К основному контенту

"Һава аланына исем эзләү – халык фикерен читкә юнәлтү"


25 октябрь 2018

"Казан" һава аланы
Русиядә һава аланнарына исем сайлау бара. Белгечләр моны халык игътибарын төп проблемнардан читкә юнәлтү өчен уйлап чыгарылган уен дип саный.
Русия һава аланнарына илнең мәшһүр шәхесләре исемнәрен бирү шаукымы дәвам итә. Татарстанның иҗтимагый пулаты "Казан" һава аланына исем сайлау өчен халык арасында тавыш бирү оештырган иде. Аның беренче туры узды һәм иҗтимагый пулат хәбәр итүенчә, анда тугыз шәхес исеменә өстенлек бирелгән: Михаил ДевятаевГавриил ДержавинМуса ҖәлилСергей КоролевНиколай ЛобачевскийЛев ТолстойГабдулла ТукайАндрей ТуполевФедор Шаляпин.
Күрүебезчә, әлеге тугыз шәхес арасында икесе генә татар – шагыйрьләр Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил. Иҗтимагый пулат белдерүенчә, 28 октябрьгә кадәр великиеимена.рф сәхифәсендә теләгән исемне тагын тәкъдим итәргә мөмкин. 500 кеше тәкъдим иткән исем шушы 9 кешедән торган исемлеккә өстәләчәк икән.
Социаль челтәрләрдә бер төркем татар яшьләре Сөембикә исемен тәкъдим итәргә чакыра. Әйтергә кирәк, беренче турда иң еш тәкъдим ителгән исемнәр арасында Сөембикә исеме алда бара иде инде, аның икенче турга узмавы күпләр өчен сәер булды. Азатлык белән сөйләшкән белгечләрнең барысы да бу бәйгене халык игътибарын проблемнардан читкә юнәлтү өчен уйлап табылган уен дип саный.
Тарихчы Нурулла Гариф:
Нурулла Гариф
Нурулла Гариф
"Мин моны кирәкмәс эш дип саныйм. Чөнки Мәскәү тарафыннан нинди генә тәкъдим чыкмасын, алар беркайчан да татар файдасына булмаган, татар мәнфәгатен якламаган. Хәтерләсәгез, әле 2000 һәм 200 сум акчаларга кайсы шәһәр сүрәтен төшерү дигән бәйге барды. Татарларны үсендерделәр. Хәтта Татарстан мөфтие дә Кәгъбәтулла янында урыс акчасына Казан исемен бирергә дип дога кылып кайтты. Шундый түбәнлекләргә төшкәннән соң татарны алдадылар.
Бу бер уен гына. Моның сәбәбе билгеле - халыкка тормыш көннән-көн авырая, пенсия мәсьәләсе булсынмы, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү булсынмы, бу халыкны проблемнардан читкә этәрү ысулы гына. Һәм читкә иң актив халыкны гына этәрәләр, чөнки актив халык нигездә интернетта аралаша. Һәм бу шушы халыкны читкә алып китү инде.
Аннары бу бит менъеллык Казан. Ничек инде меңъеллык Казанга башка исемнәр бирелергә тиеш. Тукай исеме кертелгән, әмма Тукай болай да күп нәрсәгә кушыла инде.
Бирелгән исем дә Бөек Ватан сугышы белән бәйле булачактыр әле, чөнки ул патриотизмга бәйле. Анда Кол Гали яки милли язучыларга бирү каралмаган. Һәм иң соңгысы - бу исемне бит барыбер Мәсәкүдә раслаячаклар һәм ул татар файдасына расланмаячак. Татар халкына монда бөтенләй катнашу кирәкми. Татар халкы исеменнән Татар иҗтимагый үзәгеме, Дөнья татар конгрессымы "без бу уенда катнашмыйбыз, чөнки безнең мәнфәгатьләр якланмый" дип кистереп әйтсен иде", ди Гариф.
Татар яшьләре форумы бюросы җитәкчесе Тәбрис Яруллин үзенең Инстаграм битендә Тукайга тавыш бирергә чакыра.
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова:
Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова
"Минем үземә Казан исеме дә бик ошый иде, чөнки бөтен дөньяда башкалабызның данын тарата. Әмма аеропортларга танылган шәхесләр исемнәрен кую ыгы-зыгысы башлангач, Казан исемен калдырып булмый инде. Тик нәрсә булса да, Татарстан башкаласындагы һава аланы татар кешесе исемен йөртергә тиеш. Бу дөньякүләм язылмаган канун. Баштарак шактый күренекле шәхесләрнең исемнәре тәкъдим ителде. Мин үзем Сөембикә ханбикә исеме яклы идем. Башкаларны да шуңа тавыш бирергә чакырдым. Гадәттә дөньякүләм һава аланнарында хатын-кыз исемнәре юк. Бу бик яхшы бер үрнәк булып торыр иде һәм татар даны тарихын да таратыр иде. Әмма бу исемне төшереп калдырганнар, гәрчә ул беренче урында барса да. Хаман шул Тукай белән Җәлилгә калдык бугай инде. Мин бу очракта Тукай яклы. Чөнки Тукай бөтен төрки дөнья өчен уртак шагыйрь. Аның кемлеген аңлатып торырга кирәкми", ди.
Милли хәрәкәт лидерларының берсе, Британиядә яшәүче Рәфис Кашапов:
Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов
"Без, Казан татарлары, тарихны кабат искә төшереп Казан ханбикәсе Сөембикә, язучы Гаяз Исхакый һәм татар халкының бөек шәхесләре исемен һава аланы исеме итеп кенә түгел, ә татарлар күпләп яшәгән өлкәләрдә урамнарга, мәйданнарга, уку йортларына, китапханәләргә бирергә тырышырга тиеш. Урыс шовинистрлары моңа ирек бирми. 1552 елда бирле безнең халыкның рухын сындыру, мәсхәрәләү бара. Хәтерләсәгез, берничә ел элек Чаллыда Андрей Җелезнов дигән табип аксакал Мисбах Сәхәбетдиновтан түбәтәен салуны таләп итә. Мәчет карты бу хурлыкка түзә алмыйча, күпмедер вакыттан соң аны атып үтерә. Хәзер шуның өчен Мисбахетдин хәзрәт төрмәдә утыра. Шулай ук мәктәптә мөселман кызларыбызга дин кушканча киенергә тыю, латин әлифбасында язарга рөхсәт бирмәү, Татарстан мәктәпләрендә дәүләт теле булган татар телен укытуны ихыярига калдыру - бу барысы да татарны кимсетү", ди Кашапов.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин:
Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин
"Беренчедән, мин бу һава аланнарына исем кушу чарасын халыкның игътибарын башка юнәлешкә җибәрү өчен гениаль адым дип саныйм. Хәзер һава аланнарына исем кушкач, автовокзалларга, йортларга исемнәр кушып була. Бу әйбер белән шактый еллар дәвамында халык игътибарын читкә юнәлтергә мөмкин. Бүгенге көндәге социаль һәм башка проблемнардан читкә җибәрү.
Икенче яктан, Казан һава аланына бәйле исемлектә тугыз кеше бар. Шуларның икесе татар шәхесләре - Габдулла Тукай белән Муса Җәлил. Тавыш бирү минем карашка шактый ябык уза, үтәкүренмәле түгел. Кемнәр, ничек тавыш бирә, бәлкем чит төбәкләрдән күп тавыш бирәләрдер. Казан һава аланына исем бирергә аларның ни хаклары бар? Бу Казанда яшәүчеләрнең генә шәхси эше түгел микән?
Башта бит шактый гына Сөембикә исеме алда барды. Аннары карыйбыз, Сөембикә исемлектә юк икән. Бу шактый сәер булып күренде. Шул ук вакытта бу тавыш бирү кемнең кем икәнен дә күрсәтергә ярдәм итә. Менә КФУда безнең бер тарихчы Сөембикәне уйдырма (мифик) фигура дип атады һәм һава аланына кушарлык башка лаеклы исемнәр дә бар дип әйтте. Бу инде милләтебезнең тарихын кимсетү, чөнки татар халкы өчен Сөембикә мифик шәхес түгел, ә реаль шәхес. Татар халкы аны ярата һәм 550дан артык үтсә дә үз хәтерендә хөрмәтләп саклый.
Бу гадел тавыш бирү түгел сыман. Һәрхәлдә миңа шулай тоела. Ни өчен ике татар исеме генә калуы да аңлашылмый. Һаман да шул ук Тукай һәм Җәлил. Мәсәлән, безнең "Азатлык" оешмасы Гаяз Исхакый исемен тәкъдим итәр иде. Әмма сораучы булмады. Бу ябык процедура булды кебек. Инде әйткәнемчә, моның максаты - халыкның иҗтимагый фикерен башка юнәлешкә җибәрү ысулы гына, калганы инде мөһим дә түгел.
Татарстан башкаласы һава аланының исеме республика исемен йөрткән милләтнең исеме белән бәйле булырга тиештер. Шуңа бу фикерне алга сөрәчәкбез һәм мөрәҗәгать белән чыгачакбыз. Ә бәлкем бу исем инде хәл итеп тә куелгандыр. Үзенә күрә демократия уенын уйнау гына булып торадыр. Әмма ничек кенә булмасын, берәр бөек татар исемен кушу өлкәсендә эш алып барачакбыз. Әлбәттә, тарихлар да, дөньялар да үзгәрә. Әгәр 30 ел элек бөтен үзәк урамнарга Ленин исеме биргән булсалар, хәзер андый әйбер юк. Тарих хакыйкәтьне әле күрсәтәчәк", ди.
"Сираҗи сүзе" газетасы баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи:
Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи
"Милләтне бит аның шәхесләре таныта. Татар өчен Тукай ул урысларның Пушкины кебек. Шуңа бу очракта Тукайны, бәлкем Җәлилне, гомумән татар кешесен таныту яхшы булачак. Шул ук вакытта безнең шанлы тарихыбыз, үткәннәребез бар. Сөембикәбез дә бар. Шанлырак тарихтан баш тарту өчен, үткәннәребезнең зуррак булуын күрсәтүдән качып без якынрак тарихтагы кешеләрне күрсәтергә тырышабыз. Бу бик үк яхшы түгел. Шулай да Тукай яки Җәлил начар дип уйламыйм.
Русиядә Бөек җиңү милли идея булып тора. Шуңа Совет берлеге каһарманы Җәлил исеме узар дип уйлыйм. Ул федераль үзәк өчен дә файдалы, шул ук вакытта "менә бит татарны кысмыйбыз бит" күрсәтү өчен дә уңайлы. Бу очракта ниндидер башка исемнәр барыр дип уйламыйм. Татарстан башкаласында татар исеме булырга тиешлеге искә алыныр.
Һава аланнары исемсез генә дә юлчыларны матур кабул итәләр һәм озатып калалар иде. Русия дөньяда очкычлар егылу буенча беренче бишлеккә керми микән әле? Шуңа очкычлар белән уйнамасалар да була инде. Әмма уйный башлаганнар икән уйныйлар инде. Халыкны бер идея тирәсендә берләштереп, калган проблемнардан читләштерү дигән әйбер бар. Ул Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда кулланыла торган сәяси технология. Гәрчә Русиядә башка проблемнар хәттин ашкан", ди Сираҗи.
Без казаннардан да һава аланына кем исемен бирер идегез дип сорадык.
No media source currently available
0:000:02:051:57
 йөкләү 
Белешмә: "Русиянең бөек исемнәре" дип аталган проект кысаларында 45 иң эре һава аланнарына мәшһүр ватандашлар хөрмәтенә исем бирергә тәкъдим ителә. Җиңгән исемнәр 5 декабрь билгеле булачак.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи