К основному контенту

Чаллыда Тукай һәйкәле янында иман яңарттылар



Чаллыда Тукай бәйрәме, 26 апрель 2018
26 апрель Чаллыда Тукай туган көнне билгеләп үттеләр. Шәһәр хакимияте әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән чаллыларга акчалата бүләген тапшырды.
2013 елда Чаллы каласы хакимияте әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешүчеләргә Габдулла Тукай туган көндә тапшыру өчен акчалата бүләк булдыру турында карар кабул иткән иде. Карар буенча 100 мең сумлык ике бүләк тапшырыла. Гадәттә бу бүләкне алучыларның берсе татар милләтеннән булса, икенчесе урыс фамилияле булып килде. Шунысы да кызык, 2016 елда Чаллыда Тукай хөрмәтенә бүләкне алучыларның икесе дә урыс милләтеннән булып чыкты. Халык ул елны Чаллыда Тукай бүләген бирерлек әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән татарлар булмавына шаккаткан иде. Узган ел бүләккә каралган ике йөз мең сумны дүрт кешегә бүлеп бирделәр.
Рамил Хәлимов (с) җиңүчеләр белән: Рубис Зарипов, Саҗидә Сираҗиева, Ольга Кузмичева һәм театр мөдире Рашат Фәйзрахман
Рамил Хәлимов (с) җиңүчеләр белән: Рубис Зарипов, Саҗидә Сираҗиева, Ольга Кузмичева һәм театр мөдире Рашат Фәйзрахман
Быелгы бүләкләргә лаек булучыларның исемнәрен Чаллы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Хәлимов бәян итте. Быел да бүләк иллешәр мең сум итеп дүрт намзәткә бүленгән: әдәбият өлкәсендә Ольга Кузьмичева, сәнгать өлкәсендә Чаллы татар драма театры, җыр-музыка юнәлешендә Рубис Зарипов, рәссам Саҗидә Сираҗиева. Сорашуда Тукай бәйрәменә килүчеләрнең күбесе татар театры һәм Рубис Зарипов иҗаты белән генә таныш булуларын әйтте. Калганнарның исеме дә, эшләре дә мәгълүм түгел икән. Рамил Хәлимов үз чыгышында: "татар теленең киләчәге бармы?" дигән сорауны да күтәреп, үзе үк аңа болай дип җавап бирде: "Татарның язучысы, язганны укучы булганда татар теле яшәр".
Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар
Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин Тукай бәйрәме белән котлады һәм татар теленең һаман куркыныч астында булуын искәртеп, "Без Тукай һәйкәле янына иман яңартырга килдек. Туган телебез безнең девизыбыз булсын һәм аны киләчәк буыннарга илтеп җиткерә алсак иде", диде. Чыгыш ясаучыларның күпчелеге татар шагыйрь-язучылары булып, аларда татар теле өчен борчылу хисле фикерләр, шигъри юллар әйтелде. Ә менә әдәбият өлкәсендә Чаллыда җиңүче булган, Тукай бүләген алган Ольга Кузьмичева рәхмәтен әйтте. Әмма татар теленең бүгенге торышына мөнәсәбәтен белдермәде.
Фәһим Вәлиев
Фәһим Вәлиев
Әлеге чарада татар телен яклап шигарләр тотып торучылар да күренде. Ике шигарнең эчтәлеге моннан 18 еллар чамасы элек юк ителгән, "Азатлык" мәйданында тимер баннерларда язылган "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын..." дигән шигъри юлларны торгызуны таләп итә иде. Шигарне тотучылар бу юлларның Габдулла Тукайныкы булуын да искәртәләр. Халык аларга әллә ни игътибар да итмәде кебек. Ә менә органнар бу күренешкә игътибар итте. Санулы минутлар эчендә биредә полиция һәм тикшерү комитеты вәкилләре күренде. Нәтиҗәдә шигарләр күтәреп торучылар башка күренмәде.
Ибраһим Гарипов
Ибраһим Гарипов

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

В Кремле началась паника из-за действий ПАСЕ: "ПАСЕ хочет уничтожить Россию"

В Кремле началась паника из-за действий ПАСЕ:  " ПАСЕ хочет уничтожить Россию Парламентская Ассамблея Совета Европы 17 октября приняла резолюцию о непризнании Владимира Путина легитимным президентом России. В тексте резолюции Россия обвиняется во всех мыслимых и немыслимых грехах. Тут и «вторжение в Грузию» в 2008 году, и "оккупация территорий" Украины, "уничтожение свободы", и "война против демократии». А сама РФ в тексте резолюции названа "фактической диктатурой" с "неоимпериалистической идеологией Русского мира". Обвинения ПАСЕ коснулись и Русской Православной Церкви, якобы "искажающей христианские православные традиции", и являющейся "идеологическим продолжению режима Владимира Путина".  В итоге, в своей резолюции ПАСЕ призывает государства-члены Совета Европы, государствам-наблюдателям и Европейскому Союзу прекратить все контакты с Путиным, за исключением гуманитарных целей и в стремлении к миру, усилить военную...

Российские генералы, арестуйте Путина во время парада 9 мая

Российские генералы, арестуйте Путина во время парада 9 мая. Если вам удастся арестовать Путина, у вас появится возможность избежать Международного уголовного трибунала в Гааге и спасти миллионы своих подчиненных солдат и офицеров.  Когда Путин начал войну с Украиной, он почему-то думал, что команда Зеленского бежит в Польшу, украинцы встретят Путина цветами, и он разгромит «укронацистов» за три дня. И, конечно же, именно это и произошло: они получили достойный ответ. По состоянию на 3 мая 2026 года общие боевые потери российских войск составляют приблизительно 1 333 200 человек, 11 906 танков и 267 589 беспилотников... Так, с начала полномасштабной войны в Украине уже погибли более 20 российских генералов.   Если война еще продолжится, Россия потеряет миллионы своих граждан, и сколько миллионы людей еще покинет Россию из-за кризиса? Просто учтите, что за это время Россия оказалась в беспрецедентном состоянии полной международной изоляции. Огромные потери рабочих мест, ра...

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США.

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США. ПОСЛУШАЙТЕ  ‪@dwrussian‬