К основному контенту

Әсир милләтләр атналыгы: "Милли һәм дини азчылыкларны ишетәбез"

 

23 июль 2021

Казанда хәтер көне, 2010 ел

Бу атна АКШ президенты Джо Байден тарафыннан Әсир милләтләр атнасы дип игълан ителде (Captive Nations Week). Әлеге белдерү Ак йорт сайтында басылып чыкты.

АКШта Әсир ителгән милләтләр атнасы (Captive Nations Week) ел саен үткәрелә һәм анда күп кенә чаралар оештырыла, аның максаты – коммунистик режимнар контролендә булган "кол ителгән халыклар" проблемына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. 1959 елда кабул ителгән әлеге канун нигезендә, милләтләр барысы да иреккә һәм бәйсезлеккә ирешкәнчегә кадәр, АКШ президенты "Әсир милләтләр атнасы"н игълан итәргә вәкаләтле.

АКШ Конгрессының 1959 елда канунга әверелгән резолюциясе текстында Идел-Урал, Тибет, Казакъстан, Төркестан, Төньяк Вьетнам, Польша, Маҗарстан, Латвия, Литва, Эстония, Украина, Чехословакия, Беларус, Романия, Көнчыгыш Германия, Болгарстан, континенталь Кытай, Азәрбайҗан, Грузия, Төньяк Корея, Албания һ.б. илләр санап кителгән.

Бүген артык күп кеше хакимиятне явызларча куллану белән очраша

Джон Байден тарафыннан 2021 елның 16 июлендә имзаланган прокламациядә түбәндәге сүзләр бар: "Бүген артык күп кеше хакимиятне явызларча куллану белән очраша, деспот хөкүмәтләр ризасызларны тоткарлый, эзәрлекли яки аларга каршы көч куллана; ялган мәгълүмат һәм пропаганда тараталар; башка төрле юллар белән демократик системнарны һәм җәмәгать ышанычын какшаталар. Бу явызлыклар яңа әйбер түгел, әмма алар элеккечә үк кеше хокукы һәм иреге өчен җитди куркыныч тудыра".

АКШ президенты халыкларның хокукларын һәм ирекләрен кысуның аерым мисалларын да күрсәтә һәм яңа демократик сайлауларга тыныч рәвештә өндәгән беларусларны һәм Пекинның үзәк хөкүмәте тарафыннан вәгъдә ителгән автономия һәм бәйсезлекне таләп итүче Һонконг халкын да искә ала.

Һәм аларны гына да түгел: "Без Синҗанда (Кытай) миллионлаган уйгыр һәм башка милли һәм дини азчылыкларны ишетәбез, алар гаделсез иректән мәхрүм ителгән, даими күзәтүгә һәм мәҗбүри хезмәткә дучар ителгән. Без Бирмада урнаштырылган хәрби идарәне инкарь итүчеләрнең, Венесуэлада диктатурага каршы килүчеләрнең, кырыс дәүләт репрессияләре шартларында азатлык таләп итеп Куба урамнарына чыгучыларның, Никарагуада бәйсез һәм гадел сайлаулар таләп итүчеләрнең, шулай ук Кырымның Русия тарафыннан канунсыз оккупацияләнүенә каршы торулары аркасында репрессияләргә дучар ителгән кырымтатарларның, этник украиннарның һәм башка милли һәм дини азчылыкларның тәвәккәллеген ишетәбез", дип яза Байден.

Ел саен чыгарылучы прокламациядә АКШ президенты бөтен дөньядагы хокук яклаучыларга һәм демократия тарафдарларына теләктәшлек белдерә, алар "башкаларның хокуклары өчен үз гомерләрен куркыныч астына куялар", ди.

"Без бөтен дөньяда җәберләүгә дучар ителгәннәрнең, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең, хатын-кызларның, ЛГБТК+ җәмәгатьчелеге әгъзаларының, шулай ук раса һәм милли азчылык вәкилләренең барысының да ишетелүен, хөрмәт ителүен һәм яклау алуын тәэмин итәргә тырышабыз", диелә прокламациядә.

2019 елда, глобаль пандемия башланганчы ук, Нью-Йоркта әсирлеккә төшкән халыклар атналыгы кысаларында Идел-Урал халыкларына теләктәшлек пикеты узды. Аны "Азат Идел-Урал" оешмасы әгъзасы Камил Сукаев үткәрде.

Камил Сукаев БМО бинасы каршында
Камил Сукаев БМО бинасы каршында

— Кызганыч, быел мин коллыктагы халыклар атнасында катнашырга җыенмыйм. Сәбәбе гади - коронавирус куркынычы. Шул ук сәбәп аркасында Нью-Йоркта хәзер пикетка чыгарга әзер булган "татар яклы" активистларны табу тагын да катлауланды, - ди ул.

1959 елда кабул ителгән канунның актуальлеге турында сөйләгәндә, Сукаев аның вакыт яки территория ягыннан чикләнмәгән булуын ассызыклый:

Алар даими алга сөрелүче "бердәм Русия милләте" һәм "урыс дөньясы" идеяләре чорында яши

— Әлеге канун бүгенге көнгә кадәр дә турыдан-туры яисә башкача изелгән илләр һәм сәяси системнар гамәлдә булган барлык халыклар өчен актуаль. Бу Русия халыкларына да (бигрәк тә Идел буе төбәге халыкларына) кагыла, алар даими алга сөрелүче "бердәм Русия милләте" һәм "урыс дөньясы" идеяләре чорында яши һәм үзләренең телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калырга тырыша. Кремль тарафыннан бу идеологияне массаларга кертү процессы елдан-ел агрессиврак була бара, – дип саный "Азат Идел-Урал" оешмасы әгъзасы.

Камил Сукаев фикеренчә, Татарстан үз ватандашларына үз тарихының барлык яклары турында искә төшереп торырга тиеш – уңай якларын да, бик үк уңай булмаганын да.

Бүген исә республикада Мәскәү кирмәненә яраклы хезмәтчеләр идарә итә

— Шул рәвешле республика үз халкын республика уңышларына сөенергә генә түгел, тарихи хаталарны таный һәм алар өчен җавап тота белергә өйрәтергә тиеш. Әмма моны Русиянең көчсезләнү һәм таркалу чоры башлангач кына ирекле һәм ачык рәвештә эшләргә мөмкин булачак. Бүген исә республикада Мәскәү кирмәненә яраклы хезмәтчеләр идарә итә һәм алар тарафыннан Мәскәү Кремленә карата бернинди җитди белдерүләр яки дәгъвалар турында сүз бармый, – ди Сукаев.

Татар милләтенең киләчәге турында сөйләгәндә, ул геосәяси вазгыятьнең мөһимлеген ассызыклый.

— Бүген бик күп нәрсә Көнбатышның Кремль режимына һәм шулай ук Кремльнең гамәлдәге режимын көчсезләндерүгә юнәлдерелгән реаль гамәлләренә бәйле. Әгәр дә бу басым җитәрлек булмаса яки хәтта символик (еш кына шулай була) булса, 30 елдан соң, иң яхшы очракта, Русиядә һәм Татарстанда вазгыять начараймас, ә иң начарында, татар милләтен тулы деградация, таркалу һәм "русиялеләргә" әверелү көтә, ди Сукаев.

"Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте рәисе Рәфис Кашапов искә төшергәнчә, 2018 елның 25 июлендә аларның платформасы Идел буеның милли демократик дәүләтләрен төзүгә курс игълан итте.

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

— Хәрәкәт Идел-Урал киләчәген Татарстан, Мари Иле, Удмуртия, Башкортостан, Чуашстан һәм Эрзә-Мукшы бәйсез дәүләтләре берлеге буларак күрә. Һәр республика бәйсез тышкы һәм эчке сәясәт алып барачак. Безнең планнар буенча, Идел-Урал илләренең барысы өчен дә бердәм акча берәмлеге, таможня киңлеге, гаскәр һәм уртак тышкы чикләр булдырылачак, - дип сөйли Британиядә сәяси сыену алган Кашапов.

Аның фикеренчә, үзенең колониаль биләмәләренә ирек биргән Испания, Британия, Португалия һәм Франция кебек элекке колониаль дәүләтләрдән аермалы буларак, Русия, йөзләрчә ел элек булган кебек үк, бүгенгә кадәр колониаль сәясәт алып бара.

— Киләчәктә милли проблемнарны хәл итүдә шәхсән мин АКШ президенты Джо Байден һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга зур өмет баглыйм. Мәскәү тарафыннан колонияләштерелгән халыклар проблемнарын Украинада (Сыресь Боляень, Павло Подобєд, Ростислав Мартынюк, Левусь Дмитро), Польшада (Нәфис Кашапов), АКШта (Камил Сукаев), Финляндиядә (Андрей Романов) күтәрделәр. Минемчә, безнең эмиграциядәге ватандашларга, милләтенә һәм сәяси карашларына карамыйча, ел саен "Әсир милләтләр атнасы"нда катнашырга, Русиянең дипломатик оешмаларын пикетларга кирәк, - ди Кашапов.

"Азат Идел-Урал" иҗтимагый платформасы 2018 елның мартында Киевта оештырыла. Бөтентатар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Рәфис Кашапов һәм Украинадагы эрзә Боляень Сыресь (Александр Болькин) һәм Ожомасонь Кирдя (Ростислав Мартынюк) Идел буе һәм Урал җирле халыкларының проблемнарына игътибар җәлеп итү максатыннан берләшә. Платформаның төп принциплары – татар, башкорт, удмурт, мари, чуаш, эрзә, мукшыларның дәүләт суверенитетын гамәлгә ашыруга ирешү максатыннан халыкара хокук кысаларында һәм көч кулланмыйча башкарыла торган эшчәнлек. 
https://www.azatliq.org/a/31373337.html

Әсир милләтләр атналыгы

АКШта "Әсир милләтләр атналыгы" (Captive Nations Week) ​кысаларында чаралар ел саен уза. Бу атна АКШның 34нче президенты Дуайт Эйзенһауэр тарафыннан игълан ителгән. Канун нигезендә, АКШ президенты "Әсир милләтләр атналыгы"н ел саен игълан итәргә, ул барлык халыклар азатлык һәм бәйсезлеккә ирешкәнче оештырылырга тиеш.

"Әсир милләтләр атналыгы" резолюциясендә түбәндәге төбәкләр һәм илләр атала: Идел-Урал, континенталь Кытай, Төркестан, Төньяк Корея, Тибет, Төньяк Вьетнам, Беларус һәм башкалар.

2008 елда АКШ президенты Джордж Буш чираттагы атналыкны игълан иткәндә, тәнкыйтьләнгән режимнар арасында Русияне дә атаган иде.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи