К основному контенту

Ночной свет, статья о тюремной жизни на татарском языке. Төн яктысы


4нче гыйнварда тоткынлыктан яңа гына кайтып кергән Рафис хатыны Нурзидә белән Чаллыда Корбан ашы үткәргән иделәр. Очрашуда Кашапов сөйләгәннәрне анализлап, язучы-публицист Айдар Хәлим, журналистлар Наилә Вилданова һәм Гафиулла Газизләр («Азатлык» радиосыннан) бер аваздан Хәлим агага кушылып: «Сез татар милләтенең йөзен каралтмадыгыз, чын милләтпәрвәр булып кала алдыгыз!» – дип ассызыклап үттеләр. Кайбер очракларда уйланырга чын нигез бар шикелле. Халкың өчен янып-көеп яшәгәндә бернинди дә зинданнар да каршылык тудыра алмыйлар икән, киресенчә, алар да телгә киләләр, таш стеналардан да саркып тир ага кебек. Без дә тоткынның кайбер халәти очракларын тыңлап карыйк әле.
Тынлык… Һәм тагын шул ук искитмәле тынлык…
Менә ничәнче көн, дөресрәге, ничәмә ничә ай бер үк яшәү минутлары кабатлана. Тимер ишек төбендә шап-шоп килеп, ишек аркылы көненә өч мәртәбә икмәк кисәге, өйрә-шулпа бирүләрен искә алмаганда… Тынлык, тагын тоташ башыңны чыңлаткыч тынлык һәм… тагын тынлык…
Дөрес, баштагы көннәрдә башка тоткыннардан аермалы буларак, көнгә биш мәртәбә намазлык китереп бирүләрен дә өстәргә була икән… Үзара сөйләшү, аралашу булгалый дип әйтеп булмый. Булса да, алары бер көтмәгәндә, уйламаганда таш камера эчендә рухи яктан сине сындырырга, таптарга теләгән, махсус тудырылганы була. Берничә рәт-рәт тезелгән Якутия төрмәләре аша Хак Тәгаләнең сиңа җибәргән көтелмәгән төше аркылы гына сөенеч минутларын татып буладыр…
Сәгать аермасын искә алганда, хәзер Татарстанда көн туган вакыт… Менә хатыным Нурзия дә йокысыннан торып, кыштыр-мыштыр йөри башлагандыр. Хәер, ул да үзем кебек йокысызлыкка, йә булмаса, көн белән төненең аермасы тигезләнүгә күнеккәндер… Ярый әле аның янәшәсендә улыбыз Рөстәм, хәлен белешергә кызыбыз Илүзә бар. Хәтерлим, Чаллы халык судының соңгы карарын ишеткәч, кадерлеләремнең күз карашлары ничек коелып төшкән иде. Сөенгән һәм көрсенгән чакларын күрсәм дә, андый күңелсез халәтләрен күргәнем булмады… Халык сандугачлары-шагыйрьләре тиккә генә хатын-кызның тугрылылыгы, керсез сөю минутларын тасвирлап шигъри тәлгәшләр тудырмаганнардыр?.. Болары да минем хәләлемә кагыла кебек.
«Әй, нәрсә булды сиңа, читлектәге нәни кошым?..»
Ничә карасаң да күгәргән күгәннәре шыгырдап ачылган, буяулары коелып төшкәнлектән хәрбиләр кия торган масхалатны хәтерләткән ишек аркылы һава суларга чыгу мизгелен түземсезлек белән көтеп аласың, сак астында булуыңны онытып куясың… Өстән тимер челтәр, төрле яклап стена урап алса да, кайбер вакытларда йөрәкнең тирән бер почмагында алдагы көннәрдә иреккә чыгу, дус-ишләреңне, милләт дип янып йөргән сердәшләреңне күреп калуга өмет чаткысын уята. Ә тимер челтәр артында йөзгән кургашсыман болытлары бу минутларда сәлам тапшырырга теләгәндәй туктап торганга охшыйлар… «Без сине күрдек, рухи яктан тез чүкмәгәнеңә ышандык, милләт улы, үзсүзле «Кашаплы». Ерак сәламнәреңне синең өчен чын күңелдән сызланган фикердәш-дусларыңа, сөекле гаиләңә тапшырырга тырышырбыз… Сезнең үзәгегезгә үткән салкын җилләр, сәясәт дулкыны кебек, безнең дә яшәешебезгә таныш, сыкранулы алар…»
«Йә, тагын ниткән нәмәрсә булыр бу»? Әллә берәрсе тагын өстәмә күзәтергә омтыламы? Ә бу вакытта тоткынның һәр адымын, хәрәкәтен тимер челтәр аша күзләре янган бер соры мәче күзәтә иде. Савыгу һәм артык бетерешмәс өчен махсус ясаган күнегүләрен туктатып, гимнастлар матрасы урынына җәйгән кар өстеннән аякка басты ул. Менә сиңа мә, сине дә нәкъ читлектәге кошчык кебек күз күрмәгән, колак ишетмәгән песи заты күзәтсен әле?.. Без арыслан, мәче кебек җан ияләреннән үзләштергән кунфу һәм ушу алымнарын дөрес башкарамы дип карап торамы ул? Бу очракта кадерле «Мыраубикә» сез хаклыдыр: кай вакытта дөнья бер алдын, бер артын куя диләр бит әле… Минем бу халәтем дә дөреслек эзләп, халкыма килгән даулар аша, сулар өчен һава эзләп йөргән чакларымның кайтавазыдыр. Ярар инде, көтелмәгән сөенеч тудырганыгыз өчен зур рәхмәтемне генә җиткерергә кала; кесәмдә юк алтыным, кесәмдә юк көмешем, диләрме әле, Мәче-Мәчевич?
Әйе, изге Коръән Кәримдә дә мәчеләргә карата мәрхәмәтле булырга кушкан урыннар шактый күп очрый. Кече Ватанымда – Чаллыда Татар иҗтимагый үзәге эше белән бер фатирдан икенчесенә күчкәндә, беренче булып ишек аша сезнең кардәшне кертү каралган иде. Әйтерсең мәче үзе бер хәбәр, киләчәккә бер өмет чаткысын уятучы.
Дөрестән дә, ике-өч көннән Чеченстаннан китерелгән танышлары кулына кәрәзле телефон тоттырдылар. Сөйләшү, элемтәгә керү очрагы яки кем белән булса да аралашырга алшартлар тудырырга омтылу биредә бик каты җәзалана. Эләккәне, ярым чүгәләгән хәлдә генә басып торырлык бик кысан камерага ябыла, тоткынлыкта булу срогы озынайтыла. Шундый кысылган мөмкинлекләр аша булса да мөселман дуслары сөенеч минутларын бүләк иттеләр. Егерме минутлап хатыны һәм улының сөйләгәнен тыңлады. «Сиңа Ватаныңа исән-имин кайтырга кирәк, үзеңне сакларга тырыш – сине халкың өзелеп көтә!» – дигән сүзләрдән соң элемтә өзелде.
Алаһу-у әкбә-әр!.. Алаһу-у әкбә-әр!..
IMG_20180104_144204IMG_20180104_143611Бер төрмәдән икенчесенә күчерелгәндә, күрәмсең, тыелган сүзләр, хәбәрләр һәм яшерен калыплар аркылы булса да татарның көчле азаматы, милләтпәрвәре Рафис әфәнденең килүе турында хәбәр таралган була. Бинаның коридорына аяк басуга ияләнелгән гадәте буенча бар көченә шул илаһи һәм кодрәтле сүзләрен яңгырата. Аллаһу-у әкбә-әр!
Бу мизгелдә озата баручы сакчы да, син нәрсә кыласың, дип як-ягына гына карарга өлгерә. Шул секундта тынып торган төрмә диварлары аша кат-кат «Аллау-у әкбә-әр!», «Аллау-у әкбә-әр!» сүзләре бар бинаны тетрәткәндәй яңгырый һәм кайтаваз булып тагын килеп ишелә. Гүя бу авазлар камерада булган мөселманнар авызыннан гына чыкмый, башка милләт вәкилләренең дә бердәм аһәңе була. Әйтерсең ерак бер салкын далада җир астыннан бер саф чишмә бәреп чыгып, саркып агарга тотына. Әле кергәндә генә үзен кырыс итеп күрсәткән сакчы инде бу минуттан соң куллары бәйләүле, буе 165 см, авырлыгы нибары 59 кг тарткан һәм сыгылып кына алга атлаган татарга соклану аша гаҗәпләнү белән карый. «Карале аны, кечкенә генә көчтерне… Үзенә күрә түгел, күпме серле, рухи кодрәт яшеренгән?.. – ди аның гаҗәпләнүе. – Бәлкем, бөек милләт, Ватан төшенчәсе, гасырлар аша нәкъ шушындый сынмас рухлыларның сыкранулы җан сулышы аша, бөгелмичә яшәүләренең бер күренмәс билгеседер ул?.. Кара әле, бу «Татарчонок»ны, бер «ыслануы» белән барысын аягүрә куйды бит… Икебез дә мыеклы мыеклысын… кем иреклерәк соң?»
Чү, тагын кем кыштыр-мыштыр килеп, хәбәр бирергә омтыла инде?.. Стена белән идән кушылган арада бармак кына сыярлык тишек бар икән. Шул мизгелдә ике ялтыравыклы нокта күренде. Әллә дүрт стена буйлап электрон күзәтү системасын булдырганнармы? Шуның берсеме? Башкача уйлар тоткынны биләргә өлгермәде, нәни генә җанварның башы күренде. «Мөмкинме», – дигән кебек, ялт-йолт каранып, камера буйлап ярты метрлап чамасы арада әйләнгәч, тагын оясына кереп чумды. Камера хуҗасы тавышын чыгармагач, әллә бәйләнүчеләре ирекле яшәү ысулын уйлап тапканмы, дипме, тычкан баласы тагын пәйда булды. Идән буйлап тагын да зуррак әйләнеш ясады, һәм атылып чыккан тишегеннән бер чирек ара калдырып, караташ булып катып калды. «Ә-ә-й, адәми зат, минем милек җиренә килеп кунакларга кем сиңа рөхсәт бирде әле? Яхшы чакта тай моннан!» – ди иде тагын да пычыкланып калган күзләре. Ә үзе уй-рәвеше белән идәндә аунап калган икмәк валчыкларын эзли. Күрәмсең, өченче көннән калып, идән тутырып яткан дуңгыз ите шулпасы калдыкларын тагын тишеге аша оясына шудыру җаен эзли иде ул.
Тоткын, шулай атнага якын дуңгыз итеннән пешерелгән ризык белән камераны сасытмауларын үтенде. Ахырда хәләл ризык табуларын сорап, ачлык игълан итүен тәкрарлый төшеп, тәлинкәне идәнгә бәреп каплаган иде. Тәлинкә капланган тавыштан соң ике-өч көн күренмәгән иде күренүен, тәүге танышуда калай әтәчтәй кыланган дүрт тәпиле соры нәмәрсәсе дә. «Акрынрак, иплерәк кыланырга кирәк булгандыр. Юкса нәкъ үзең кебек үк Ходайның бер колын әрнеттең… Ачлык игълан итеп, төгәл өч көн узгач, стенадагы кара тишектән тагын шул ялтыравыклы ике нокта барлыкка килде. Саграк хәрәкәтләнергә тырышып, өч тәүлек элек чәчелгән ризык калдыкларын эзләргә тотынды.
Камераларда җылы түгел. Шунлыктан тоткыннар төренеп, борын очында һава суларга тишек кенә калдырып йоклый. Бер төнне борын төбендәге шул ялтыравыклы караш уятып җибәрде. Караса, тычкан баласы аның борыныннан чыккан җылы һавада изрәп йоклап ята. «Менә сиңа мә, – дип уйлады тоткын. – Син хуҗа булган бүлмәңә кереп, берәү усырып һәм гырылдап йоклап ятсын. Ә син шуннан файдаланып, борын төбендә үк йоклап ята бир… Кая соң синең, Алла колының, бераз гына горурлыгы? Синең урында булсам, беренче көнне үк борын тишегеңә атылып кереп, бар йөзен тырмарга тотыныр идем… Җебегәнлек һәм ялкаулык аркасында шул адәми затлардан куркып йөр инде? Бүлмәңне культурный гына итеп кулга төшергәннән…»
Ач торуның өченче атнасы китте дигәндә, районнарының Чатыртавы төшенә керде. Язның яшеллеккә төренергә әзерләнгән мизгеле иде. Ел буена ялгызлыкта калдырып, бар фани дөнья яшәешеннән аерып, әхлаки һәм психологик яклап рухыңны таптарга теләүчеләр өчен туган якның бер яшькелт мизгелен, очар кошын күреп калу – мондый очракта һавага баскычсыз менү белән бер. Күрәмсең, укыган намазлар, дуңгыз ите боламыгыннан ваз кичеп, ашамый торулар бушка булмагандыр?.. Ниндидер өстән төшкән яктылык үзе белән өскә, чиксезлеккә суырып алып китәргә омтылды. Тик ниндидер якты һәм нарасый балада гына була торган көч гүя аны шул салкын камерасында тагын да калырга, җибәрмәскә тели иде. Менә аның күз алларыннан моннан дистә ел ярым элек Татарстанның күп төрмәләрендә беренче уздырылган Сабантуйлары, дини бәйрәмнәр дулкыны барысын да бер өркетеп, селкетеп алгандай булды. Ә Изге Болгарга татар милләтен беренчеләрдән булып туплап, җыйнап, Укучы балалар җыенын егерме бер ел дәвамында үткәрүе өчен Ходайның рәхимлелеге тидеме… Халкыңа карата кылган игелегең югалмый икән шул. Ерак себернең салкын һәм шыксыз зинданы идәнендә аңыңны җуеп, якты дөнья белән саубуллашканда да сине еллар артында кылган изгелекләрең озата килә. Икенче кат аңын җуйганда да тоткынга ниндидер бер илаһи көч ярдәмгә килде. Ничектер бу мизгел бер әкияти хәл кебек килеп чыкты: тоткын, күзен ачып, ел буе йөрәгендә йөрткән «Лә-ә илаһу-у иллаһ-у-у…» дип башлап җибәрүе булды, тычкан баласы да әлеге хәрәкәттән канәгать калганын сиздерергә теләп, Кыйблага карап баскан кара киемле артыннан нечкә тавышы белән чиный башлады. Нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап кына кара син… Әллә алдан тагын берәр хәбәр салырга телиме?
Әлеге хәлдән соң соры җан иясе дә ничектер кыюланып, үҗәтләнеп китте. Шулай да бер көнне борын тишеге янында җылынып, таралып йоклап ятучысы күренмәгәч, тоткын бораулы күз карашы белән бар камераны иләп, сыпырып алды. Ипләбрәк караса, җилкәсе өстенә үк менеп яткан икән. Үзсүзле булганда һәрчак максатыңа ирешеп булганлыгын аңлатырга теләде ахрысы. Әнә бит, авызын ерып азык бирүче сакчы кабат ишек артына килгәндә йөзе сытылган бәрәңге кебек, яраксыз бер кыяфәткә килә башлады. «Мә, таләп иткән мөселман ризыгыңны аша, имгәк!» янәсе.
Ходайның ике җан иясенә бирелгән вакыты, бәлкем, бик озакка барыр иде, тик җан ияләре кешеләргә артык ияләнү сәбәпле уяулыкларын тиз җуялар шул. Кулга ияләнгәнлектән, берәрсенең аяк астында калуың да ихтимал. Хәләл ризык китерә башлауларын гына күрә алмады шул нәни «фәрештә хәбәрчесе». Соры дустына дип тишек алдына махсус куелган икмәк кисәге кибеп кечерәеп калгач, тоткын бу фанилыкта тагын япа-ялгыз калуына төшенде. Хәер, алай дип тә булмас, әнә бит, бөек Апушыбызча уйласаң, һәрдаим янәшәңдә Ходай бар бит?! Бу мизгелләрдән соң ул үзенә кочак-кочак күренмәс көч-кодрәт иңүен сизеп алды. «Көч-куәт күләмләп һәм размерлап үлчәнми, бирелми икән, адәм баласы… Ул йөрәккәеңдә берәр вакыт үзе туарга, тишелергә, канатланырга тиешле… Тик мәми авызланып кына йөрмә!»
Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,
Алабуга шәһәре https://beznen.ru/basma/2018-41/ton-yaktisi/

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи