К основному контенту

Татар активистына Тукайны искә алу митингында күтәргән плакаты өчен штраф салынган



Батырхан Әгъзамовка
"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовка 15 апрельдә Габдулла Тукайның үлеменә 105 ел тулуга багышлап уздырылган митингта татар телен яклап плакат күтәргәне өчен 10 мең сум штраф салынган.
Штраф турындагы карарны Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе 3 июльдә үк чыгарган булган. Активист сүзләренчә, бу хакта ул күптән түгел генә белгән. Әгъзамов мәхкәмә карарын гадел түгел дип саный һәм аны шикаять итәргә җыена. Бу хакта "Idel.Реалии" яза.
"Митинг Тукайга гына багышланмаган иде, ул татарларның милли мәдәниятенә теләктәшлек күрсәтү максаты белән дә узды. Ә милли мәдәниятне ана телсез күз алдына китереп булмый. Халыкның күпчелеге митингка нәкъ менә татар телен яклау өчен килде. Мәхкәмәнең бу карары - миңа карата "Азатлык"тагы эшчәнлегемә бәйле чираттагы басым чарасы", дигән Әгъзамов.
Митингтан соң "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовны Экстремизмга каршы тору үзәгенә чакырып сорау алганнар иде. Тикшерүчеләрне Әгъзамовның Тукайны искә алу чарасында ике минут кына күтәреп торган плакат кызыксындырган.
Плакатта "Мәктәпләргә һәм бакчаларга татар телен кайтарыгыз", дип язылган иде. Чараны оештыручылар плакатны күрү белән, активисттан аны җыеп куюны сорады, чөнки ул митингның темасына туры килми диелде.
Батырхан Әгъзамовка моңа кадәр бер администартив эш ачылган иде. Вконтактедагы посты өчен татар ул биш тәүлек сак астында булды.
15 апрель Казанның Дан бакчасында татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай вафатына 105 ел тулуга багышлап митинг узды. ТИҮ оештырган чарада татар телен, татар халкын саклап калу мәсәләләре тикшерелде.
30 июльдә Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәткә карата да административ канун бозу турында беркетмә төзүләре билгеле булды. Аны да Тукайны искә алу чарасында Русиянең милли телләр сәясәтен тәнкыйтьләгән өчен гаеплиләр.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

В Кремле началась паника из-за действий ПАСЕ: "ПАСЕ хочет уничтожить Россию"

В Кремле началась паника из-за действий ПАСЕ:  " ПАСЕ хочет уничтожить Россию Парламентская Ассамблея Совета Европы 17 октября приняла резолюцию о непризнании Владимира Путина легитимным президентом России. В тексте резолюции Россия обвиняется во всех мыслимых и немыслимых грехах. Тут и «вторжение в Грузию» в 2008 году, и "оккупация территорий" Украины, "уничтожение свободы", и "война против демократии». А сама РФ в тексте резолюции названа "фактической диктатурой" с "неоимпериалистической идеологией Русского мира". Обвинения ПАСЕ коснулись и Русской Православной Церкви, якобы "искажающей христианские православные традиции", и являющейся "идеологическим продолжению режима Владимира Путина".  В итоге, в своей резолюции ПАСЕ призывает государства-члены Совета Европы, государствам-наблюдателям и Европейскому Союзу прекратить все контакты с Путиным, за исключением гуманитарных целей и в стремлении к миру, усилить военную...

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США.

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США. ПОСЛУШАЙТЕ  ‪@dwrussian‬

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России  https://www.youtube.com/watch?v=frSqAPJ6VeE