К основному контенту

Рафис Кашаповка суд. Рафиска түгел – Рәсәйгә хөкем карары булды!






Рафис Кашаповка суд.
Рафиска түгел – Рәсәйгә хөкем карары булды! 
15 сентябрь көнне, Чаллы шәһәр судында Рафис Кашаповка хөкем карары укылганда, мин дә анда идем һәм тетрәнеп утырдым – соң, бу Рафиска түгел, Рәсәйнең үзенә хөкем карары бит! Еллар үткәч, ул нәкъ шулай бәяләнәчәк тә, Рафис Кашапов өстенә өелгән гаепләр Россиянең үзенә каршы шәһәдәтлек бирәчәк, шушылар өчен халыкара мәхкәмәләрдә бу илнең үзен хөкем итәчәкләр...
Ә бүген исә Рафис Кашаповны ни өчен гаеплиләр соң, нигә аны, куркыныч җинаятьче кебек, кулларын богаулап, айлар буе зинданда тоттылар, матбугат чараларында исемен пычраттылар һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр? Рәсәйнең Украинада алып барган басып алу сәясәтенә каршы интернетта берничә язманы күчереп бастырганы өчен хөкем иттеләр Рафис Кашаповны. “Кырым – Россия түгел, ул аның тарафыннан басып алынды, кырым татарлары шуннан бирле күп газаплар күрәләр, Донбасста Украинага каршы Россия гаскәриләре сугыша, Путин шушы золымның төп сәбәпчесе, Украинаны һәм төрки халыкларны яклыйк!”, дип әйткәне өчен хөкем иттеләр Рафисны. Нигә, бу шулай түгелмени? Татар милләтчеләренең дә күпчелеге шулай уйлый, бу хакта милли хәрәкәтнең күп төрле белдерүләре булды. Дөнья җәмәгатьчелегенең дә күпчелеге шулай уйлый, дөньяның тынычлыгын бозуда, Украинада барган сугышларда Россияне гаеплиләр. Алга таба бу гаепләүләр хокукый рәвеш алып, халыкара мәхкәмәләдә каралачак әле, шунда Рафис Кашаповка карата чыгарылган хөкем карары Россиянең үзенә каршы эшләячәк!
Әйе, шушы ачы хакыйкатьне әйткән өчен, фронт сызыгы бүген татар ир-егете Рафис Кашапов аша үтә, ут өермәсе аның язмышына бәреп керде. Әйе, тарих бүген, хакыйкать байрагын күтәртеп, тагы татар кешесен алга чыгарды, дөреслек өчен дә, кырым татарлары өчен дә, Украинада барган хәлләр өчен дә бүген милләттәшебез Рафис Кашапов җавап тота. Әйе, язмыш аны сайлап алды, милләтнең биш гасырлык коллыгына каршы империяне гаепләп, ул аваз салды, ул хөкем ителде. Бу хөкем карары бүген Рафисның иреген чикләсә дә, киләчәктә милләтнең йөз аклыгы булып торачак, азатлык каһарманнарына дан булып, мәктәп дәреслекләрендә өйрәнеләчәк әле... Инде бүген үк бөтен интернет Рафис Кашаповка булган суд һәм хөкем карары турында язмалар белән тулган, аларда хакыйкать өчен көрәшкән татарларга зур хөрмәт һәм явызлык империясенә карата нәфрәт ярылып ята.
Татарстанда беренче тапкыр, татар милләтчесен Россиянең бөтенлеген җимерергә тели, дигән махсус статья – 280-нче маддә буенча да хөкем иттеләр. Ни фаҗига – судьясы да, дәүләт гаепләүчеләре-прокурорлары да, Рафис Кашаповны гаепләп экспертиза ясаучылар да – үзебезнең татар кешеләре иде, бу - гасырларга сузылган коллыкның хурлыклы нәтиҗәсе инде. “Кырым – Россия тарафынан басып алынган”, дигән хак сүзләр өчен бүген төрмәгә утырталар, димәк, “Казан ханлыгы Мәскәү тарафыннан басып алынган” дип әйткән өчен дә шундый ук җәза бирелергә мөмкин? Бу – башка татар милләтчеләренә, милли зыялыларга да хәбәр-кисәтү булып тора, шуңа күрә Рафиска каты җәза бирделәр. Россия бүген Украинаның, Грузиянең, Молдовиянең җирләрен умырып алып, аларның дәүләт бөтенлеген танклар белән җимерерә, ә шулар турында әйткән кешеләрне төрмәләргә утырта, хөкем итә, моннан да оятсыз, икейөзле сәясәтнең булуы мөмкинме?!
Әлбәттә, бу хөкем карары болай гына калмаячак, ул халыкара мәхкәмәләрдә каралачак һәм дөреслек җиңеп чыгачак. Европа судлары Рафис Кашаповны яклаячак, чөнки ул Россия агрессиясенә карата сәяси карашы, туры сүзе, үз фикере өчен хөкем ителде. Шунысын да онытмыйк, Рафис Кашапов “Мемориал” тарафыннан төзелгән Россия золым корбаннары исемлегенә кертелгән, ә андый сәяси тоткыннарны бөтен дөнья яклый. Инде бүген үк Европа илләрендә, Польшада, Украинада, Төркиядә явызлык империясенә каршы чыккан татар милләтчесе Рафис Кашаповны Нобель премиясенең “Тынычлык өчен көрәш” номинациясенә тәкъдим итү турында сүзләр бара. Кызганыч, Мәскәүнең майлы калҗаларына һәм кәнәфиләренә алданган, каннарына коллык һәм курку сеңгән татар түрәләре шушы сәяси вәзгыятькә дөрес бәя бирә белмәделәр, Рәсәй кушуы буенча татар милләтчеләрен һәм мөселманнарны хөкем итеп, гомерлек кара тап алдылар. Бу хөкем карары хәзер Рафис Кашапов алдында демократик фикерле бөтендөнья хокук яклау оешмалары һәм мәхкәмәләре ишекләрен ачачак. Рафис Кашаповка чыгарылган хөкем карары аша дөнья татар милләтенең дә бүгенге коллыктагы хәлен беләчәк, биш гасыр буе үзенең азатлыгы өчен явызлык империясенә каршы көрәшкән халыкның бәйсезлеккә хаклы булуын аңлаячак.
2015 елның 15 сентябре...
Чаллы шәһәрендә татар милләтчесе Рафис Кашапов, Россия һәм Путинны агрессиядә һәм басып алуда гаепләгән өчен, төрмә срогы алды...
2015 ел, 15 сентябрь...
Казан шәһәрендә Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, Россия һәм Путинны яклаганы һәм мактаганы өчен, Президент таныклыгы алды...
Югыйсә, Татарстанның дәүләт бәйсезлеге өчен дә, президент атамасы өчен дә, татар теле, милләт хокуклары өчен дә шушы ук татар милләтчеләре, Рафис Кашаповлар көрәшкән иде бит!
Фәүзия Бәйрәмова,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
2015 ел, 16 сентябрь. 


АРХИВТАН. Биш ел элек.

Комментарии

Отправить комментарий

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи