К основному контенту

ТИҮ активистлары: "Хәтер көнен инкарь итеп кенә аны татарның хәтереннән юк итеп булмый"

 

2 сәгать элек


15 октябрьдә билгеләнүче Хәтер көненә Татарстанда рәсми статус бирүне һәм 2021 елда Хәтер көнен үткәрүне тыймауны таләп итеп 30 сентябрьдә Казанда пикет үтте.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) 30 сентябрьдә Камал театры мәйданы каршында Хәтер көненә багышлап пикет оештырды. 15-ләп кеше катнашкан чара алдыннан Казан шәһәр башкарма комитеты вәкиле белән Татар иҗтимагый үзәге активистлары арасында пикет урыны мәсьәләсендә кызу бәхәс булып алды.

Пикетчылар театрның Татарстан урамы ягына тезелеп басарга теләде. Казан хакимияте вәкиле исә пикет уздыру өчен рөхсәт ителгән урынның Камал театры мәйданы булуын әйтеп пикетчыларга юл кырына басарга рөхсәт итмәде. Нәтиҗәдә пикет театр алдындагы мәйданында узды.

ТИҮ активистлары кулларына "Тарихын оныткан халыкның киләчәге юк", "Дәүләт шурасы рәисе Мөхәммәтшин! Депутат Ркаил Зәйдулла тәкъдиме нигә каралмады?", "Татарстан прокуратурасы! Хәтер көнен тыю-татар тарихына һөҗүм" дигән һәм башка татарча һәм урысча язылган плакатлар күтәреп торды.

ТИҮ активисты Равил Мөхәммәтҗанов, Азатлыкка Хәтер көне Татарстанның истәлекле көннәреннән берсе булырга тиеш дип санавын әйтте.

Пикетта Равил Мөхәммәтҗанов
Пикетта Равил Мөхәммәтҗанов

— Хәтер көне татар халкының киләчәге өчен мөһим. Безнең тарихыбыз Хәтер көненә бәйле. Бу көн — татарларның дәүләтчелеге юк ителгән көн. Шул көннән башлап татар халкы дәүләтсез яшәгән. Хәзер безнең, кәгазьдә генә булса да, дәүләтебез, президентыбыз, конституциябез бар. Ә дәүләтебез әле төзелеп бетмәгән, аны юк дип әйтергә дә була, - диде Мөхәммәтҗанов.

Пикетта катнашкан икенче бер активист Галишан Нуриәхмәт соңгы елларда махсус оешмаларның Хәтер көнен үткәртмәс өчен көрәш алып баруын әйтте.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

— Соңгы елларда Хәтер көнен үткәртмәс өчен, хакимият мәхкәмәләргә кадәр барып җитте. Без шуңа быел алдан, Хәтер көнен уздыруга комачауламасыннар өчен, пикет оештырып үз таләбебезне җиткерәбез. Шулай ук Хәтер көнен рәсмиләштерүне дә таләп итәбез. Рәсмиләштерелсә, ул вакытта Хәтер көнен уздыруга комачаулау булмас иде. Безнең аз булса да хокукыбыз булыр, татар халкы бар бит әле дип, хакимияттәгеләрнең исләренә төшерәбез, дип белдерде Нуриәхмәт Азатлыкка.

Нуриәхмәт сүзләренчә, ТИҮ исеменнән Хәтер көнен рәсмиләштерүне таләп итсәләр дә, Татарстан хакимиятенең бу көнне рәсмиләштерергә теләмәве хәзердән үк күренә.

— Күптән түгел депутат Ркаил Зәйдулла Дәүләт шурасында чыгыш ясап, Хәтер көнен рәсмиләштерүне парламент утырышының көн тәртибенә кертүен тәкъдим итсә дә, утырышны алып барган Юрий Камалтынов, бу фикерне ишетмәмешкә салышып, "Рәхмәт" дип кенә әйтеп куйды. Мин бу тәкъдимне көн тәртибенә кертүләренә дә, кертелә калган очракта, аның раслауга куелуына да шикләнәм. Чөнки Татарстанда халыкның хәтере югалсын, хәтере югалган халыкны бетерү җиңелрәк дигән сәясәт алып барыла, - диде Галишан Нуриәхмәт.

Пикетта катнашкан ТИҮ активисты Кәшиф Гатин үз хәтерен белмәгән халыкның киләчәге юк дип саный. Хәтер көне рәсмиләшергә һәм Татарстанда тиешенчә узарга тиеш ди ул.

Кәшиф Гатин
Кәшиф Гатин

— Русия конституциясенә урыс халкы дәүләт төзүче халык дигән маддә кертелде. Ә бу федерациядә тагын 197 миллләт бар. Бу халыкларның статусы нинди алайса? Без татарлар кем? Без дә дәүләтне барлыкка китергән халык. Без Алтын Урда дәүләтен булдырдык, Идел Болгарын булдырдык. Без дә дәүләтне барлыкка китергән халык дип әйтергә хокуклы. Без үз тарихыбызны белмибез икән, киләчәгебезне дә нигезли алмыйбыз. Куликово сугышын рәсмиләштерергә телиләр, ә безгә Хәтер көнен рәсмиләштерергә ярамыймы? Ярамый икән, бу бит дискриминация була. Татарларга Хәтер көне кирәкми икән, ул вакытта урыс тарихын да укытмасыннар, диде Гатин.

Гатин Татарстанда Хәтер көнен рәсмиләштерү ихтималының бик аз булуын, республика Дәүләт шурасының халык парламенты булмавын, өстән билгеләнгән "Бердәм Русия" парламенты булуын әйтте.

Пикетка чыккан ТИҮ активисты Рәүф Ибраһимов, кешелек тарихына кереп калган 1552 елның 15 октябрен инкарь итүнең бернинди мәгънәсе булмавын җиткерде.

Рәүф Ибраһимов (сулда)
Рәүф Ибраһимов (сулда)

— Инкарь итеп кенә Хәтер көнен татар халкының хәтереннән юк итү мөмкин түгел. Чөнки Хәтер көне безнең баш миенә генә түгел, арка миенә дә язылгандыр инде. Хәтер көнен рәсмиләштерү, беренчедән, тарихи вакыйганы тану булса, икенчедән, гаделлек бар дигән хисне һәр татарның күңелендә уятыр иде. Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә рәсмиләштерүдән һич кенә дә оялырга кирәкми, - дип әйтте Ибраһимов.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка әйтүенчә, Хәтер көнен рәсмиләштерү, татар халкының хокукы булу белән беррәттән, Русиядә яшәүче, урыс булмаган башка халыкларның да мәнфәгатенә туры килә.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

— Русиядәге урыс булмаган бөтен халыклар да үз тарихларын белергә тиеш. Русия тарихы 20 ел элек кенә башланмады бит. "Бердәм Русия" фиркасе Русия тарихы 2000 елдан башланды ди. Комунистлар партиясе Русия тарихы 1917 елдан башланды ди. Ә без татар милләтчеләре Татарстан тарихы тугызынчы гасырдан башланды дибез.

Хәтер көне рәсмиләштерелсә, балаларыбыз бу көннең нинди көн булуын белеп үсәр иде. Әмма мин Татарстан парламентының бу көнне рәсмиләштерүенә шикләнеп карыйм. Чөнки анда "Бердәм Русия" фиркасе хакимлек итә. Бу партия ничек куша — депутатлар шулай кул күтәрәчәк, - диде Зәкиев.

ТИҮ рәисе әйтүенчә, Казанда 15 октябрьдә Хәтер көне митингы уздыру өчен Казан башкарма комитетына белдерү тапшырылачак.

Бер сәгатьләп барган пикетның резолюциясендә Хәтер көне митингын оештыручыларны һәм анда катнашучыларны эзәрлекләүне туктату да таләп ителде.

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап шәһит булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп шәһитләр рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чаразын үзәккә якын урыннарда уздырырда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

23 сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы утырышында депутат, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Хәтер көнен канунлаштыру мәсьәләсен күтәрде.

"Ел саен 15 октябрьдә үткәрелә торган Хәтер көнен канунлаштыру, ягъни Татарстанның Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында канунына кертүне сорап, гамәлдәге депутат буларак миңа мөрәҗәгать иттеләр", диде ул.

Депутат Ркаил Зәйдулла Татарстанда Хәтер көнен рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәрде

No media source currently available

0:000:01:560:00
 йөкләү 

Ул Русиядә Куликово сугышында урысларның җиңүен бәйрәм итәчәкләрен мисал итеп китерде. Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, Хәтер көне әһәмияте әлеге бәйрәмнән зуррак.

— Мәгълүм булганча, безнең илдә ерак үткәндә калган тарихи вакыйгалар еш кына бүгенге вазгыятькә дә йогынты ясый. Тарихта билгеле җиңүләр, тантаналар, вакыйгалар гына түгел, бүген дә сабак булырлык вакыйгалар тулып ята. Шуларның берсе – Казан дәүләтенең тар-мар ителүе. Монда кемнең җиңүе, җиңелүе турында, яисә ике халыкның чәкәләшүе турында сүз бармый. Чөнки Казанны алырга килүче гаскәрләр арасында да шактый татарлар булган. Казан ягында урыс тупчылары булуы да мәгълүм. Бу бит урта гасырлар. Бу сугышны булдырмый калып була идеме? Аның өчен нинди адымнар ясарга кирәк булган? Ике яктан да бихисап һәлак булучылар нинди максатларны тотып сугышка? Һәм акланганмы бу корбаннар? Кыскасы, хәзерге буынга ике яктан да һәлак булучыларны шушы көндә искә алу, аңлату мөһим, - диде Зәйдулла.

Сентябрь башында татар зыялылары Хәтер көнен рәсмиләштерүне сорап Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде.

2020 елда хакимият Хәтер көнен уздырмау омтылышын ясады. Казан мэриясе Хәтер көнен уздыруга элегрәк биргән рөхсәтен кире алды, бу прокуратура таләбе белән аңлатылды. ТИҮ активистлары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте, чараны үткәрергә рөхсәт ителде, ул 18 октябрь көнне Тинчурин бакчасында узды.

2020 елгы Хәтер көне җыены

Казанда Хәтер көне митингы узды
 УРНАШТЫРУ КОДЫ

No media source currently available

0:000:04:100:00

Элегрәк Татар иҗтимагый үзәге дә Хәтер көнен Татарстанның рәсми истәлекле көннәр исемлегенә кертүне сорап мөрәҗәгать итте. ТИҮ 2021 елдан башлап Хәтер көне һәрвакыт 15 октябрьдә узачак дигән карар кабул итте.

Берничә ай элек Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы Хәтер көнен шәүвәл аеның 13 көнендә билгеләргә тәкъдим итте. Шура рәисе Айрат Әюпов Рамазан ае тәмамланганнан соң, имамнар Казан Кирмәненә җыелып, ханнар җирләнгән төрбә янында дога кылуны гадәткә кертергә чакырды. Аның фикеренчә, бу чара октябрь аенда уза торган Хәтер көненә альтернатива түгел. Әлегә аны уздыруның төгәл форматы билгеләнмәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи