К основному контенту

Татар мохтариятләре Шәйхразыевтан "Зөләйха күзләрен ача" фильмына рәсми бәя бирүен сорый



Фильмнан күренеш
Хатта фильмда татар халкының тарихы һәм милли сыйфатлары бозып күрсәтелүе әйтелә.
Русия төбәкләрендәге татар милли-мәдәни мохтариятләр “Зөләйха күзләрен ача” китабы һәм сериалында “бозып күрсәтүләргә рәсми бәя бирүне” сорап Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевка мөрәҗәгать язган. Хат белән “Бизнес-онлайн” танышкан.
Хат авторлары “татарларның милли һәм дини хисләрен мыскыл итүне булдырмау һәм салынган зыянны төзәтү” кирәклеген әйтеп “Россия 1” телеканалы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүне сорый. Алар шулай ук Татарстан дәүләт шурасы “Русия тарихын өйрәнү илнең төрле халыкларын берләштерүче вакыйгалар аша булырга тиеш” дигән Конституция тәкъдиме белән чыгарга тиеш дип белдерә.
Хатка Мәскәү, Петербур, Кырым, Ханты-Манси автоном бүлгесе, Омски, Сахалин өлкәләре татар милли-мәдәни мохтәриятләре һәм Владивостоктагы “Дуслык” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре кул куйган.
Авторлар Русияның уртак тарихында татарлар ролен начар итеп күрсәтү кабул ителүенә ризасызлык белдерә. Гүзәл Яхина китабы нигезендә төшерелгән сериал чираттагы “нәфрәт уяту гамәле” булды диелә. Язучының бер гаилә мисалында бөтен татар халкы образын тудыруы әйтелә. “Безнең тарих гомумән андый түгел” дип белдерә хат авторлары.
“Татарлар караңгы надан бер масса итеп күрсәтелә, ә татарларны мәгърифәтле итәр өчен алар милли тәңгәллегеннән баш тартырга тиеш дигән фикер уздырыла” диелә хатта. Зөләйханың улы Йосыф атасын үтергән кешенең фамилиясен алуы “мыскыллауның иң югары ноктасы” дип бәяләнә.
Авторлар фикеренчә, фильмдагы мәчеттә җенси гамәл кылу күренеше “дини хисләрне рәнҗетү” буларак каралырга тиеш. Татар оешмалары вәкилләре фильмны “бөек ата-бабалар хәтереннән һәм бүгенге рухи авторитетлардан көлү”дә гаепли.
22 апрельдә татар халкының Милли мәҗлесе дип аталган оешма, Аксакаллар шурасы һәм Татар иҗтимагый үзәге дә “Зөләйха күзләрен ача” сериалын федераль каналдан күрсәтүгә каршы уртак белдерү белән чыккан иде.
Белдерүдә авторлар фильмның “татар халкын кимсетүен” әйтә, фильмның нигезенә салынган әсәрнең авторы Гүзәл Яхинаны “урыс язучысы”, ә төп рольне башкарган Чулпан Хаматованы “урыс актрисасы” дип атый. Милли активистлар фикеренчә, урыс режиссеры урыс актрисасы белән төшергән фильмда “бер татар әйбере дә юк – хатын-кызларда да, ирләрдә дә. Татар рухы һәм татар теле шулай ук юк”.
“Мәрхәмәтсез Упыриха һәм кансыз Мортаза татарларның җыелма образы буларак күрсәтелгән. Иң пычрак, явыз, начар итеп күрсәтелгән. Аларны таларга да, үтерергә дә була, андыйлар кызганыч түгел. Җирен, дәүләтен, телен тартып алынган халык та кызганыч түгел. Бу кыргый һәм җанварга охшаш татарлар юкка чыгарга тиеш – халык аңына шундый уй дөңгечләп кертелә” диелгән белдерүдә.
Хатка кул куйган оешма җитәкчеләре фильмны “Татарстанның 100 еллыгына ясалган провакация” дип атаган, һәм аны күрсәтүне тыюны таләп иткән.
Сериалга каршы шулай татар җәмәгать эшлеклеләре бертуган Нәфис һәм Рафис Кашаповлар, Русия мөселманнары дини җыены мөфтие Әлбир Крганов үз фикерләрен җиткерде.
"Зөләйха күзләрен ача" телесериалы Россия 1 каналында атна ярым дәвамында барды һәм 22 апрельдә тәмамланды. Беренче сериясеннән үк фильмны тәнкыйтьләүчеләр күп булды. Сериалның ахыры китап ахырыннан бераз аерылды. Зөләйханың Мортаза исемле оныгы туды, ул Йосыф Казанга кайтты.
"Зөләйха күзләрен ача" сериалында "Ай, былбылым" җырын башкарган Динә Гарипова, бу әдәби әсәр һәм сериал татар халкын тасвирламый, ул аерым бер хатын-кызның авыр язмышы хакында дип Азатлыкка интервью бирде.
https://www.azatliq.org/a/30572591.html

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим...

Русские оккупанты, вон из Грузии!

Русские оккупанты, вон из Грузии! После того как парламент Грузии окончательно принял российский закон об «иноагентах», масштабные протесты в Тбилиси лишь возобновились с новой силой. Грузинская оппозиция считает, что он собьет Грузию с европейского пути, однако, несмотря на все возмущения, 14 мая грузинский Парламент принял документ. Президент страны Саломе Зурабишвили пообещала наложить вето на закон. Силовики тем временем применяют против демонстрантов водометы, перцовый газ, резиновые пули и избивают протестующих. В день принятия закона в Тбилиси прибыли помощник госсекретаря США по делам Европы и Евразии Джеймс О’Брайен и министры иностранных дел Латвии, Литвы, Эстонии и Исландии. Также экс-президент Грузии Михаил Саакашвили, поддержал участников массовой акции протеста в Тбилиси. Мы от всего сердца выражаем им глубокую признательность и огромную благодарность за внимание, сочувствие и за поддержку грузинских патриотов! На Западе протестующих грузин поддерживают, а правительству «...

Путин должен ответить за свои военные преступления перед международным трибуналом

Главный фашист РФ Путин должен ответить за свои военные преступления перед международным трибуналом Президент США Дональд Трамп во вторник, 21 января, заявил, что Россия потеряла за время СВО почти миллион солдат убитыми, а Украина - 700 тысяч. Все верно, нынешняя российская война действительно является геноцидом не только в отношении украинцев, но и в отношении русских и колонизированных народов Московии. Ранее российские военные участвовали в убийствах азербайджанцев, молдован, чеченцев, сирийцев, грузин, дагестанцев, ингушей и сейчас в Украине украинцев!  Напоминаем, Европейский парламент принял резолюцию о создании специального трибунала для президента России Владимира Путина ,   говорится   на сайте законодательного органа. За нее проголосовали 472 евродепутатов, против - 19, еще 33 парламентария воздержались.  Члены Евросоюза должны добиваться создания специального международного трибунала для преследования преступления агрессии против Украины, совершенного пол...