К основному контенту

"Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль – туган телне саклауга юнәлтелгән чара"


No media source currently available
0:000:04:090:00
 йөкләү 
Актанышта татар халкының данлы җырчысы, татар халык җырларын кабатланмас моңлы тавышы белән дөньяга таныткан, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Дәүләт премияләре иясе Әлфия Авзалова исемендәге Төбәкара фестиваль-бәйге узды.
Фестиваль-бәйгедә Татарстанның һәм Башкортстанның төрле районнарыннан килгән 230-лап катнашучы җыр-моң, бию һәм нәфис сүз юнәлешләрендә көч сынашты. Ул быел тәүге тапкыр төбәкара дәрәҗәдә үткәрелде.
Танылган җырчылар, алар арасында Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, композиторлар, сүз осталары, Әлфия Авзалова исемендәге фонд президенты, аның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова барлык конкурсантларны 30 июнь көн дәвамында карап, тыңлап узды.
Фестивальдә биючеләр
Фестивальдә биючеләр
Репертуарны катнашучыларга фестивальдә куелган таләпләрне үтәп сайларга туры килде. Җыр юнәлешендә конкурсант ике җыр сайлап, шуның берсе Әлфия Авзалова репертуарыннан булуы мәҗбүри иде. Биючеләргә ике биюнең берсе татар халык биюе булырга тиеш дигән шарт куелды. Нәфис сүздә ярышканнар исә Әлфия Авзаловага багышланган берәр әсәрне яисә аның биографик китабыннан алынган өзекне сөйләде.
Тышкы кыяфәткә дә игътибар белән килгән катнашучылар – кызлар калфактан, егетләрнең күбесе түбәтәйдән иде.
Җырларын акапелло башкаручылар да, баянчылар белән чыгучылар да шактый булды. Кайберәүләр Әлфия апаның тавышына, аның җырлау стиленә туры китереп чыгыш ясады, һәм бу күренеш уңай тәэсир итте. Алабугадан килгән яшь башкаручы Рузилә Бәдретдинова Әлфия Авзаловага охшатып “Гармунчы” җырын башкарды һәм тамашачы тарафыннан да, жюри тарафыннан да югары бәяләнде һәм икенче урынга лаек булды.
Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова
Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова
Бәйге 2000нче елдан бирле ике елга бер район масштабында үткәрелеп барды. Элекке елларда жюрида Әлфия Авзалова үзе дә булды. Әлфия Авзалова конкурсантларны тыңлаганда нәрсәгә иң зур игътибар бирүе хакында Азатлыкка аның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова сөйләде: "Әни өчен иң мөһим нәрсә – җырчының моңы булуы. Моңы булмаганнарны җырчыга санамады әни. Ул гел әйтә иде, "әгәр дә кешедә моң, мелизмнар булса, димәк аннан җырчы чыга ала". Әнинең концертлары ничек оештырылганын искә төшерик: ул үзе хатын-кыз җырчы, шуңа күрә аның концертында икенче җырчы буларак ир-ат булырга тиеш иде. Биюче булырга тиеш иде һәм башкарган бию програмында татар халык биюе, башкорт халык биюе һәм чит ил биюе мәҗбүри булды. Концертында чын мәгънәдә нәфис сүз остасы булырга тиеш иде, менә бу аның таләпләре иде һәм ул моңа бик зур игътибар бирә иде”.
Зөлфия ханым фикеренчә, быелгы фестивальдә катнашучыларның 85 проценты моңга ия булган.
Паром сәяхәте вакытында
Паром сәяхәте вакытында
Чыгыш алды борчылулары төрле күңел ачу чаралары белән үрелеп барды. Сайлап алу туры тәмамлангач, катнашучыларны жюри әгъзалары белән бергә Агыйделдә паромда йөзәргә һәм конкурсантлар үзләре оештырган концерт програмын карарга чакырдылар. Ярга кайтып туктагач "Агыйделдә тотылган балыктан" дип уха ашарга чакырдылар. Инде караңгы төн төшүгә карамастан, Агыйделнең яр буенда ачык һавада тиз арада шартлы сәхнә оештырып, сайлап алу турыннан алга таба уза алмаганнарга катнашучы дипломнарын тапшырдылар.
Паром сәяхәте вакытында
Паром сәяхәте вакытында
Икенче көнне жюри әгъзалары конкурсантларга осталык серләрен ачарга тырышты, һәрбер юнәлештә остаз булган жюри әгъзасы үз иҗатында мөһим булган элементларны Актанышның “Бүләк” ял итү аланында аңлатып, хәтта күрсәтеп тә узды. Нәфис сүз остасы, Казан театр училищесының сәхнә теле укытучысы Габдрәүф Нуриев тавышның көчле булу ысулларын, дөрес сөйләшү, сулыш алу кагыйдәләрен аңлатып китте, соңрак аның шәкертләре сәхнә теле дәресендә өйрәнгән күнегүләрне күрсәтеп үтте.
Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов
Фестивальне оештыручыларның берсе, Актаныш районы башлыгы, Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов бәйгене халыкара дәрәҗәгә чыгару нияте турында әйтте: “Әлфия Авзалова татар дөньясының бөек, легендар шәхесе, шуңа күрә без аның исемен йөрткән фестивальне дә югары дәрәҗәгә чыгарырга тиеш. Әлфия Авзалова туып-үскән ягына, сәхнәдә тәүге адымнарын ясаган җиргә – Актанышка җыр-моң аша мәхәббәтен җиткерде, шуңа күрә дә бәйгенең башлангычы Актаныш булырга тиеш. Әлбәттә, фестивальне Казан сәхнәләренә дә, халыкара сәхнәләргә дә чыгарырга җыенабыз, ләкин аның башлангычы Актанышны читтә калдырырга ярамый. Чишмәдән елгалар җыела, шуның кебек Актаныш та бу эштә чишмә башы булып торырга тиеш”.
Гала-концерт
Гала-концерт
Гала-концерт Әлфия апаның биографик әсәрләреннән куелган сәхнәләштерелгән тамашадан башланып китте. Фестивальдә катнашкан иң кечкенә конкурсантлар мәшһүр җырчының балачагын чагылдырырга тырышты, монда, әлбәттә, аның җыр-моң дәрьясына беренче адымнары да, балалар йортында яшәгән чаклары да күрсәтелде. Шыгърым тулы залда тамашачылар күз яшьләрен тыя алмады, яше дә карты да хискә бирелеп елап утырды. 500гә якын урынлы залда 50дән артык кешегә тамашаны басып торып карарга туры килде.
Беренче булып халык өченче урын алучыларның чыгышларын карап узды, алардан соң икенче урынга лаеклы булучыларны игълан иттеләр. Иң соңгылары булып беренче урынга лаеклы булучылар чыгыш ясады. Катнашучылар арасында сәхнә артында дулкынлану хисе арта барды.
Салават Фәтхетдинов җиңүчеләрне котлый
Салават Фәтхетдинов җиңүчеләрне котлый
Гран-прига лаек булыр өчен жюри әгъзаларын гына түгел, татар халкын таң калдырырга кирәк диелде. Беренче урынны яулаган яшьләрне бүләкләргә дип сәхнәгә күренекле җырчы Салават Фәтхетдиновны чакырдылар. Салават быел гран-прига лаеклылар булмады дип игълан итте: “Быел гран-прига лаеклылар юк! Бу минем теләгем, фикерем. Тыңлап уздыгыз, бик көчле егетләр-кызлар булды, ләкин гран-при иясе булыр өчен бәя бирүчеләр генә түгел, бөтен татар халкы һәм татар сәнгатен яраткан кеше “аһ” итәргә тиеш. Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров чыккач “аһ” дип шаккаткан бит халык. Әлеге диплом сезгә бернәрсә дә бирми, бары тик алга таба иҗади яктан үсәр өчен өмет кенә бирә. Казанда үтәчәк Әлфия Авзалова фестиваленә чакыру дип кабул итәргә кирәк моны”.
Җиңүчеләр
Җиңүчеләр
Фестивальдә татар теле мәсьәләсе дә күтәрелде. Салават Фәтхетдинов “Татар теле, татар моңы менә шундый фестиваль ярдәмендә саклана. Татар теле белән соңгы вакытта нәрсә булганын барыгыз да беләсез. Һәрбер районда бер генә кеше, бер генә җитәкчесе татар халкы, татар дине, татар теле өчен янып-көеп йөрсә, тел дә сакланыр иде, татар моңы да сакланыр иде. Барыбызга да мәгълүмдер, әлегә андый район җитәкчесе бер генә, ул – Энгел Фәттахов. Кызганыч, ләкин берәү генә. Алфавитның “А” хәрефеннән башланган Актаныш башкаларга үрнәк булып торсын, һәрбер районда, шәһәрдә татар теле яңгырасын иде”, диде.
Лауреатларны игълан итеп бүләкләү тантанасыннан соң артистлар Әлфия Авзалованың “Хушлашу” дигән җырын бергә башкарды. 3 сәгатьтән артык барган гала-концерт бер сулышта үтеп китте диючеләр булды тамашачы арасында. Фестиваль тәмамланганнан соң да тамашачы озак вакыт таралмыйча, басып кул-чабып торды.

фикер әйт

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи