Да здравствует Декларация о государственном суверенитете Татарстана! Да здравствует свободный Татарстан! Долой колониальное иго!
Россия не хотела отступать от вековых имперских и колониальных традиций. Стало быть, наша борьба за свободу продолжается! Да здравствует Декларация о государственном суверенитете Татарстана! Да здравствует свободный Татарстан! Долой колониальное иго! Президиум ВТОЦ.
Хөрмәтле Рәфис туган!
Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сез күп еллар элек дәүләтебез, милләтебез өчен көрәш юлына бастыгыз. Бу данлы һәм авыр юлда үзегезне ялкынлы милләтпәрвәр итеп таныттыгыз, Татарстан дәүләтчелеген яклаучыларының беренче сафларында булдыгыз. Татарстан бәйсезлеге турында Декларация кабул итү, суверенитет турында референдум үткәрү, Татарстан Конституциясен кабул итү һәм башка тарихи казанышларда сезнең өлешегез зур. Кар-яңгыр яусада, чатнаган суык булсада сез көрәшчеләрнең беренче сафларында, милли хәрәкәтне сездән башка күз алдына китереп булмый.
Сез үзегезне татар җанлы, фидакарь, намуслы, тыйнак, кешеләргә игътибарлы шәхес итеп күрсәттегез. Бүгенге көндә сез милли хәрәкәтнең юлбашчыларының берсе. Сез чын татар каһарманы. Авыр сынауларны чын ирләрчә җиңеп чыктыгыз һәм яңадан көрәш юлына бастыгыз. Безнең сафларда Сезнең кебек шәхесләр булганда максатыбызга ирешербез, дәүләтебезне торгызырбыз!
Корыч сәламәтлек, көр күңел, сабырлык телибез! Яшәсен һәм чәчәк атсын сөекле дәүләтебез Татарстан һәм аның Сезнең кебек батыр уллары!

Хөрмәт белән Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге Президиумы.
Казан 2018 елның 2 июль.
Казан 2018 елның 2 июль.
Комментарии
Отправить комментарий