
Рәфис Кашапов урыс хәрбиләренең шундый тасмалар белән ата-бабаларыбызны юк итүен без онытмаска тиеш дип белдерде.
"Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе, хәзергә Украинада сыенган милли хәрәкәт активисты Рәфис Кашапов 9 май бәйрәме уңаеннан Георгий тасмасын такмаска чакырды.
"Хәзер Георгий тасмасы Русиянең Украинага, Грузиягә, Сүриягә, Чечнягә, Дагытсанга, Идел-Уралга, Кавказ һәм Себергә агрессиясе итеп кабул ителә. 9 май бәйрәменә Георгий тасмасын ("Георгий тасмасы" - колорадо коңгызы) тагу – яһүдләрне юк иткәннән соң свастика тагуга тиң. Георгийның елан үтерүе ясалган әләмнәр белән урыс сугышчылары безнең татар, төрки һәм фин-угыр халыкларының дәүләтләрен басып алырга барган", дип язды Кашапов Facebook-та.
Татарстанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге берничә ел Георгий тасмасы урынына Татар тасмасы таратып килә. 2016 елда Үзбәкстанда Георгий тасмалары урынына дәүләт байраклары таратылган иде.
Комментарии
Отправить комментарий