К основному контенту

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Киевта Русия илчелеге каршында пикет уздырды


28 апрель 2018

Киевта узган пикетта катнашучылар
28 апрель "Азат Идел-Урал" хәрәкәте активистлары Идел буе халыклары телләрен якларга чакырып Киевта Русия илчелеге каршында пикет уздырды. Аларга башка илләрдәге активистлар да кушылды.
Киевта узган каршылык чарасын "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенә берләшкән активистлар оештырды. "Идел-Урал халыклары телләрен яклыйк!" дигән шигар астында үткән чараларның максаты – "Мәскәүнең Идел-Урал халыкларына - чуаш, удмурт, мари, татар, башкорт, эрзя, мукшы һәм башка халыкларга карата алып барган урыслаштыру сәясәтенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү" диелә.
"Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе, Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан Рәфис Кашапов сүзләренчә, "Мәскәү Русиядәге халыкларны урыска әйләндереп аларны юкка чыгрырга тырыша. Милли телләрне мәктәпләрдән кысып чыгару – бу сәясәтнең соңгы мисалы булып тора. Мәктәпләрдә укыту көчләп урыс теленә күчерелә. Үз җирендә ана телен өйрәнергә теләүчеләргә рөхсәт сорап мыскыллы гариза язарга кушыла. Бу урыслаштыруга каршы торырга тырышучы активистлар эзәрлекләнә. Күп миллионлы татар халкы шундый авыр хәлдә калганда, башка ваграк милләтләрнең хәлен әйтеп торасы да юк."
Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар
Активистлар Мордовия, Мари Иле, Чуашстан, Удмуртия, Татарстан һәм Башкортстан республикаларының дәүләт телләре мәктәпләрдә мәҗбүри укытылуын таләп итә.
Бу каршылык чарасына башка илләрдәге активистлар да кушылды. Шундый чараның берсе Финляндия башкаласы Һелсинкида узды:
25 апрель көнне Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары да мәктәпләрдә милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы Русия думасына һәм республикалар парламентларына мөрәҗәгать кабул иткән иде.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим...

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США.

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США. ПОСЛУШАЙТЕ  ‪@dwrussian‬

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России  https://www.youtube.com/watch?v=frSqAPJ6VeE