Да здравствует Декларация о государственном суверенитете Татарстана! Да здравствует свободный Татарстан! Долой колониальное иго!
Татарстан референдумы бүген дә көчен югалтмаган!
Референдум в Татарстане в 1992 году затрагивал не вопрос о независимости, а вопрос о суверенитете.
Референдум о самоопределении в Татарстане в 1992 году затрагивал не вопрос о независимости, а вопрос о суверенитете. Вопрос в бюллетенях звучал так: "Согласны ли вы, что Республика Татарстан — суверенное государство, субъект международного права, строящее свои отношения с Российской Федерацией и другими республиками, государствами на основе равноправных договоров?" Референдум стал следствием принятия Декларации о государственном суверенитете Татарстана Верховным Советом республики 30 августа 1990 года. При этом изначально инициативу о его проведении выдвинули депутаты, оспаривавшие правомочность принятия Декларации.
Верховный Совет России потребовал отменить решение о проведении референдума, с претензиями выступил Конституционный Суд РФ, Президент России Борис Ельцин, не допустить открытия участков для голосования попытались сотрудники Генеральной Прокуратуры РФ. В то же время ставка противников суверенитета Татарстана была сделана не только на попытки не допустить голосование, но и на агитацию за вариант ответа "против".
Несмотря на давление федеральных властей, референдум в Татарстане состоялся 22 марта 1992 года. Работали все избирательные участки, насилие применено не было. 61,4 % татарстанцев при явке в 81,7 % поддержали суверенитет республики. 30 ноября 1992 года была принята новая Конституция Татарстана, объявившая республику суверенным государством.
Татарстан референдумы бүген дә көчен югалтмаган!
Дамир Исхаков:
"Бу референдум күпчелек халыкның бәйсезлек идеясен яклап чыгуы булды. Аның әһәмияте, һичшиксез, калды. Әгәр мәскәүдәгеләр Татарстанның статусын үзгәртергә тотынса, һичшиксез, референдум нәтиҗәләренә килеп төртеләчәк. Дөрес, без аның нәтиҗәләреннән тулысынча файдалана алмадык. Бу, беренче чиратта, сәяси элитабызга кагыла. Билгеле, халык та йоклап ятмаска, ныклап таләп итәргә тиеш иде".
Фәндәс Сафиуллин:
"Референдумның тарихи әһәмияте бик зур. Референдум рухи яктан көч бирде, халыкны туплый алды, сәяси аңын берләштерде. Референдум – халкыбыз исән икәнне күрсәтте һәм халыкның үз-үзенә ышану көчен дә көчәйтте. Хәзер дә үз-үзебезгә ышану көче биреп тора. Әгәр безнең таләпләр дөрес икән, хаклы һәм кануни икән, без аны яклап кала алабыз дигән ышануга терәк булып тора. Хәзер дә ярдәм итә һәм киләчәктә дә таяныч булачак".
Фәүзия Бәйрәмова:
"Мәскәү яхшы белә – Татарстанның бу референдумы бүген дә үз көчен югалтмаган, Татарстан бу мәсьәләне күтәреп чыкса, дөнья илләре һәм халыкара мәхкәмәләр аның ягында булачак. 1992 елның 21 мартында Татарстанда үткән референдум нәтиҗәләрен бары тик Татарстан Республикасын субъект буларак бетереп кенә юкка чыгарып булачак".
Рафаил Хәкимов:
"Мәскәүнең идеологиясе күренми. Алга таба кая барырга һәм нишләргә икәне сәясәттә дә юк, икътисадта да юк".
Ринат Мөхәммәдиев:
"Татарларның үз әдәбиятына, үз культурасына игътибары, үз-үзләренә хөрмәте бермә-бер артты. Татарстанның башкаласы булган Казан шушы елларда яхшы якка нык үзгәрде. Мин боларны ике дистә ел элек игълан ителгән суверенитет турындагы белдерүнең, шул ихтыярны ныгыту максатында үткәрелгән референдумның нәтиҗәсе дип күрәм. Миңа бик күп милләттәшләребез белән аралашып яшәргә туры килә. Чит дәүләтләрдәге, илебезнең төрле төбәкләрендәге милләттәшләребез белән еш күрешеп торам. Татарстандагы үзгәрешләр аларга да уңай йогынты ясады. Шуңа күрә мин бу бәйсезлекне кысыр бәйсезлек дип кенә әйтмәс идем".
- 1552 елдан бирле татар халкы үзенең дәүләтчелеген торгызу өчен көрәшүне туктатмады. Революциядән соң ук шушы мәсьәлә яңадан күтәрелә һәм “Идел-Урал” штаты дигән проект барлыкка килә. Аннан соң Татар-Башкорт республикасы идеясе һәм проекты туа. Татар халкы ул дәүләти халык. Аның гасырлар буе төзегән дәүләте булган һәм дәүләти идея татарның канына сеңгән. 1552 елдан соң да татарлар беркайчан да дәүләтчелекләрен кайтару идеясеннән баш тартмады, һәрвакыт көрәшә килде. Безгә дәүләт зур тарихы булган татар милләтен, татар халкын саклап калу өчен кирәк, һәр татар халкы күңеленә дәүләтчелек орлыгын салып калдыру - безнең төп бурычыбыз!!! Шуның өчен миләттәшләр - Cөргендәге татар хөкүмәте, эшләрендә актив катнашырга чакырам!!!.
Татарское правительство в изгнании - Cөргендәге татар хөкүмәте. https://www.facebook.com/permalink.php?story_fbid=2094719147488197&id=2090818191211626&__tn__=K-R
Комментарии
Отправить комментарий