К основному контенту

Рәфис Кашапов: "Көрәшне дөнья дәрәҗәсендә билгеләргә кирәк"


31 май 2018



No media source currently available
0:000:05:010:00


 йөкләү 
Татар милли хәрәкәте вәкиле Рәфис Кашапов чит илдәге татар-башкортлар Русия контроле астында булуны һәм "Газпром" акчасына җырлап-биеп йөрүне туктатырга тиеш дип саный.
Сәяси сыену сорау өчен Британиягә килгән Рәфис Кашапов белән әңгәмә кордык.
– Ни өчен сәяси сыенуны нәкъ менә Британиядән сорарга булдыгыз?
– Бу турыда хокук яклаучылар, адвокатлар, туган-тумача һәм Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге әгъзалары белән сөйләшү булды. Ике ай элек Британиягә килергә дип хәл иттек. Канаданы, Американы да сайлау мөмкинлеге бар иде. Без тукталдык Британиягә. Ни өчен дигәндә, Британиядә кеше хокуклары һәм сүз иреге бик нык саклана.
– Украинада, Киевта булган чакта сез Азат Идел-Урал хәрәкәтен оештыруда катнашкан идегез. Бу хәрәкәттә эшчәнлекне дәвам итәчәксезме һәм ни рәвешле?
Киләчәктә Америка, Канадада да үзебезнең бүлекләрне булдырырга исәплибез
– Иң төп сәбәпләрнең берсе дә шул иде. Азат Идел-Урал хәрәкәте эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрергә исәплибез. Әгәр дә булдырып булса, Азат Идел-Уралның офисларын Төркиядә, Англиядә, Украинада, Болгарстанда һәм Маҗарстанда ачарга телибез. Чөнки безгә үзебезнең көрәшне дөнья дәрәҗәсендә билгеләргә кирәк. Мин Англиядә булсам, Украинадагы вәкилләр анда гына эш итсәләр, аның масштабы бәләкәй була, шуңа күрә без зурлап хәрәкәт итәргә телибез. Киләчәктә Америка, Канадада да үзебезнең бүлекләрне булдырырга исәплибез. Бу эшләр өчен зур финанс чыгымнары кирәк, татар, төрки халыкларның, фин-угыр халыкларының эшмәкәрләре безгә ярдәм итәр дип өметләнәм.
– Британиядә сезнең таныш, инде аралаша башлаган теләктәшләрегез, көрәштәшләрегез бармы?
– Британиядә мин белгән кешеләрдән Михаил Ходорковский, Евгений Чичваркин, Ахмет Закаев кебек кешеләр бар. Мөмкинлек булса, якын араларда мин алар белән очрашып сөйләшергә исәплим. Әле ярты ел дәвамында минем статусны билгеләргә тиешләр. Ул елга якын, елдан артыкка да сузылырга мөмкин.
– 29 май Татарстан югары мәхкәмәсе прокуратураның Татар иҗтимагый үзәгеннән эш кәгазьләрен урыс телендә алып бару таләбе турында Вахитов районы мәхкәмәсе карарын гамәлдә калдырды. Моны ничек бәялисез?
Кремль хәзерге сәясәтен дәвам итсә, Русия федерациясен җимерүгә китереп чыгарачак
– Мин төрмәдән чыккач Казанга килеп әлеге мәхкәмә эшләрендә катнаштым. Минем өчен бу шаккаткыч хәл булды. Анда Фәндәс Сафиуллин, Фәрит Зәкиев, Галишан Нуриәхмәт, Ринат Нургали һәм башка бик күп күренекле шәхесләр шушы проблемнарны күтәреп чыгыш ясадылар. Дөньякүләм хокук яклау оешмаларының, Русия федерациясенең кануннарына нигезләнеп дәлилләр китерделәр, тел мәсьәләсендә татар иҗтимагый үзәгенең хокукларын яклап. Ул мәхкәмә Сталин чорындагы "тройка" кебек ишетә, күрми дә, белми дә. Минемчә, Русиядә Сталин чорындагы кебек, ФСБдан яки Мәскәү Кремленнән ничек кушылган, алар шул карарларны тормышка ашыра. Путин хакимияткә килгәч Русиядә фашистик режим урнашты дип әйтергә була, бөтен халыкларга карата, оппозициядәге урысларга карата да. Кремль хәзерге сәясәтен дәвам итсә, Русия федерациясен җимерүгә китереп чыгарачак.
– “Азат Идел-Урал” хәрәкәте эшчәнлеге тагын кайсы юнәлешләрдә алып барыла?
– Киевка килеп төшү белән Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилевкә дә, Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровка, барлык татарларга да Украинада вакытлыча гына булуымны әйттем. Төрмәдән чыккач төркиләргә тиз арада ярдәм итә торган үзәк булдыру юнәлешендә эшемне башламакчы идем. Киевка килгәч эрзя, мукшылар төркиләр белән бергә фин-угырларны да яклыйк әле дип чыктылар. Шуңа фикерне үзгәртеп “Азат Идел-Урал” хәрәкәте төзедек.
Британиядә качак статусы бирсәләр АКШ, Канада, Болгарстан, Финляндия, Төркия, Польша, Германия, Франциядә татар-башкорт, фин-угыр оешмалары белән танышырга уйлыйм. Бу илләрдә төрки халыклар оешмалары җитәкчеләре белән очрашырга исәплим. Аеруча татар-башкортлар белән очрашып сөйләшәсем килә. Ник дигәндә, алар Русиянең “Газпром” акчасына җырлыйлар-бииләр, сикерәләр, “бөек Русия” дип мәш киләләр. Миңа бу ошамый. Татар-башкортлар, элек Совет берлегенә кергән халыклар да чит илләрдә азат булып яшәргә тиешләр. Мәдәни оешмалар да Русия контроле астында булырга тиеш түгел. Мәдәни, сәяси эшчәнлекләрне иркен итеп алып барырга кирәк.
Белешмә
Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов сепаратизмга өндәү маддәсе нигезендә гаепләнеп, 2015 елның сентябрендә өч елга иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты. Русиянең "Мемориал" кеше хокукларын яклау оешмасы Рәфис Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә керткән иде. ​Коми республикасындагы төрмәдә өч ел утырганнан соң 2017 елның 27 декабрендә иреккә чыгарылды һәм бер айдан Украинага китте. Бер атна чамасы элек ул Лондонга килеп сәяси сыену сорады.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи