К основному контенту

"Азат Идел-Урал" Миңнехановтан Данис Сәфәргали гаиләсенә ярдәм итүне сорый


23 ноябрь 2018

"Азат Идел-Урал" утырышы
"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Татарстан президентыннан сәяси тоткын Данис Сәфәргали гаиләсенә ярдәм итүне сорый. "Татар милли хәрәкәтенә ярдәм итәргә теләмәсәгез дә, авыр хәлдә калган күп балалы анага ярдәм итүегез – сезнең абруегызны үстерәчәк", ди активистлар.
"Азат Идел-Урал" хәрәкәте лидерларының берсе Рәфис Кашапов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат язган. Активист "Алтын Урда" хәрәкәте лидеры, 282нче маддә нигезендә хөкем ителеп, колониядә утыручы Данис Сәфәргали гаиләсенә ярдәм итүне сорый.
"Сәфәргали 2016 елның 21 октябреннән бирле утыра. Ул беркемне дә үтермәгән, таламаган, акча урламаган. Аның иң зур ялгышы - аның үзсүзле татар булуында, Татарстан патриоты булуында. Төрмәгә ябылганнан бирле аны төрлечә җәзалыйлар: штраф изоляторына яптылар, үзе генә утыра торган камерада тоттылар. Сентябрь башында Сәфәргалине намаз укыган урыныннан төрмәгә килгән прокурорга сәлам бирмәгәне өчен изоляторга яптылар. Аңа дуслары һәм туганнары белән татарча хат алышырга бирмиләр", дип яза Кашапов.
Ул шулай ук Данис Сәфәргали эше гадел тикшерелми дип тә санавын белдерә. Аны берничә хокук яклау оешмасы "сәяси тоткын" дип игълан итүе турында да языла.
"Моның өстенә Сәфәргалинең хатыны һәм дүрт баласы да авыр хәлдә калды. Эшләп торган әтиләре төрмәгә утыртылганнан бирле гаилә акчасыз калды. Хатыны Гүзәл үзләрен ашатырга гына түгел, иренә ярдәм итәр өчен дә акча эзләргә мәҗбүр", ди Рәфис Кашапов.
Ул президенттан Гүзәл Сәфәргалигә ярдәм итүен сорый.
"Татар милли хәрәкәтенә ярдәм итәргә теләмәсәгез дә, авыр хәлдә калган күп балалы анага ярдәм итүегез – сезнең абруегызны үстерәчәк. Зирәк акылыгызга ышанып калам", дип яза "Азат Идел-Урал" лидерларының берсе.
Белешмә: 2017 елның җәендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине өч ел колониягә хөкем итте. Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213-нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115-нче маддә), кыйнауда (116-нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282-нче маддә) гаепле дип тапты. Сәфәргали 2016 елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды. Сәфәргали гаебен танымады һәм үзенең экстремист түгел, татар милләтпәрвәре булуын әйтте.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи