К основному контенту

"Татар милли хәрәкәтенең сыйфаты үзгәрә, урысныкы деградациядә"


7 июнь 2018

Казанның Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" чарасы
Татарстанда татар милли хәрәкәтенең һәм мәктәпләрдә татар теленә каршы чаралар күрү тарафдарларының хәзерге хәле, тел низагының республика халкына тәэсире, Көнбатыш белән каршылык турында Азатлык "Звезда поволжья" газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов белән сөйләште.
– Татарстанда татар теленең хәзерге хәлгә калуының төп сәбәбе татар милли хәрәкәтенең көчсезләнүе, урыс милләтчеләренең көчәеп китүе дә сәбәп булгандыр. Хәлнең болай үзгәрүен ничек аңлатыр идегез?
– Татар милли хәрәкәте көчсезләнмәде, урыс милли хәрәкәте көчәймәде дияр идем. Бары тик татар милли хәрәкәтенең сыйфаты үзгәрә. Яңа дулкын яшьләр килде, алар белемлерәк, акчалырак, киң карашлы, чит илләргә еш йөриләр. Мисал өчен, без "Калеб" хәрәкәте оешуын күрдек. Анда яшь шагыйрьләр, режиссерлар, рәссамнар милли яңарыш идеяләрен сәнгать аша тормышка ашырырга тырыша. Сәяси эшчәнлек кимеде, әмма идеологик эшчәнлек артты. Яшьләр бу проблемны чишәргә тели һәм аңа төптән үк тотына. Мисал өчен, "Әлиф" спектаклен башкаручы Нурбәк Батулла "Алтын битлек" бүләген алганда татарча чыгыш ясады. Бу да милли хәрәкәтнең бер факторы. Үзенең һитлары белән беренче урыннарны алучы, татарча да җырлаучы Айгөл Гайсинаны да мисал итеп китереп була. Милли хәрәкәт заманча җәмгыятькә туры килгән формага күчә.
Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
Ә урыс милли хәрәкәте, киресенчә, деградация кичерә дияр идем. Элек анда профессорлар, фән докторлары, рәссамнар, шагыйрьләр катнашкан булса, хәзер ул сәер белдерүләр белән чыгучы маргинал хәрәкәткә әйләнеп калды. Хәзер аннан иҗади урыс интеллигенциясе читләшә бара. Урыс милли хәрәкәте вәкилләре провокацион чаралар уздыра, гел юк-бар сәбәп табып федераль үзәккә шикаяь язу белән шөгыльләнә. Әлбәттә Мәскәүдә үзәк җитәкчелектәге шовинистик, империалистик катлау аларга теләктәшлек күрсәтә. Аларның бар көче шунда гына, ә реаль хәлләре юк. Cәнгать һәм идеология ягыннан татар милли хәрәкәте җиңеп чыга, яңарыш дулкыны кичерә. Урта буын, яшьләр һәм хәтта өлкәннәр белән сөйләшкәндә дә яңа кешеләр килеп чыгуы күренә. Әмма алар урам чараларыннан читләшәләр, интеллектуаль атмосфера барлыкка килүе күзәтелә.
Тел проблемы сәбәпле дистәләрчә мең кеше җанланып китте
Тел проблемы сәбәпле дистәләрчә мең кеше җанланып китте. Аларның телне дә, милли үзаңны да, республиканы да югалтасы килми. Алга таба нинди юл белән китү, Татарстанның 10-20 елдан нинди булуы турында һәм Русия мәдәниятенә интеграцияләнү мөмкинме, юкмы дигән тирән уйланулар бара. Депутатлар, түрәләр арасында да Мәскәү сәясәтенең мәгънәсезлеген аңлау арта. Хәтта элек сәясәттән ерак торган президент Рөстәм Миңнеханов та милли мәнфәгатьләрне яклап кискенрәк сүзләр әйтә башлады, бу аның өчен бик куркыныч булуга карамастан. 2020 елда Татарстанда президент сайлау көтелүен дә истә тотарга кирәк, алдагы ике елда республикада киләсе президент кем булыр дигән сорау да торачак.
– Әмма сез әйткән яңа дулкын яшьләр сан ягыннан чикләнгән, 90-нчы еллар белән чагыштырырлык түгел, Татарстан да Мәскәү алдында гел чигенә бара.
Хәзер исә тирән фикерләү чоры башлана
– 90-нчы еллар татар милли хәрәкәтенең беркатлылык чоры иде. Ул чакта коммунизм җимерелсә дә, кешеләр әле советча фикерли иде. Һәммә нәрсә тәэсирле, киң иде, әмма тирән түгел иде. Хәзер исә тирән фикерләү чоры башлана. Чөнки узган 30 елдан соң хәзер Татарстан совет чорындагы кебек кысылмаган. Үсеп чыккан яңа буын инде бөтенләй башка. Алар бөтенләй башкача оеша, социаль челтәрләр, заманча коммуникация ысуллары куллана. Алар инде чит илләргә йөреп Көнбатыш һәм башка милли хәрәкәтләр тәҗрибәсен дә өйрәнгән. 90нчы еллардагы милли хәрәкәт мәдәният һәм икътисад өлкәсендә куелган максатларга иреште. Әмма хакимияткә Владимир Путин килгәч суверенитетны тулысынча тартып алдылар. Хәзер күтәрелүче яңа дулкын кызыклырак дияр идем.
– Тел мәсьәләсе сәясәт белән кызыксынмаучыларга ничек тәэсир итә?
Һәркем Мәскәү сәясәтенең бөлгенлеккә төшүен күрә
– Кешеләр моны дискриминация дип, дәүләт телен юк итү омтылышы дип саный. Татарларның 90лап проценты татар телен мотлак укытуны кире кайтару яклы дип исәплим. Хәтта урысларның да шактый өлеше татар телен өйрәнүдән үзләренә карата бернинди хокук кысылу күрми.
Татар теленә каршы чыгучы төркемдә иң күп дигәндә 200-300 кешедер. Аларның да күбесе югары социаль статуска ия түгел. Татарстан халкын мин өч өлешкә бүләр идем. Әлбәттә, татарлар суверенитетны арттыру яклы. Урыслар да төбәкнең икътисади мөстәкыйльлеге артуны яклый. Бар нәрсәне ташлап Мәскәүгә китәргә әзер булганнар өченче төркемне тәшкил итә. Әмма бу төркемдәгеләр кимегәннән кими бара. Һәркем Мәскәү сәясәтенең бөлгенлеккә төшүен аңлый. Алар икътисади хәлнең яхшырмавын, киң таралган коррупцияне, акылга сыймаслык кануннар чыгарылуын күрә. Фикерли торган, акыллы урыслар мондый сәясәтне хуплый алмый. Җирле хакимиятнең аек акылына йөз тотарга телиләр. Ә Миңнеханов аек акыл сәясәте алып бара. Бу республика халкының төп өлешен интеграцияләргә ярдәм итә. Урыс милли идеясенә теләктәшлек итүче 1-2 генә процент бардыр. Миңнехановның сайлауда 94 процент тавыш җыюын күрдегез бит. Моңа Татарстанда президент вазифасын бетерү тырышлыгына каршы күтәрелгән дулкын да сәбәп булды, чынлыкта бу президент вазифасы турында референдум иде. Татарстан хакимиятләре идеаль булмаса да, Русия хакимиятеннән күпкә акыллырак.
– Мәскәүнең Көнбатыш белән каршылыгы илдәге урыс һәм татар милли хәрәкәтләренә ничек тәэсир итә?
Алдагы берничә ел эчендә хәзерге систем җимерелеп төшәчәк
– Татарстандагы акыллы, рациональ фикерли торган урыс кешесе тилереп Европа белән, цивилизацияле дөнья белән каршылыкка баруны берничек тә яклый алмый. Һәркем чикләүләргә Көнбатыш сәясәте түгел, ә Мәскәү алып барган сәясәт сәбәп булганлыгын, Мәскәү акыллы сәясәт алып бара башласа, чикләүләрнең бетереләчәген аңлый. Силовикларга өстенлек бирүче хәзерге сәясәт мәңгелек дип уйламыйм. Алдагы берничә ел эчендә хәзерге систем җимерелеп төшәчәк.
Хәтта совет чорында да милли республикаларда чыгарылыш һәм югары уку йортларына керү имтиханнарын милли телдә биреп була иде, без аңа кайтачакбыз әле.
– Соңгы елларда Русиядә казаклар көчәеп килә. Узган атна ахырында хәтта Чаллыда да казаклар бәйрәме узды. Ә бит 5 майда Мәскәүдә казакларның Путинга протест белдерергә чыккан кешеләрне кыйнавы аларның ничек кулланылырга мөмкинлеген күрсәтте.
Акча бүлү туктау белән казаклар үзеннән-үзе юкка чыгачак
– Мин моны уйлап чыгарылган проблем дип исәплим. Әйе, аларга акча бүленә һәм алар казак булып уйный. Аларны киенеп ясанган (ряженый) казаклар дип тә атыйлар. Нинди казак булсын инде Татарстанда? Аларның санын тикшерү дә җитә. Алар ялланган кешеләр генә, алар артында бернинди дә идея юк. Мәскәүдәге ул казакларның гамәлләрен бик күп казаклар хөкем итеп чыкты. Бу хәрәкәтнең киләчәге юк, ул киң яклауга ия түгел, аның идеологиясе юк. Акча бирү тукталу белән казаклар үзеннән-үзе юкка чыгачак.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Поддержите ради сохранения мира! Требуем Путина судить в Гааге!

Россия, в лице своего президента Владимира Путина, совершил прямой военной агрессии в отношение соседних стран и несет ответственность за преступления против человечности. Он, Главнокомандующий как высшее должностное лицо несет ответственность за тысячи отнятых жизней граждан: Чечни, Грузии, Украины, Сирии и Дагестана, Крыма, Татарстана, Башкортостана, Кабардино-Балкарии, Карачаево-Черкесии, Ингушетии (притеснения по этническому, религиозному признаку; незаконные задержания, фабрикация уголовных дел, пытки и убийства).
Требуем справедливого суда над военным преступником Владимиром Путиным и объявления политики Кремля главной угрозой человеческой цивилизации! Член Президиума ВТОЦ – Рафис Кашапов.

28 апреля Международная акция! Защитим языки народов Идель-Урала!

Я, Кашапов Нафис Рафаилович, полностью поддерживаю проекты программы общественного движения «Свободный Идель-Урал»: "III. ПРАВА ЧЕЛОВЕКА И ГРАЖДАНИНА. 
Статья 4.10. «Идель» требует обеспечить полный образовательный цикл на государственных языках коренных народов в республиках Идель-Урала.
Государственные языки являются обязательными для изучения в общеобразовательных школах всех форм собственности - с первого и до последнего класса". 

10 апреля, в Варшаве, провел одиночный пикет перед зданием Варшавского Университета (University of Warsaw), чтобы заявить протест властям России в связи с нарушениями гарантированных Конституцией прав и свобод, а именно - выполнения закона "О языках коренных народов России".

Уважаемые граждане Российской Федерации! Из 156 языков коренных народов России, существовавших еще в XIX веке, семь уже вымерли. Если мы и дальше будем молчать, десяткам народов грозит та же участь. Поднимайтесь против политики русификации, вы должны подниматься с кол…

“Последнее слово” в суде

1 октября 2014 г. в 11:09Последнееслово” в суде
   Вот снова я стою перед Российским судом...    Вот снова меня судят какпреступника , желающего подорвать государственные основы России. Меня обвиняюттакже в преступлении против безопасности государства, в разжигании межнациональнойи межконфессиональной вражды, в принижении  собственного достоинства людей. "Байрамова Ф.А., являясь ПредседателемМилли Меджлиса татарского народа, сознавая общественную опасность своихдействий, предвидя наступление общественно-опасных последствий и желая этого,совершила преступление против основ конституционного строя и безопасностигосударства - действия, направленные на возбуждение ненависти и вражды, а такжена унижение достоинства человека и группы лиц по признакам национальности,отношения к религии, совершенные публично при следующих обстоятельствах". .Я отвергаю все эти обвинения , не признаю себя преступницей, наоборот,считаю себя преследуемой со стороны государственных силовых структур за то…