ул анда тарихта булган каршылыклар турында сөйли. Андый каршылыклар булган, ул хәзер дә бар һәм киләчәктә дә булачак.
"Ык елгасы – Берлин дивары" дигән чарага килгәндә, анда әлеге чикне бетерү тәкъдиме күтәрелде. Шул ук вакытта башкортлар Татарстанның көнчыгышындагы берничә районны башкорт районнары дип атап аларны Башкортстанга кушу тәкъдиме белән чыкты, Башкортстандагы татарлар исә Башкортстанның көнбатышындагы районнарны Татарстанга кушарга чакырды. Мин моны сәяси уен дип күрәм. Әмма без бер нәрсәне истә тотарга тиеш: башкортлар да, татарлар да – коллар. Ничек инде без ниндидер территорияләрне аерып алу яки каядыр кушу турында сөйләшә алабыз? Күз алдына китерегез, Идел-Урал дигән зур гына төрмәдә утыра ди башкорт вәкилләре, чуашлар, марилар, удмуртлар, эрзәләр, мукшылар… Төрмәдә утырганда камералар аша кычкырышып сөйләшәләр. Хәзер без үзара кычкырышып сөйләшәбез ди, әйдә үзебезгә президент сайлыйбыз, әйдә тел мәсьәләсен хәл итәбез диеп. Бу мәсьәләләрне без хәл итә алабызмы? Юк. Чөнки бу санап кителгән халыклар, барыбыз да төрмәдә утырабыз. Башта әле безгә төрмә камераларын җимереп чыгарга, азат булырга кирәк, аннан үзебезнең дәүләтебезне төзергә кирәк. Шул вакытта гына без бер-беребезгә кискен рәвештә ниндидер тәкъдимнәребезне, фикерләрне әйтә алабыз. Ә хәзер безнең төп бурыч – бергәләшеп бәйсезлек өчен көрәшү.
Идел-Урал төбәгендәге барлык халыкларга карата да геноцидны урыс империясе оештырды
Дилмөхәммәтов башкорт халкына карата геноцид турында да белдерде. Ә бит Идел-Урал төбәгендәге барлык халыкларга карата да геноцидны урыс империясе оештырды. Әгәр без баштан ук урыс империясенә бергәләшеп каршы торган булсак, без шундый мескен, авыр хәлгә калмаган булыр идек, балаларыбызга татарча укуны рөхсәт итегез дип плакатлар күтәреп урамга чыкмас идек. Әгәр Идел-Уралдагы халыклар бердәм булса, безнең дини проблемнар да, икътисади һәм башка проблемнар да тиз хәл ителер иде.
Әгәр бөтен Идел-Урал төбәгенә эшли торган бер телевидение каналы, бер газет һәм җиде-сигез телдә эшләүче бер интернет портал булса, ул безне үзара бик нык якынайтыр иде. Арабыздагы барлык бәхәсле нәрсәләрне матбугат чаралары аша хәл итәр, килешү табар идек.
Башкорт оешмаларына Азат Идел-Уралның ишекләре һәрвакыт ачык. Дилмөхәммәтовның бу фикерләре кызу баштан гына әйтелгән дип уйлыйм. Алар сүрелерләр һәм, Аллаһ боерса, киләчәктә бергә хәрәкәт итәрбез дип уйлыйм.
Алман фашизмын җиңеп безнең өстә урыс фашизмы торганда ничек шатланып була инде ул?
Наполеон Бонапартка каршы сугышта башкортлар Русия империясе өчен бик нык сугышканнар, татарлар да шулай ук сугышкан. Икенче дөнья сугышында да Русиядәге бөтен халыклар Адольф Һитлерга каршы сугышкан, фашизмны җиңүгә бик зур өлеш керткән. Хәзер һәр ел 9 майда фашизмны җиңүне шаулатып-гөрләтеп бәйрәм итәбез. Без фашизмны җиңдек дип шатланабыз. Ә шул ук вакытта безнең балаларыбызның татар телендә уку, сөйләшү мөмкинлеге бетеп бара. Русия думасы шул юнәлештә эш итә. Ә бит уйлап карасаң, бу шул ук фашизм. Фашизмны җиңеп безнең өстә урыс фашизмы торганда ничек шатланып була инде ул?
– Соңгы елларда чит илләрдә яшәүче татарлар үзара оеша башлады. Әмма алар татар мәнфәгатьләре, Татарстан өчен ниндидер сәяси эшчәнлек алып барырга теләми. Сәяси карашлар белдерелгән очракта да Мәскәү Кремле сәясәтен хуплау максатындагы белдерүләр генә ишетелә. Сезнең оешма читтә яшәүче мөһаҗирләр белән дә эшчәнлек алып барырга җыенмыймы?
– Мин монда килгәч, кырымтатар җитәкчеләре Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаров белән очраштым. Алар, син инде Русиягә кайтмаячаксың дип, Русия империясенә каршы торуда кырымтатарлар белән Казан татарларын берләштерүдә ярдәм итүне сорады. Мин моңа риза булдым. Һәм бу юнәлештә эш башлап җибәрдек. Ә инде Азат Идел-Урал хәрәкәте оешкач чуаш, удмурт, мари, башкорт, эрзя, мукшы һәм башка халыклар вәкилләре теләктәш булып безгә кушыла башлады һәм бу безгә эшчәнлекне тагын да киңәйтү мөмкинлеге бирә.
Алар Газпром акчасына яшиләр һәм Русия империясен яклап, Русия әләме астында төрле чаралар уздыралар
Безнең 28 апрельдә төрле илләрдә уздырырга ниятләнгән протест чарасы турында хәбәрне укыгач, үзләре дә бу чараны оештыруда ярдәм тәкъдим итеп төрле илләрдә яшәүчеләр чыга башлады. Андыйлар киләчәктә тагын да артыр дип уйлыйм. Мин монда килгәч төрле илләрдә яшәүче татарларның ниләр белән шөгыльләнүен тикшереп чыктым. Алар Газпром акчасына яшиләр һәм Русия империясен яклап, Русия әләме астында төрле чаралар уздыралар. Башка сыймаслык әйбер. Безнең үз Татарстаныбызның әләме бар, үзебезнең халкыбыз бар бит. Барлык чаралар да Татарстан әләме астында узарга тиеш.
Монда, Киевта Татарларның "Туган тел" оешмасы эшләп килә. Алар күптән түгел Муса Җәлилгә багышлап кичә оештырдылар, анда өч урыс патриотик җыры җырладылар, татарча бер сүз булмады, гел урысча гына. Хәзер Польшада яшәүче минем бертуганым Нәфис Кашаповның элегрәк Украинада булган вакытта шул ук "Туган тел" оешмасының урыс телен укыту курслары ачып җибәрүен әйткән иде. Элек Совет берлегендә булган илләрдә бөтен татар оешмалары хәзер шул хәлдә. Бары тик Эстония, Латвия, Литва һәм Молдовада гына хәлләр андый түгел. Калган илләрдәге татар оешмалары "бөек Русия империясе" җырын җырлыйлар.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи