К основному контенту

Чаллының "Күңел" радиосы Альберт Разин турындагы "Удмурт яна" шигырен яңгыратудан баш тарткан



Анурбәк Гобәйдуллин
Чаллыда яшәүче татар милли хәрәкәт активисты Анурбәк Гобәйдуллин күптән түгел Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның Альберт Разинга багышлап язган "Удмурт яна..." шигырен акча түләп радиодан ишетергә теләсә дә, бу мөмкин булмый.
19 сентябрь көнне Анурбәк Гобәйдуллин оныгы Ләйсән ярдәме белән Чаллыдагы "Күңел" радиосына Роберт Миңнуллинның шигырен яңгыратуларын сорап мөрәҗәгать итә. Акчасын да җибәрәләр. Әмма "Күңел" радиосы хезмәткәрләре шигырне эфирга чыгарудан баш тарталар.
"Картлык көнемдә җырларга исем китми башлады. Күбесе тозсыз. Ә менә нигәдер чын шигырьләргә мөкиббән китә башладым. Авторлары күп. Менә соңгы вакытта Роберт Миңнуллинның Альберт Разин турындагы көн кадагына суккан "Удмурт яна..." шигырен укып тетрәндем. Күзләр начар күрә, шуңа көчкә укып чыктым. Мәгънәле шигырь, шушы фаҗига хакындагы шигырьне тагын бер тапкыр иркенләп радиодан тыңлыйм әле дип, оныгым Ләйсән белән СМС аша хат юлладык, акча күчердек. Шушы шигырьне башкалар да тыңлап гыйбрәт алсын, дигән уйлар да бар иде", ди Гобәйдуллин Азатлыкка.
Ләкин якынча иртәнге сигезләрдә яңгырарга тиешле шигырь эфирга чыкмый. Радио алып баручысы "сәгать уннардан соң тыңлагыз", дигән хәбәр сала.
"Инде сәгать уннан соң "Күңел" радиосы алып баручысы Алмаз:
"Абзый, шигырьне укый алмыйбыз, анда сәясәт бар", дип телефонга язып җибәрә. Алып баручыда цензура булганмы, кемнәрдер белән киңәшкәнме, әмма бу шигырьне чыгармадылар. Шундый заманнар килде, Татарстанда татар халкы дияргә ярамый башлады. Безне Татарстан халкына әйләндерделәр. Мин инде зиратка чиратка баскан кеше. Әмма шушындый күренешләргә, татарның упкынга баруына бөтен җаным, бөтен тәнем әрни, борчылам", ди Гобәйдуллин.
Анурбәк Гобәйдуллин бик начар күрә. Ул Роберт Миңнуллин шигырен өстән-өстән генә укып чыга алган. Шуңа ул радиоларда түләүле хезмәтләрдән файдаланып җырлар һәм шигырьләр тыңлый.
Ул шулай ук моннан берничә ел элек бертуган Нәфис һәм Рәфис Кашаповларның туган көннәрендә “Күңел” радиосыннан җыр тапшыру өчен акча түләгән һәм Габделфәт Сафин башкаруында җыр бирүне сораган.
"Гариза һәм акча кабул итүче шушы сүзләрдән соң кемдер янына кереп чыкты да, абый, бу җырда мөстәкыйльлек турында да сүзләр бар икән, бирә алмыйбыз,” дип белдерде. Матбугаты куркак булган халыкта алгарышка бернинди дә өмет юк", ди Анурбәк Гобәйдуллин.

Комментарии

  1. Этот комментарий был удален автором.

    ОтветитьУдалить
    Ответы
    1. “Милләтебез горур–тиз бирешмәс!
      Көрәшергә аның бар хәле.
      Бердәм булып сафка басыйк, халкым,
      Хәтер барда татар бар әле”.

      Удалить
  2. "Удмурт яна... Татарга да тия ялкыны" - Роберт Миңнуллин көн кадагына суккан шигырь язган Татарстанның халык шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин Удмуртиядә булган тетәндергеч вакыйгага карата битараф кала алмаган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, әдип Туган теле хакына үзен-үзе яндырган удмурт галиме Альберт Разин рухына багышлап мондый юллар язган:
    Удмурт яна мәйдан уртасында,
    Дөрләп яна туган тел диеп...
    Кайсы халыкка да тел газиз шул,
    Кайсы халыкка да тел – бөек!
    Яна Удмут, яна ялкынланып,
    Удмурт Телен ялкын ялмаган.
    Туйган, димәк, Удмут ялганнардан,
    Башка чара, димәк, калмаган...
    Удмурт Теле хәзер – ялкын теле,
    Удмурт Теле хәзер – ут теле,
    Ялкынланса гына яна шул ут,
    Ялкынланса гына ут – тере...
    Янып бетсә, ялкынланып бетсә,
    Көлгә калса әгәр, тел – үле...
    Бер милләт тә үз теләге белән,
    Юк, теләми теле үлүне...
    Удмурт яна! Удмурт Теле яна!
    Ничек аңларга бу Януны?
    Удмуртның бу әллә үлемеме?
    Әллә инде бу – уянумы?
    Бу - Удмуртның чарасызлыгыдыр.
    Бу – Удмутның соңгы таләбе!
    Уятырмы мәрткә киткәннәрне
    Удмуртның бу соңгы гамәле?
    Газиз теле өчен, халкы өчен
    Утта янган Удмурт хаклымы?
    Ә хакимнәр безне яклыймы соң?
    Ә хакимнәр безнең яклымы?
    Ник үләргә тиеш безнең телләр?
    Ник бетәргә тиеш әле без?
    Яшәү белән үлем арасында
    Безнең телләр, безнең хәлебез!
    Удмурт яна! Удмурт Теле яна...
    Татарга да тия ялкыны...
    Бу ялкын бит Россиядәге Үлеп барган телләр салкыны... Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26518

    ОтветитьУдалить
  3. Айдар Халим ...
    Без илен-сөйгән илдәшләр,
    Җегәрле сәләтлеләр,
    Ватаннан ватансызлыкны
    Куарга сәбәплеләр.
    Кайтып туган нигезләргә,
    Ил өчен көрәшегез!
    Бер монда гөрләшегез
    Татарлар, берләшегез!

    ОтветитьУдалить
  4. Фәния Низамиева.
    “Мин татар дип горур басып торам,
    Татар каны ага безләрдә.
    Күпне күргән халкым, каралмаган,
    Иман нуры балкый йөзләрдә.
    Иман нуры безнең телләрдә”

    ОтветитьУдалить
  5. Айгөл Әхмәдуллина

    “Нинди матур, аһәңле бит
    И, минем татар телем!
    Телем бетсә, үземнең дә,
    Бетмәсме соң кадерем?

    Бу хурлыкка түзмәс иде,
    Җәлил, Фәнис, Туфаннар.
    Алар кебек телне сөйгән,
    Юкмы җиргә туганнар?

    ОтветитьУдалить

Отправить комментарий

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи