К основному контенту

"Русия хөкүмәте хыялы – туган телләрне өйдә генә укыту"


12 июль 2018


No media source currently available
6:446:442:05
 йөкләү 
11 июль көнне Мәрҗани исемендәге тарих институтында татар галимнәре, зыялылар, иҗтимагый активистлар җыелды. Алар милли мәгариф киләчәге, татар теленең бүгенге көндә укытылуы, татар мәктәпләре язмышы турында фикер алышты. Чара нәтиҗәсендә Русия һәм Татарстан дәүләт оешмаларына тәкъдимнәр юлланды.
Конференция президиумында туган телләрне укыту мәсьәләләрендә танылган белгеч Марат Лотфуллин, күренекле тарихчы, академик Индус Таһиров һәм Телләр институты мөдиренең фән эшләре буенча урынбасары Олег Хисамовутырды, алар җыенны алып барды да.
Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин
Чарадан беренчеләрдән булып чыгыш ясаган Марат Лотфуллин Русия халыклары демократик конгрессының 30 июнь көнне узган икенче конференциясе тезисларынянә күтәрде. Ул туган телне сайлау принцибының ялгыш булуын, халыкара практикада бердәнбер норма булуын искәртте. "Төп белем компетенциясе булып туган тел тора. Үз туган телен белмәгән һәм имтиханны тапшырмаган кеше белем аттестатын алырга тиеш түгел". Лотфуллин, Русия дә Европа шурасына керә икән, ул да бу норманы үтәргә тиеш, туган телләреннән 9 һәм 11 сыйныфта имтихан булырга тиеш диде.
"Шундый фикерләр яңгырый, имеш, туган телләрне өйдә өйрәнегез диләр. Әйе, бу – Русия хөкүмәте хыялы. Алар үзләреннән мәгариф өлкәсендә барлык җаваплылыкны алырга тели. Сез салымнар түләгез, чөнки бушлай белем алу бары тик урыс телендә генә булачак, дип әйтмәкчеләр алар", диде Лотфуллин.
"Милли университет идеясе энтузиастлар кулына гына калырга тиеш​ түгел"
Казан дәүләт технология университеты (КХТИ) галиме Исмәгыйль Хөснетдиновконференциядә милли университет мәсьәләсен дә күтәрде. Ул Татарстанның Ачык университеты концепциясен тәкъдим итте. Аның фикеренчә, милли университет ачык булырга, ул Татарстандагы һәм Русиядәге башка югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итәргә тиеш. Бу бигрәк тә беренче вакытта шулай булу зарур ди профессор. Ачык татар университеты башка институтлар белән эшләсә, тиз арада татар телендә укыта алучы медицина, төзелеш, икътисад, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә белгечләр дә табу да җиңелрәк булачак.
Исмәгыйль Хөснетдинов
Исмәгыйль Хөснетдинов
Галим исәпләвенчә, бу икътисади яктан отышлырак. Татар телендә төрле фәннәрне укытучыларга өстәмә хезмәт хакы, әлеге төркемнәрдә укучы студентларга өстәмә стипендия өчен акча да җитә. Әлеге ачык университет ничек эшли? Абитуриент йә медицина университеты, йә төзелеш академиясенә, йә, әйтик, авыл хуҗалыгы институтына керә. Бер үк вакытта ул татар ачык университетына да кереп, укый ала. Татар милли университеты табиплар, төзүчеләр, икътисадчылар чыгара алмый, ул башка югары уку йортларның партнеры буларак эшли.
Хөснетдинов фаразлавынча, эшне төзелеш академиясе, КФУ, авыл хуҗалыгы академиясе, КХТИ белән берлектә башлаганда елына 50 млн сум тирәсе акча кирәк булачак. Соңрак уку йортлары саны 2-3кә җитәргә дә мөмкин, чит ил университетлары белән дә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре бар ди галим.
Исмәгыйль Хөснетдинов милли университет идеясе энтузиастлар кулына гына калырга тиеш түгел, дип саный. Татарстан югары уку йортларында булган татар телле факультерлар шул энтузиастлар ярдәме белән генә эшләде, алар киткәч, татар телендә укытучы калмады, ди профессор.
"Халык бер телдә сөйләшсә, бердәм була дигән ялгыш фикер бар​"
Конференциядә билингваль уку програмнарына багышланган чыгыш та булды. Бу юнәлеш турында сөйләгән Казан милли техник тикшеренү институты мөгаллимәсе, фәлсәфә фәннәре докторы Алсу Гыйлметдинова билингваль уку әһәмиятенә басым ясаган. "Күптеллелек – 21 гасыр таләбе. Дөньяда кешенең 60 проценты – билингваль яки полилингваль, бу табигый күренеш, тик безнең илдә нигәдер моңа караш тискәре булыр тоела", дип сөйләде ул.
Дөньяда кешенең 60 проценты – билингваль яки полилингваль
Күптеллелеккә бәйле ялгыш стереотиплар күп, ул балаларның башын бутый дигәнрәк фикерләр дә яңгырый. Дәүләттә дә полилингваль белем кыйбат, халык бер телдә генә сөйләшсә, бердәм була, дигән ялгыш фикерләр бар. Татар телен өйрәнү урыс телен өйрәнүгә зыян китерә дигән фикернең дә нигезе юк ди галимә. Ул "Гыйлем" сайтында фәнни мәкаләләр язып, әлеге стереотипларны инкарь итә.
Гыйлметдинова АКШта күптелле мәктәпләрнең чәчәк атуы, хосусый һәм дәүләт мәктәпләрендә икетелле програмнарның булуы турында да сөйләде. Русиядә дә мондый тәҗрибә бар икән: Төньяк Осетиядә инде 10 еллап балалар бакчаларында һәм башлангыч мәктәпләрдә полилингваль укыту тәҗрибәсе кулланыла. Татарстанга да әлеге модельне куллану файдага булыр дип саный галимә. Ул күптеллелекнең төрле модельләре һәм калыплары белән дә таныштырып китте.
"Урыс һәм татар каршылыгына юл куярга ярамый"
Филология фәннәре кандидаты, әдәбиятчы Әлфәт Закирҗанов татар теле мәсьәләсен сәяси планда хәл итми торып, чишеп булмаячак дигән фикердә. Аныңча, телгә һәм әдәбиятка өйрәтүнең төп нигезе - җәмгыятьтә тудырылган мохит. "Кызганыч, соңгы ел эчендә мәктәпләрдә урыс һәм татар каршылыгы туа башлады. Моңа юл куярга ярамый", ди Закирҗанов.
Cоңгы ел эчендә мәктәпләрдә урыс һәм татар каршылыгы туа башлады
Ул шулай ук укыту програмнарында татар тарихы булмауга борчу белдерә. "Кайбер милли үзаңы булган укытучылар гына урыс тарихына кушып татар тарихын өйрәтә. Шундый шартларда мондый вазифаны татар әдәбияты укытучылары башкара булып чыга", ди галим.
Моннан тыш, Өлфәт Закирҗанов дәреслекләргә әдәби әсәрләр сайлаганда аларның миллилегенә игътибар итәргә кирәк дип исәпли. "Әле яңа програмнар төзү эше бара. Сайланган әсәрләребез ике сыйфатка ия булырга тиеш: миллилек белән сугарылган һәм сәнгати яктан төзек. Татар әдәбиятының шулкадәр нәрсәсе бар соң дигән сорау еш бирә башладылар. Моның сәбәбе - дәреслекләрдә әсәрләрнең уңышсыз сайлануы, булганнарының да кыскартылып, бирелүе, укытучыларның да татар әдәбиятының зурлыгын, матурлыгын аңлатуда алым-чараларны табып бетерә алмавы", ди әдәбиятчы.
"Үткәннәрдән гыйбрәт ала алмыйбыз"
Татар теле мөгаллиме, татар телен сөйләм калыпларына нигезләнеп өйрәтү дәреслеге авторы Николай Максимов милли мәгарифкә дигән акчаларның башка юнәлешләргә кулланылуын сөйләде. "Без үткәннәрдән гыйбрәт ала алмыйбыз. 1990 елда татар телендә белем бирү нык күтәрелеш алды, мин ул чакта ике телдә укыту методикасы үзәгендә мөдир булдым. Без алты ел эчендә 20 фәнне татар телендә укыта башлаган идек, татар телендә төрле фәннәрдән 60лап китап чыгардык, татарча укыта алган 30дан артык профессор һәм доцент булды. Без бик яхшы эшләдек, дәүләт тарафыннан да күпмедер акча бирелде. Тик бервакыт телләр үсешенә бирелгән акча җитми башлады. Ни өчен җитми башлады? Аны төрле башка юнәлешләргә тота башладылар, һәм татар мәгарифенә акча бүленми башлады",
Николай Максимов чыгыш ясый
Николай Максимов чыгыш ясый
Максимов сүзләренчә, хәзерге вакытта татар мәктәпләре юк дәрәҗәсендә. Урыс мәктәбендә татар телен укыган бала да киләчәктә татарча физика, математиканы укыта алмас. "Шул мәктәпләрдә укыган балаларның 50 проценты татарча белми. Шуңа безгә нигезен башларга кирәк: мәктәптә грамматика укытуны туктатырга кирәк, иң беренче чиратта татар телендә сөйләшергә өйрәтергә кирәк", диде Максимов һәм үз дәреслекләре турында сөйләде.
Руслан Айсин чыгыш ясый
Руслан Айсин чыгыш ясый
"Тукай, Исхакыйлар Пушкин белән Блоклардан ким түгел"
Сәясәт белгече, "Туган телләр турындагы канунга - юк" инициатив төркеме активисты Руслан Айсин татар әдәбиятының идеологик әһәмияткә ия булуы һәм аны барлык укучыларга мәҗбүри укыту кирәклеге турында сөйләде. "Икенче укылышка тәкъдим ителгән уку програмында X-XI сыйныфларда татар әдәбияты дәресе юк. Татар әдәбияты нәрсә дигән сүз? Беренче чиратта, ул милли үзаң, икенчедән, ул - идеология, өченчедән - дөньяга гомум карашны формалаштырган фән.
Әгәр дә татарча татар әдәбиятын өйрәнүне аерым бирмиләр икән, әйдәгез, без урыс әдәбияты белән беррәттән татар әдәбиятын барлык укучыларга кертик тәкъдиме белән чыгыйк. Пушкинны укыйбыз, Блокларны укыйбыз, Солженицинны да укыйбыз. Ә Тукаебыз, Гаяз Исхакыйлар - алардан кимме? Алар да Русия халыкларының мирасы булып тора. Шекспирны, Бодлерны укыйлар бит, нигә татар әдәбиятын да укытмаска?", диде ул һәм резолюциягә әлеге тәкъдимне кертергә сорады.
"Милли мәгариф мөстәкыйль булырга тиеш"
Гөлфәния Җәлалова
Гөлфәния Җәлалова
Конференциядә галимнәрдән тыш татар иҗтимагый активистлары да катнашты. Чара азагына таба алар да сүз сорап, үз фикерләрен җиткерде. Казанның "Мәгариф" комитеты вәкиле, Татар иҗтимагый үзәге активисты Гөлфәния Җәлалова имтиханны татарча алып бару мөмкинлеге хакында түгел, БДИны юкка чыгару хәрәкәтен җәелдерергә кирәк, ди белдерде. Югару уку йортларында татарча белем алган укучыларга да квота булырга тиеш ди ул.
Шулай ук милли хәрәкәт вәкиле Фаик Таҗиев "нинди генә яхшы фикерләр, чыгышлар булмаса да, безгә көрәш юлларын да уйларга кирәк", дип белдерде. Ул Русия конституциясендә "берәр тел өстенлеген пропагандалау тыела" диде һәм әлеге күренешнең хәзер чәчәк атуын әйтте. Таҗиев шулай ук Русия президенты карарының Конституциягә каршы килүен дә искәртте.
Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт
Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Галишан Нуриәхмәт Русия думасында Татарстанның чын вәкилләре булмавына зарланды. "Көз көннәрендә Дәүләт шурасында ике-өч мәртәбә җыелып, шауладылар. Соңгысындаисә Фәрит Мөхәммәтшин фикер алышмый гына татар телен ихтыяри итү өчен тавыш бирергә диде. Әле күптән түгел пенсия яшен арттыруга бәйле дә Татарстан ризалаштыбулып чыкты. Иң мөһиме шунысы – мәгариф мәсьәләләрен төбәкләр хәл итәргә хаклы, моның турында конституцияләрдә дә, шартнамәдә дә әйтелгән булган. Бездә милли мәгариф мөстәкыйль булырга тиеш", ди Нуриәхмәтов.
Чара нәтиҗәсендә резолюция кабул ителде, ул төрле дәүләт оешмаларына җибәрелә. Резолюциядә тәкъдимнәр Русия думасына, Русия мәгариф министрлыгына һәм Татарстан хөкүмәтенә юнәлгән.
Аерым алганда, зыялылар милли республикаларның дәүләт телләрен республикаларның кануннары нигезендә укытуны тәэмин итүне, туган телләрдә белем алу һәм ана телен өйрәнүне укыту процессының барлык этапларында уку мөмкинлеген тәэмин итүне сорый.
Тулырак итеп, конференция катнашучыларының тәкъдимнәрен биредә укып була.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Поддержите ради сохранения мира! Требуем Путина судить в Гааге!

Россия, в лице своего президента Владимира Путина, совершил прямой военной агрессии в отношение соседних стран и несет ответственность за преступления против человечности. Он, Главнокомандующий как высшее должностное лицо несет ответственность за тысячи отнятых жизней граждан: Чечни, Грузии, Украины, Сирии и Дагестана, Крыма, Татарстана, Башкортостана, Кабардино-Балкарии, Карачаево-Черкесии, Ингушетии (притеснения по этническому, религиозному признаку; незаконные задержания, фабрикация уголовных дел, пытки и убийства).
Требуем справедливого суда над военным преступником Владимиром Путиным и объявления политики Кремля главной угрозой человеческой цивилизации! Член Президиума ВТОЦ – Рафис Кашапов.

28 апреля Международная акция! Защитим языки народов Идель-Урала!

Я, Кашапов Нафис Рафаилович, полностью поддерживаю проекты программы общественного движения «Свободный Идель-Урал»: "III. ПРАВА ЧЕЛОВЕКА И ГРАЖДАНИНА. 
Статья 4.10. «Идель» требует обеспечить полный образовательный цикл на государственных языках коренных народов в республиках Идель-Урала.
Государственные языки являются обязательными для изучения в общеобразовательных школах всех форм собственности - с первого и до последнего класса". 

10 апреля, в Варшаве, провел одиночный пикет перед зданием Варшавского Университета (University of Warsaw), чтобы заявить протест властям России в связи с нарушениями гарантированных Конституцией прав и свобод, а именно - выполнения закона "О языках коренных народов России".

Уважаемые граждане Российской Федерации! Из 156 языков коренных народов России, существовавших еще в XIX веке, семь уже вымерли. Если мы и дальше будем молчать, десяткам народов грозит та же участь. Поднимайтесь против политики русификации, вы должны подниматься с кол…

“Последнее слово” в суде

1 октября 2014 г. в 11:09Последнееслово” в суде
   Вот снова я стою перед Российским судом...    Вот снова меня судят какпреступника , желающего подорвать государственные основы России. Меня обвиняюттакже в преступлении против безопасности государства, в разжигании межнациональнойи межконфессиональной вражды, в принижении  собственного достоинства людей. "Байрамова Ф.А., являясь ПредседателемМилли Меджлиса татарского народа, сознавая общественную опасность своихдействий, предвидя наступление общественно-опасных последствий и желая этого,совершила преступление против основ конституционного строя и безопасностигосударства - действия, направленные на возбуждение ненависти и вражды, а такжена унижение достоинства человека и группы лиц по признакам национальности,отношения к религии, совершенные публично при следующих обстоятельствах". .Я отвергаю все эти обвинения , не признаю себя преступницей, наоборот,считаю себя преследуемой со стороны государственных силовых структур за то…