К основному контенту

Русиянең асаба халыклары вәкилләре яклау сорап Эстониягә мөрәҗәгать итте

26 май 2020

Активистлар Киевта Русия илчелеге янында, архив фотосы.
Мөрәҗәгать татар, башкорт, эрзя, калмык һәм бурят халыклары җәмәгать эшлекләре тарафынаннан язылган.
Татар, башкорт, бурят, эрзя, калмык милли хәрәкәте вәкилләре Эстония парламентына мөрәҗәгать итте. Инглиз телендә язылган хатның эчтәлеге белән Азатлык танышты.
“Без эстоннарга азатлыкның бәһасен белә торган халык буларак мөрәҗәгать итәбез. Сезгә ассимиляция сәясәтенә каршы торуның, бөтен кешенең авызын ябарга маташулар, ә иң активларны утыртырга, үтерергә тырышуларга каршы тору ничек кыен икәнен аңлатуы авыр түгел. Эстоннар бу сынаулар аша үзләренең яңа тарихларында үтте. Тарих чыннан да нәрсәгәдер өйрәтә ала икән – ул җинаятьләр белән килешмәскә, принципларыңны һәм кыйммәтләреңне сатмаска өйрәтә. Без сезнең теләктәшлеккә исәп тотабыз!”, диелгән мөрәҗәгатьтә.
Хатка Татар халкының милли мәҗлесе рәисе Фәүзия Бәйрәмова, “Азат Идел-Урал иҗтимагый хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рәфис Кашапов, эрзя халкы баш аксакалы Сыресь Боляень, Репрессияләнгән халыклар Фондының калмык бүлеге рәисе Аркадий Гараев, “Нэгэдэл” милли берлек хәрәкәте рәисе, Бурят халык конгрессы президенты Владимир Хамутаев, “Башкорт” иҗтимагый оешмасы, Кубань вәкиле Дмитрий Доровских кул куйганнар.
Активистлар Русиядә ассимиляция сәясәте көчәя, әсаба халыкларның активистлары һәм оешмаларына каршы яңа сәяси репрессияләр җәелдерелә дип белдерә.
Эстон парламенты җитәкчесенә мөрәҗәгатьтә милли һәм дини оешмалар эшчәнлегенә киртәләр кую, сүз һәм җыелышлар иреген чикләү, милли вәкаләтле органнар эшенә кысылу, әсаба халыклар активистларын эзәрлекләү мисаллары китерелә.
Алар арасында “Башкорт” оешмасын эзәрлекләү һәм аны тыю да сәяси гамәл буларак искә алына.
Документта татар, ингуш, калмык, черкас һәм бурят милли хәрәкәтләре лидерларына каршы мәхкәмә процесслары санап кителә.
Хатка кул куючылар белдергәнчә, Русиядә төп халыкларның телләрен ясалма рәвештә мәктәпләрдән кысырыклап чыгару бара, бу исә активистларны радикаль чараларга барырга мәҗбүр итә, мисал буларак удмурт галиме Альберт Разинның удмуртларны урыслаштыру сәясәтенә каршы протест йөзеннән үз-үзен яндыруы китерелә.
Хат авторлары Эстония парламентыннан Русия Федерациясенең төп халыкларының сәяси, ватандашлык, милли, дини һәм мәдәни хокукларын бозу һәм чикләүче гамәлләрен хөкем итеп чыгуын сорый.
“Төп халыкларны ассимиляцияләү сәясәтен туктату максатыннан” Эстония хакимиятенә Русиягә дипломатик басымны көчәйтергә тәкъдим ителә.
Активистлар Эстониянең Русиядән төп халыукларны эзәрлекләүне туктатуын, сәяси тоткыннарны иреккә чыгаруын таләп итүен сорый.
Элегрәк Эстония парламенты җитәкчесе Хенн Пыллуаас удмурт галиме Альберт Разинның Русиянең тел сәясәтенә каршы протест йөзеннән үз-үзен яндыруга баруга мәҗбүр булуын үкенечле хәл дип искә алган иде.
18 майда Фәүзия Бәйрамова үзен прокуратурага чакыртулары хакында хәбәр итте.
22 майда Башкортстан Югары мәхкәмәсе “Башкорт” оешмасын экстремист дип танып, аның эшчәнлеген тыйды.
Икенче көнне "Азат Идел-Урал" хәрәкәте вәкилләре мөрәҗәгать белән чыгып, Русия халыкларына каршы яңа репрессияләр дулкыны бара дип белдерде. Активистлар "Башкорт" хәрәкәтен экстремистик дип тану, Фәүзия Бәйрәмованы прокуратурага чакырту, Коми республикасы һәм Ненец автоном бүлгесен юкка чыгару омтылышын тәнкыйтьләде.
https://www.azatliq.org/a/30635075.html

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи