К основному контенту

"Азат Идел-Урал": Русия халыкларына каршы яңа репрессияләр дулкыны бара

23 май 2020

Киевта "Азат Идел-Урал" хәрәкәте чарасы, архив фотосы
"Урыслар асаба халыкларны юк итү сәясәтеннән читтә торырырга тиеш", ди активистлар.
"Азат Идел-Урал" хәрәкәте вәкилләре соңгы вакытта Русиядә булган вакыйгаларга бәйле мөрәҗәгать белән чыкты. Аерым алганда, активистлар "Башкорт" хәрәкәтен экстремистик дип тану, Фәүзия Бәйрәмованы прокуратурага чакырту, Коми республикасы һәм Ненец автоном бүлгесен юкка чыгару омтылышын тәнкыйтьләп чыкты.
Хәрәкәт вәкилләре коми активисты Николай Удоратинны прокуратурага чакыртуны да телгә ала. Сарански мэры Петр Тултаев прокуратурага коми милли хәрәкәте эшчәнлеген тикшерергә кушкан иде.
"Азат Идел-Урал" оешмасы фикеренчә, әлеге вакыйгалар - Русия федерациясенең асаба халыкларга каршы яңа репрессияләр дулкыны. "Урыслар асаба халыкларны юк итү сәясәтеннән тыелырга тиеш", диелә мөрәҗәгатьтә.
Әлеге шартларда оешма Русия оппозицион фиркаләр, хәрәкәтләр, хокук яклау оешмаларын бу гамәлләргә каршы чыгарга өнди. Азатлык, демократия һәм кеше хокуклары принципларына тугрылык нәкъ хәзерге кискен чорда күренә, ди алар.
"Асаба халыклар активистларын эзләрлекләвен ачыктан хөкем итегез, милли автономияләрне юк итү омтылышларына каршы протест белдерегез! Үз позициягезне яңгыратыгыз. Дәшмәү - Кремльнең шовинистик сәясәте белән фикердәшлек буларак бәяләнәчәк", ди "Азат Идел-Урал" активистлары.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим...

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США.

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США. ПОСЛУШАЙТЕ  ‪@dwrussian‬

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России  https://www.youtube.com/watch?v=frSqAPJ6VeE