К основному контенту

Хәмдүнә Тимергалиева: "Татар кәҗә тоягын күрсәтергә мөмкин"

 


Хәмдүнә Тимергалиева

Татарстан суверенитеты өчен көрәш елларында үзе дә Казанның Ирек мәйданындагы кайбер вакыйгаларда катнашкан җырчы Хәмдүнә Тимергалиева Азатлыкка хатирәләрен, Татарстан һәм татар халкы турында фикерләрен уртаклашты.

— Суверенитет декларациясе турында ишеткәч беренче хисләрегез нинди булды?

— Ул көн татарлар өчен бик сөенечле көн булды. Чөнки, моңарчы татарча сөйләшү дә чикләнгән иде. Без үскән вакытта троллейбус, трамвайга кереп татарча сөйләшә башласак, бездән көлә башлыйлар иде: "Тагын “калябаля" башлана инде", дип. Шуңа күрә, үзебезнең телебез, үзебезнең республикабыз, суверенитетлы булуыбыз барлык халыкны сөендерде.

No media source currently available

3:033:131:12
 йөкләү 

— Татарстан мөстәкыйльлек өчен көрәшкән чорны ничек хәтерлисез?

— Ул елларда Казанга Сергей Шахрай белән Сергей Филатов килгәндә мин парламент бинасы алдында йөрдем, "Җомга"ны җырлап. Аягымдагы оекларыма хәтле тишелеп бетте кичкә хәтле. Иртән сәгать алтыда барган идек, төнге сәгать бердә кайттык. Бигрәк каты исемдә калган Вафирә Гыйззәтуллина. Филатов авызы янында бармак болгап торды. Без үзебезнең президентыбызны беркемгә дә бирмибез дип. Миңтимер Шәймиев иде ул вакытта. Үзебез хәл итәрбез, дөнья болгатып йөрмәгез, кайтып китегез Мәскәүгә дип Вафирә Филатовларны куды. Кертмәделәр Ак йотка берсен дә. Бөтен артистлар иде анда, Рөстәм Вәлиев бер почмакта гармун уйный, бер почмакта Зөһрә Шәрифуллина җырлый, бер почмакта мин җырлыйм, бер почмакта Рабит Батулла рупор белән йөри. Кертмәделәр Мәскәүдән килгән кешене.

— Татар халкы ирешә алдымы теләгәненә? Бәйсезлек теләделәр бит. Ул вакытларны искә төшерсәгез, хәзер бит инде анализ ясый аласыз. Татар халкы ирештеме, юкка гына булмадымы Ирек мәйданына чыгып җырлаулар, берләшүләр?

— Вакыт үз агымы белән бара. Безнең татар халкы булган, булачак, яшәячәк. Мин шул мәйданнарда йөрмәсәм дә, ирекле булып яшим. Татар мин. Бәйсезлеккә ирештегезме дигәндә, шуны әйтәсем килә, чит илләргә, Кытайга, Австралиягә бардым, Италиядә, Төркиядә булдым, анда шул ук татарлар иркен булып яшиләр, өйдә татарча гына сөйләшәләр. Безнең татар халкы гомер буе үзен саклаган, гомер буе кирәген биргәннәр, гомер буе басып килгәннәр, беркайчан да бетми, татар халкы яши торган халык, татар халкы эшли торган халык. Кемдер, нәрсәдер басым ясаган икән, ул "ярар" дияргә, әмма кәҗә тоягын күрсәтергә мөмкин. "Ярар, сезнекечә булсын", ди ул, менә болай иттереп йодрыгын күрсәтәчәк. Тукайны гына кара әле, теге заманда яшәгән бит. Ә бүген аны искә алмаган берәр татар бармы? Татар яши, чын татарлар яши. Аның булдыксызы үзе дә яши алмый, кешегә дә яшәргә бирми.

— Ул чакта мөстәкыйльлек өчен көрәшкән артистлар белән соңгы елларда бу хакта сөйләшкәнегез бармы? Нәрсә әйтәләр, бу турыда фикерләре нинди?

Ул вакыйгаларны искә алган саен күңелемдә горурлык хисе уяна

— Беләсезме, ул вакытта артистлар гына түгел, бөтен милләтебез җиткерде үз фикерен. Мөстәкыйльлекне алу көрәшендә бөтен халык катнашты. Ул вакыйгаларны искә алган саен күңелемдә горурлык хисе уяна, безнең ул йөрүләр юкка булмады дим. Уйлап карасак, республикабыз шул еллардан башлап үсеш алды, кешенең аңы үзгәрде, үз фикерен әйтә башлады халык. Ә Казаныбыз ничек үзгәрде, танымаслык бит. Мин кайчандыр килгән Казан белән чагыштырсак, бүгенге Казан — оҗмах. Чит илдән килүче кешеләргә Казаныбызны һәм гомүмән республикабызны горурланып күрсәтә алабыз.

— Татарстан үссен өченгә тагын өстәмә нәрсә эшләргә, кайсы өлкәдә яңарту, яисә үзгәреш кертү кирәк дип саныйсыз? Әйтик, мәдәни, мәгариф өлкәләрендә, мәсәлән?

— Республикабыз күптән үскән ул. Һәрвакыт алга омтылып, камилләшү юлында булырга кирәк. Америка, Франция, чит ил дибез, әмма бу безнең өчен кыйбла булырга тиеш түгел. Безнең үзебезнең мөстәкыйль илебез бар. Халкыбызның яшәеше, мәдәнияте, гореф гадәтләребез үрнәк булырга тиеш һәм шул рәвешле дөньяви дәрәҗәгә җитәргә кирәк, түгел анда башка халык, чит илләргә карап. Базарга чыксам "Менә Төркиядән алып кайткан тауар" дип мактый башлыйлар. Минем ачу килә дә, алмый китеп барам. Чит илнеке түгел, Татарстан, татарлар җитештергән тауарлар бу дип әйтерлек хәлгә җитәргә кирәк. Безнең милләтебезгә чисталык, сафлык, тәүфыйклылык, миһербанлык, булдыклылык хас. Ходай шуннан аермасын. Башкаларга да үрнәк булырлык милләт булып яшик.

— Киләчәккә бер күз салсак, Татарстанның киләчәген ничек күзаллар идегез? 30 ел үтте, тагын 30 елдан Татарстан нинди булыр икән, сезнеңчә?

— Татарстаныбыз чәчәк атачак, башкача мөмкин түгел. Татар халкы беркайчан да бетми ул, чөнки безнең халык эшчән, гадел, үз милләте өчен һәрчак янып-көеп яши торган халык. Татарны элек тә бетерә алмаганнар, хәзер дә бетерә алмаячаклар.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи