К основному контенту

Мәхкәмәдә Рамил Шәмсетдиновны адвокатлар Руслан Нәгыев һәм Рамил Тугушев яклаячак

3 сәгать элек

Равил Тугушев һәм Руслан Нәгыев
Танылган мөселман адвокатлары белән Рамил Шәмсетдиновның әтисе арасында рәсми килешү төзелгән.
Гаскәрдә хезмәттәшләренә ут ачкан Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов адвокатлар Руслан Нәгыев, Равил Тугушев, Марат Ашимов һәм Сәет-Мөхәммәт Чапанов очрашкан. 21 ноябрьдә Мәскәүдә узган очрашуда Рамил Шәмсетдинов эшен адвокат яклавы белән тәэмин итү турында фикер алышу булды дип хәбәр итте билгеле дин эшлеклесе һәм мөфти Нәфигулла Аширов үзенең Facebook сәхифәсендә.
Мәхкәмәләрдә мөселманнарны яклап уңышка ирешүләре белән танылган адвокатлар Тугушев һәм Нәгыев белән Сәлимҗан Шәмсетдинов арасында тикшерү һәм мәхкәмә барышында аның улын яклау турында килешү төзелгән.
"Яшь егетләрнең гомерен өзгән һәм Рамилнең үзенең дә нормаль тормышын сындырган әлеге фаҗига моңа кадәр яшерелеп килгән бабайлык мәсьәләләре һәм бүгенге гаскәрдә булган башка проблемнар турында җәмгыятьтә фикер алышу башлануга этәргеч булды", дип яза Аширов.
25 октябрь кичендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда хәрби хезмәттәге Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе хәбәр ителде. Ике кеше яраланган диелде. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлык белән әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.
Baza басмасы Шәмсетдинов сорау алганда хезмәттәшләренең аны көчләргә җыенуы турында сөйләгән дип язды. Саклану министрлыгында әлеге сүзләрне кире кактылар.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

В Кремле началась паника из-за действий ПАСЕ: "ПАСЕ хочет уничтожить Россию"

В Кремле началась паника из-за действий ПАСЕ:  " ПАСЕ хочет уничтожить Россию Парламентская Ассамблея Совета Европы 17 октября приняла резолюцию о непризнании Владимира Путина легитимным президентом России. В тексте резолюции Россия обвиняется во всех мыслимых и немыслимых грехах. Тут и «вторжение в Грузию» в 2008 году, и "оккупация территорий" Украины, "уничтожение свободы", и "война против демократии». А сама РФ в тексте резолюции названа "фактической диктатурой" с "неоимпериалистической идеологией Русского мира". Обвинения ПАСЕ коснулись и Русской Православной Церкви, якобы "искажающей христианские православные традиции", и являющейся "идеологическим продолжению режима Владимира Путина".  В итоге, в своей резолюции ПАСЕ призывает государства-члены Совета Европы, государствам-наблюдателям и Европейскому Союзу прекратить все контакты с Путиным, за исключением гуманитарных целей и в стремлении к миру, усилить военную...

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США.

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США. ПОСЛУШАЙТЕ  ‪@dwrussian‬

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России  https://www.youtube.com/watch?v=frSqAPJ6VeE