К основному контенту

Татарстан суверенитеты көне: Мәскәү күзенә карап артка тәгәрәү

 

30 август 2021


30 август – Татарстан суверенитеты көне. Ул хәзер гади шәһәр көне, Казан көне буларак кына билгеләнә. Русиядә үзәкләштерү сәясәте ел саен көчәя бара. Төбәкләрдә булган кайбер вәкаләтләрне Мәскәү үзенә алды. Шул ук вакытта дөнья илләрендә, киресенчә, вәкаләтләр күбрәк төбәкләргә тапшырыла.

30 август – Татарстан суверенитеты көне. 31 ел элек кабул ителгән Суверенитет декларациясенең исеме генә калды, хакимият суверенитет сүзен телгә алырга шүрли. Татарстанның хокуклары, яулап алган ирекләре юк ителде диярлек.

Хакимияткә 1999 елда Русия президенты Владимир Путин килгәч көчле үзәкләштерү башланды. Сәяси вертикаль аркасында Татарстан күп вәкаләтләрен югалтты. 1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясе Русия кануннары белән тәңгәлләштерелде, төп маддәләре алып атылды. Путин хакимияткә килгәндә турыдан-туры "бер дәүләт – бер халык", диде. Идарә тулысынча диярлек Мәскәүгә күчте. Мисал өчен, Татарстан прокурорын хәзер федераль үзәктән билгеләячәкләр. Конституциянең "федераль төзелеш" бүлегендә дә төбәкләргә турыдан-туры кагылган үзгәрешләр юк, ләкин Русиядә федераль территорияләр булдыру мөмкинлеге карала һәм Русиянең бөтенлеген саклау турында әйтелә.

Шул ук вакытта дөньяда үзәк белән төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрдәге башкача корган төбәкләр бар. Мәсәлән, Британиядә Шотландия һәм Уэлс. Үзәк белән ул төбәкләр арасында вәкаләтләр бүленгән. Бу төбәкләр үзәкләштерү сәясәтеннән читләшеп, күп өстенлекләр булдырды.

Гомумән дөньяның күп илләре үзәкләштерүдән китү тәҗрибәсен уңышлы үзләштерә. Хәтта унитар дәүләтләр дә федерализациягә таба атларга тырыша. Мәсәлән, Италиядә 2001 елда үзәк, төбәкләр, шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр арасында вәкаләтләрне бүлгән зур конституцион реформа үткәрелде. Реформаның төп максаты – үзәк хакимияткә турыдан-туры бирелмәгән барлык вәкаләтләр төбәкләр карамагында кала. Төбәкләр беренче тапкыр бюджет чыгымнары өлкәсен дә, финанс мәсьәләләрен дә, канун чыгару вәкаләтләрен үзләренә алды.

Тагын бер унитар ил булган Испания 2002 елда Каталония һәм Баск җирләре кебек милли төбәкләр статусын реформалаштыру процессын башлап җибәрде. Испания автономияләре административ кына түгел, сәяси хокукларга да ия. Мисал өчен, үз канун актларын чыгару хокукы. Илнең Конституция мәхкәмәсе фикеренчә, автономия Испаниянең унитарлыгын бозмый. Өч ел элек Баск төбәгендә дистәләрчә мең кеше үзләренә күбрәк автономия таләп итеп бер-беренә тотынып басып, 202 чакрымлык чылбыр булдырды.

Мондый процессларны күреп, илдәге Валенсия төбәге дә үз статусын реформалаштырырга булды. Валенсия һәм Татарстан, икесе дә кәгазьдә автоном төбәк. Ләкин Валенсия кергән Испания, Русиядән аермалы буларак, федерация түгел, унитар дәүләт. Ике дәүләтнең дә охшаш яклары бар: испаннар һәм урыслар күпчелекне тәшкил итә, һәм ике дәүләт тә үз вакытында хәзерге автоном төбәкләрен яулап алган.

Хәзерге вакытта җирле администрациядә испан теле белән беррәттән каталан теленең бер төре булган валенс теле дә кулланылышка керә. Европа берлеге таләпләренә туры китереп, дәүләт мәктәпләре өч телдә (испан, валенс һәм инглиз/француз) иркен аралаша алган балаларны тәрбияли.

Моннан тыш, Валенсиядә актив рәвештә этнология өлкәсендә эш алып барыла. Бу халыкның тарихи аңын һәм гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итә.

Аргентинада хакимияте федератив, өлкә һәм муниципаль идарәгә бүленә. Буэнос-Айрес шәһәре хакимияте аерылып тора. Аларның барысы да тиешле вәкаләтләргә һәм мөһим автоном хокукларга ия. Илдәге үзәк хакимият салым, мәгариф һәм хокуклар белән шөгыльләнә. Төбәкләр, үз чиратында, халыкара килешүләр төзергә хокуклы.

Русия кебек, табигать ресурсларына бай һәм климат ягыннан охшаган Канадада төбәкләр җир байлыклары белән үзләре идарә итәргә хокуклы. Моннан тыш, күпмилләтле бу илдә мәгариф өлкәсе дә төбәкләр карамагында. Шул ук вакытта Канаданың мәгариф тармагы дөньяда иң яхшы санала.

Уэлс, Шотландия һәм Төньяк Ирландия турыдан туры сайланган үз канун органнарына ия. 1999 елның 12 маенда үз эшен башлаган Уэлс парламентының беренче чакырылышында 60 депутаттан 24е хатын-кыз булды. Idel.Реалии өчен Уэлс хакимиятенең рәсми аңлатмасында бу җирле сәясәттәге зур үзгәрешләр дип аңлатыла, чөнки моңа кадәр ир-атлар өстенлек иткән була.

Британиядә халыкара мөнәсәбәтләр һәм саклану, бизнесны көйләү, хезмәт базары һәм кулланучыларны яклау, шулай ук миграция сәясәте һәм энергия стратегиясе өчен үзәк җаваплы. Ил хакимияте мәхкәмә системын контрольдә тота. Шотландия исә үз полициясе һәм мәхкәмәләре булу белән аерылып тора.

Британиядә төбәкләр сәламәтлек, мәгариф, мәдәният, җирле үзидарә һәм әйләнә-тирә мохит өчен җаваплы. Британия төбәкләренең хокукларын киңәйтү процессы әле тәмамланмаган.

Британиядәге деволюция сәясәте инде күптән алып барыла, ул вәкәләтләрне үзәктән төбәкләргә тапшыруны аңлата. Нәтиҗәдә Татарстаннан аермалы буларак Шотландия инде бүген дә шактый зур күләмдә мөстәкыйльлеккә ия.

1998 елда референдум нәтиҗәсендә Шотландия парламенты төзелеп аңа сәламәтлек саклау, мәгариф, җирле идарә һәм башка мәсьәләләрдә карарлар чыгару вәкаләте бирелде. Татарстанның да үз парламенты, хөкүмәте, мәгариф системы бар, әмма бу тышкы ясалмалык кына, асылда аларның мөстәкыйльлекләре нык чикләнгән.

1997 елда Шотландиядә булып кайткан җәмәгать эшлеклесе, Татар иҗтимагый үзәгенең элеккеге рәисе Тәлгать Бариев Шотландия парламентын торгызу турында референдумга әзерләнү вакытларын хәтерли.

Тәлгать Бариев
Тәлгать Бариев

— Без бер төркем татар кешеләре Шотландия башкаласы Эдинбургта узган International PEN-club конгрессында катнаштык. Анда Шотландия парламентын торгызу турында (ул XVIII гасырда эшен туктаткан) референдумга әзерләнәләр иде. Көн саен Эдинбургның үзәк урамында Шотландия милли фиркасе пикетта торып, аның активистлары Шотландия бәйсезлеге өчен имзалар жыйды. Без дүрт татар алар янына килеп имза куярга теләк белдердек. Бездән "Сез кайдан килдегез?" дип сорадылар. " Татарстаннан" дидек. Күпчелек Татарстанны белми дә, әмма шунда бер ир кеше алга чыгып "Татарстанны беләм, ул ил Көнчыгыш Европада, Идел елгасы буенда урнашкан, татарлар безнең кебек бәйсезлек өчен көрәшә" дип әйтте. 3-4 минут сөйләгәндер, халык аның чыгышын алкышлап кабул итте. Безгә карата алардан шундый җылылык сизелде, бу минем гомеремдә иң бәхетле кичерешләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Иң күңеллесе – дөньяда татарны белгән кешеләрнең безне азатлык өчен көрәшүче халык дип кабул итүе.

Шотландия милли фиркасе 1928 елда оеша һәм үзенең програмында беренче көннән үк илнең бәйсезлеген максат итеп куя. Бу Британиядә чын демократия булуын курсәтә. Мондый хәлләрнең Русиядә булуын күз алдына да китереп булмый, - ди Бариев. Ул Шотландия якын елларда референдум уздырып мөстәкыйль булыр дип уйлый.

Шотландия мәгариф системы дөньяда иң алдынгылардан санала, андагы университетлар бик дәрәҗәле. Рейтинг ягыннан Русиянең хәтта Мәскәү университеты да алардан күпкә калыша.

Мисал өчен, Татарстанда милли университет булдыру турында шактый сөйләнсә дә, нәтиҗәдә аны оештыра алмадылар. Татарстанның данлыклы Казан университеты Мәскәүгә бирелде, КФУ башка югары уку йортларын үзенә йотты. Татар телле белгечләрне әзерли торган факультетлар, кафедрлар юкка чыкты. Бүген Татарстан хөкүмәте КФУга акча түләп татар телле белгечләрне укытуга калды. Югары уку йортларында татар телендә белем бирү системы юкка чыкты.

Суверенитетны югалту: Татарстан колак каккан 6 мөмкинлек

No media source currently available

0:000:03:200:00
 йөкләү 

Шотландиянең үз салымнар җыю органнары, җайга салынган тәртибе бар һәм андый институт аңа киләчәктә дә салымнарны җыеп, социаль субсидяиләрне дә түләргә мөмкинлек бирә.

Мөстәкыйль мәхкәмә системы да Британиянекеннән аерым хәрәкәт итә, ә Татарстанда мәхкәмәләр федераль үзәккә буйсына. Русия Конституциясе үзгәртелгәннән соң Татарстанның Конституция мәхкәмәсе бетереләчәге билгеле булды. Моны юристлар, сәясәт белгечләре республиканың дәүләтчелеген юкка чыгару нияте дип бәяләде.

Шотландиядә шотланд милли фиркасе абруй казанган. 2011 елда җиңүгә ирешкәч Британия һәм Шотландия хөкүмәтләре бәйсезлек референдумы уздырырга да килеште. Татарстанда милли партияләр булдыруга бернинди мөмкинлек юк, бу Русия канунына туры килми. Элек булган "Иттифак" фиркасе эшчәнлеген 1990нчы еллар азагында туктатты.

Шотландиядә бәйсезлек өчен көрәш башында рәсми җитәкчеләре, парламентлары тора. Татарстан җитәкчеләрен Шотландия хакимияте белән чагыштырырлык түгел. Алар Мәскәүгә буйсынган, федераль үзәктән идарә ителә.

Шотландлар без башта шотландлар, ә аннары британнар дип әйтә. Татарстанда яшьләр республиканы Русиянең гади бер төбәге итеп кабул итә.

Уэлс хөкүмәте инде юкка чыгып барган валл телен гамәлгә кайтарды. Британиядә Уэлста уэлс телендә сөйләшүчеләрнең яхшырак эшкә урнашып күбрәк хезмәт хакы алу мөмкинлеге бу телне өйрәнүгә зур этәргеч булып тора. Төбәктә бу телдә 600 меңнән күбрәк кеше сөйләшә. Уэлс хакимияте вәкилләре сүзләренчә, халыкның 53 проценты көнкүрештә уэлс телендә аралаша. Һәм бу, Татарстаннан аермалы буларак, Уэлс милли ассамблеясы (канун чыгару органы) эшендә рәсми кулланыла.

Уэлс мәктәпләрендә укытучылар ата-аналарга хатларны уэлс телендә яза. Китапханәләрдә дә мәгълүмат нигездә шул телдә. Барлык географик атамалар уэлс һәм инглиз телләрендә бирелгән.

Уэлска килгән мигрант уэлс телен белмәсә, ватандашлык ала алмый. Татарстанга килгән төрки телле кешеләр Русиядә татар телендә аралашу җиңелрәк булса да, урыса өйрәнүгә өстенлек бирә. Бу мәҗбүри, алар урыс телендә имтихан бирергә тиеш, шул нигездә генә яшәү документларын алуга ирешә алалар. Урыс телен белмәсә, алар ватандашлык ала алмый, дәүләт эшенә урнашу да мөмкин түгел.

Уэлста да уэлс теле мәсьәләләре белән шөгыльләнүче комиссар бар. Әлеге вазифа 2012 елда булдырылды. Ул сәяси яктан бәйсез. Комиссар уэлс телен куллануны арттыру, әлеге телне әйләнештә калдыру өчен шартлар тудыру, инглиз теле белән чагыштырганда икенче сортлы булмасын өчен, күзәтү алып бару белән шөгыльләнә. Шулай ук әлеге комиссар оешмаларның төбәктә булган тел стандартларын саклавын күзәтә. Уэлс теле кимсетелә дип зарланучылар да нәкъ әлеге комиссар оешмасына мөрәҗәгать итә ала. Аларның сәхифәләрендә шикаять итүнең барлык тәртипләре язылган.

Татарстанда да татар теле омбудсмены булдыру мәсьәләсе күтәрелеп алган иде. Дөнья татар яшьләре форумы икетеллелекне контроль иткән махсус оешма булырга тиеш, аны президент каршындагы омбудсмен яки хөкүмәт каршындагы комиссия итеп тә оештырып була дип белдергән иде. Төрле хатлар да язылды, әмма тормышка ашмады.

Уэлста уэлс телендә сөйләшүчеләрнең яхшырак эшкә урнашып күбрәк хезмәт хакы алу мөмкинлеге бу телне белмәүчеләрнекеннән зуррак. Уэлс телен белүчеләргә эш табуы да җиңелрәк. Татарстанда урыс телен белмәсәң, эшкә урнашып булмый, татар телен белгән өчен укытучыларга 15 процент өстәмә түләү кертелгән иде заманында, әмма хәзер ул инде гамәлдә түгел.

Уэлс, Шотландия – барысы да зур патшалыклар. Аларның барысы да, Олимпия уеннарыннан кала, барлык чемпионатларда үз дәүләтләре өчен чыгыш ясый. Алар көчле илләр белән уйный. Әмма аларга яраганы Татарстанга рөхсәт ителми. Татарстан берничек тә Русиядән аерым чыгыш ясый алмый. Бу гап-гади сепаратизм итеп кабул ителәчәк. Кайберәүләр мондый чемпионатларда Татарстан байрагы белән респуликаның футбол такымының чыгыш ясавын теләсәләр дә, Татарстан – Русиядәге гади бер төбәк булып кала бирә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз 

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи