К основному контенту

"Ирекле Идел-Урал" хәрәкәте читтәге милләтәшләрне Русия хакимиятләренә үткен сораулар бирергә чакырды

28 март 2018

"Ирекле Идел-Урал" хәрәкәте җитәкчеләре
"Ирекле Идел-Урал" хәрәкәте чит илләрә яшәүче татар, башкорт, удмурт, чуаш, эрзә һәм мукшыларны үз республикалары хакимиятләренә үткен сораулар бирергә чакыды. Сез генә дөреслекне сөйли аласыз ди оешма вәкилләре.
"Сез Путин Русиясеннән читтә яшисез, сезгә дөреслекне кычкырып әйтү мөмкинлеге бирелгән. Идел-Урал республикаларында яшәүче ватандашлар әйтә алмаганны сез әйтә аласыз. Сез милли хакимиятләргә үткен сораулар да бирә аласыз", диелә мөрәҗәгатьтә.
Анда шулай ук Удмуртия, Мари Иле, Башкортстан, Мордовия, Татарстан, Чуашстан җитәкчелегең еш кына чит илләргә йөрүе искә алына. "Йөрсеннәр, алга киткән һәм ирекле дәүләтләрнең ничек яшәвен күрсеннәр, бу яхшы. Ләкин без, эмигрантлар, мондый очрашуларга битараф калабыз. Шунысы начар", дип яза "Ирекле Идел-Урал" вәкилләре.
Алар милли республикалар җитәкчелегенә берничә сорау бирергә чакыра:
Ни өчен табигый байлыклардан кергән акчаны елдан ел күбрәк итеп Мәскәү үзенә тартып ала? Ни өчен Идел-Урал республикаларына үз акчаларына җәйгән табыннан калдыклар гына кала?
Ни өчен республикаларның дәүләт телләренә басым дәвам итә. Мәктәпләрдә дәүләт телләре мәҗбүри укытылсын өчен безнең хакимиятләр ниләр эшләгән?
Ни өчен Казан җитәкчелеге татар телендә тулы белем бирерлек бер университет та төзи алмый, ә кешеләрнең ишек төпләрендә чүп яндыру корылмасы төзергә тели?
Башкортстан җитәкчелеге республиканың суверенитетын һәм икътисади ирекләрен саклап калыр өчен ниләр эшли? Башкорт телен үстерер өчен, яшьләрне Путин патриотлары түгел, Башкорстан патриотлары итеп тәрбияләр өчен соңгы елларда берәр нәрсә эшләнгәнме?
Ни өчен Мари Иле башлыгы мари милләтеннән була алмый? Ни өчен республика уңышка ирешә алмаган Бердәм Русия фиркасе әгъзалары өчен сынау полигонына әйләнде?
Удмуртия башлыгы Александр Бречалов республика хөкүмәте утырышларын инглиз телендә алып барырга әзер. Ә удмурт телендәге җыелышлар дөньяның кайсы илендә алып барылачак?
Ни өчен мәктәп укытучылары Чуашстаннан китә. Безнең балаларны кем укытачак?
Эрзя һәм мукшы телен Таллин университетларында укыталар, ни өчен үзебезнең республикаларда туган телләргә урын юк? Ни өчен Финляндиядәге берничә мең кешедән торган саам милләтенең хокуклары эрзә һәм мукшыларның үз республикаларындагы хокукларыннан күбрәк?
Мөрәҗәгать авторлары бу сорауларны чит илләрдәге очрашуларда, матбугат очрашуларында, алай да булмаса, пикетларда бирергә чакыра.
Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Женевага баргач, Швейцария татарлары татар телен Google Translate системына кертү мәсьәләсен карауны сорады. Миңнеханов шунда ук республиканың элемтә министрына бу эш белән шөгыльләнергә кушты. Ә бит Татарстанда бер төркем активистлар татар телен Google Translate-ка кертү эшен берничә елүк элек үк башлаган, дәүләт оешмаларына да ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ләкин ул вакытта аларга җавап булмады.
"Ирекле Идел-Урал" хәрәкәте турында 21 март Киевның "Главком" матбугат үзәгендә "Русиянең асаба халыкларын нәрсә көтә" дип аталган матбугат очрашуында игълан ителде.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим...

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США.

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США. ПОСЛУШАЙТЕ  ‪@dwrussian‬

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России  https://www.youtube.com/watch?v=frSqAPJ6VeE