К основному контенту

Татар активистлары Рәфис һәм Нәфис Кашаповларга "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашу турында беркетмәләр төзелгән

 

26 минут элек

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Әлегә ни сәбәпле икәне әйтелми.

Татар активистлары Рәфис һәм Нәфис Кашаповларга "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашу турында беркетмәләр төзелгән (Административ хокук бозулар кодексының 20.33нче маддәсе).

Бу хакта Татарстанның Чаллы шәһәр мәхкәмәсе документларына сылтама белән "Медиазона" хәбәр итә.

Әлегә ни сәбәпле икәне әйтелми.

  • БТИҮнең Чаллы бүлегенең элекке җитәкчесе, бер төркем татар милли активистының "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дигән оешмасы рәисе, хәзерге вакытта Британиядә яшәүче Рәфис Кашаповка каршы күптән түгел "террорчылыкны аклау" турында җинаять эше ачылды. Моңа Кашаповның күптән түгел "Алабуга" икътисади зонасына булган һөҗүм турындагы бер әңгәмәсе сәбәп булган диелә.
  • 2023 елның гыйнварында аны "ят агент" дип тамгаладылар. Ә июньдә "Одноклассники"дагы язмалары өчен административ эш ачканнар иде. Аны "ят агент" эшчәнлеге тәртипләрен бозуда гаеплиләр

Белешмә: Рәфис Кашапов

Рәфис Кашапов – билгеле татар активисты, 1980нче еллар ахырында Чаллы шәһәрендә татар хәрәкәтен оештыручы шәхесләрнең берсе. Озак еллар Чаллыдагы Татар иҗтимагый үзәге оешмасын җитәкләгән.

2009 елда Кашапов язмалары өчен Русия мәхкәмәләре тарафыннан шартлы рәвештә хөкем ителде. 2014 елда Русиянең Кырым аннексиясен тәнкыйтьләгән һәм Украинаны яклаган язмалары өчен аңа карата җинаять эше ачылды, активист кулга алынды. "

Сова" хокук яклау оешмасы бәйсез экспертиза үткәреп, Кашапов язмаларында җинаять билгеләре булмавын белдергән иде. 2015 елда "Мемориал" хокук яклау үзәге Кашаповны сәяси тоткын дип таныды.

2015 елда мәхкәмә Рәфис Кашаповны гаепле дип таныды һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Ул 2017 елда иреккә чыкты, шуннан соң Киевка китте. 2018 елда Британия хакимияте Кашаповка сәяси сыену бирде.

Кашапов Русия халыкларының хокуклары өчен көрәшүче "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыруда катнашты. 2022 елда ул Русия ирекле халыклары форумының координацион шурасына керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Обращение к российским, беларуским и грузинским ворам в законе. Правозащитники, арестанты, данный Прогон размножайте и прогоните по всем тюрьмам и лагерям.

Обращение к российским, беларуским и грузинским ворам в законе. Правозащитники, а рестанты, данный Прогон размножайте и прогоните по всем тюрьмам и лагерям.     Мы уверены, что победа Украины приведет к смене власти в России, а также в Беларуси и Грузии, а это означает амнистии для многих заключенных. Сотни тысяч посаженных ни за что людей смогут начать новую жизнь, без страха от прогнившего  полицейского режима. Мы еще помним, когда Президиум Верховного Совета СССР принял указ "Об амнистии" для всех заключённых ГУЛАГа, он позволил выйти на свободу более 1,2 млн граждан. Воры в законе и авторитеты уголовного мира, вы же прекрасно знаете, за участие в воровском сообществе можно получить в России от семи до 10 лет тюрьмы, а "воры в законе получают от девяти до 15", согласно подписанному Путиным закону. В прошлом году вор Гриша Московский обратился к российским заключенным с призывом не участвовать в развязанной Россией войне против Украины со следующими словами: "

Заявление Правительства Независимого Татарстана в изгнании по поводу законных ударов украинских дронов по промышленно-военным объектам на территории Республики Татарстан.

Заявление Правительства Независимого Татарстана в изгнании по поводу законных ударов украинских дронов по промышленно-военным объектам на территории Республики Татарстан. Уже 3 июля 2023 года Правительство Независимого Татарстана в изгнании выпустило "Обращение Правительства Независимого Татарстана о недопустимости любого участия Татарстана в агрессии против Украины, и о недопустимости производства в Татарстане и передаче РФ любых видов оружия, в том числе боевых беспилотных летательных аппаратов." Наше Обращение было предупреждением, что строительство такого важного военно-промышленного объекта в Татарстане в реалиях войны станет законной целью для уничтожения со стороны Вооруженных Сил Украины и приведёт к переносу боевых действий на территорию Татарстана. Данное Обращение было распространено в различных источниках информации внутри России, и собрало тысячи просмотров. Реакции были разные от положительных и понимания ситуации до откровенного недопонимания, агрессии и угро

В фашистской России, которая с каждым днём приближает себя к 1937 году

В фашистской России, которая с каждым днём приближает себя к 1937 году У каждого народа есть свои национальные герои, как мужчины, так и женщины, их имена тесно переплетаются с освободительными движениями за свободу и независимость своей Родины. Для англичан это - Маргарет Тэтчер, у чеченцев - Амина Окуева, у ингушей - Зарифа Саутиева, у крымских татар - Ление Умерова, у Краснодара - Дарья Полюдова,  у беларусов - Мария Колесникова,  у татар - Фаузия Байрамова и Алсу Курмашева. В фашистской России, которая с каждым днём приближает себя к 1937 году, зафиксировано беспрецедентное число задержанных граждан, выписанных административных штрафов, заведённых уголовных дел и приговоренных к реальным срокам активистов,  выступающих против войны в Украине, либо призывающих не идти на войну в Украину. Не стала исключением и башкирская национальная активистка Рамиля Саитова, которую сегодня приговорили к 5 годам лишения свободы за призывы не участвовать в войне против Украины своих соплеменников.