К основному контенту

Казанда ТИҮне яклап ялгыз пикет үтте



Ринат Ризванов.

Милли активист Ринат Ризванов Бөтентатар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) ябуны сораган Татарстан прокуратурасы теләгенә каршылык күрсәтү максатыннан Казанда бер кешелек пикет уздырды.

20 февральдә Бауман урамында үткән чарада ТИҮ активисты Ринат Ризванов кулына "Бөтентатар иҗтимагый үзәген юк итү татар халкын юк итүгә тиң", "Бөтентатар иҗтимагый үзәген хөкем итү-Татарстан президенты һәм дәүләт шурасы өчен хурлык!" дигән шигарьләр тотып торды.

Ризванов Азатлыкка әйтүенчә, Татар иҗтимагый үзәген бетерү Татарстан республикасын бетерүгә бер адым булып тора.

"Русиядә республикалар урынына губерналар ясарга һәм милләтләрне бетерергә телиләр. Шушы гамәлне сиздермичә эшләү өчен ТИҮ кебек милли оешмаларны әкренләп бетерәләр. Бу инде 2008 елда ук Дугиннар, Жириновский кебек кешеләр төзегән сценарий нигезендә алып барыла. Һәм шулай ук Русиядә бер милләт ясау һәм башка милләтләрне чукындыру да күздә тотыла", дип белдерде.

Ризванов, ТИҮнең заманында Татарстан республикасына мөстәкыйллек даулаганда зур өлеш кертүенә карамастан, хакимиятнең хәзер үзләрен яклап берни дә эшләмәвен әйтте.

"Безнең хәзер Татарстан хакимиятенә кирәгебез бетте. Хакимияттәгеләр Мәскәүдән куркалар. Аннан соң халкыбыз да битарафка әйләнде. Чечняда булса, мондый хәлгә җирле хакимият тә, халык та каршы чыгар иде", дип җиткерде.

Пикетчы 24 февральдә булачак ТИҮ мәхкәмәсендә иҗтимагый үзәкне ябырлар дип фараз кылды.

"Бу эш күптән Мәскәүдә хәл ителгән дип уйлыйм. Мәхкәмә утырышының уенчык кына булуын беләбез. Безгә башка юллар эзләргә кирәк. 1917 елга кадәр булган хәлләр кабатлана. Без дә ул вакыттагы юлларның берәрсен сайларбыз", дип белдерде ТИҮ активисты Ринат Ризванов.

Татарстан прокуратурасының Бөтентатар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) экстремистик дип тануны сорап язган шикаятен Татарстан Югары мәхкәмәсе 24 февральдә караячак.
https://www.azatliq.org/a/31112920.html


Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

В Кремле началась паника из-за действий ПАСЕ: "ПАСЕ хочет уничтожить Россию"

В Кремле началась паника из-за действий ПАСЕ:  " ПАСЕ хочет уничтожить Россию Парламентская Ассамблея Совета Европы 17 октября приняла резолюцию о непризнании Владимира Путина легитимным президентом России. В тексте резолюции Россия обвиняется во всех мыслимых и немыслимых грехах. Тут и «вторжение в Грузию» в 2008 году, и "оккупация территорий" Украины, "уничтожение свободы", и "война против демократии». А сама РФ в тексте резолюции названа "фактической диктатурой" с "неоимпериалистической идеологией Русского мира". Обвинения ПАСЕ коснулись и Русской Православной Церкви, якобы "искажающей христианские православные традиции", и являющейся "идеологическим продолжению режима Владимира Путина".  В итоге, в своей резолюции ПАСЕ призывает государства-члены Совета Европы, государствам-наблюдателям и Европейскому Союзу прекратить все контакты с Путиным, за исключением гуманитарных целей и в стремлении к миру, усилить военную...

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США.

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США. ПОСЛУШАЙТЕ  ‪@dwrussian‬

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России  https://www.youtube.com/watch?v=frSqAPJ6VeE