К основному контенту

Миңнеханов президент дип аталуны тыючы канунга буйсыначак. Моның белән килешмәүчеләр дә бар



Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Һәм Русия президенты Владимир Путин

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Андрей Клишас һәм Павел Крашенниковның төбәк хакимияте турындагы канунын кабул итүгә карата фикерен белдерде. Әлеге канун, аерым алганда, төбәк җитәкчеләренең вазифада рәттән ике мөддәттән артык булуын тыюны гамәлдән чыгара һәм "президент" дип аталуын тыя.

Шулай килеп чыкты – тавышыбызны ишетмәделәр

— Канун кабул ителде инде. Безнең парламентның карашы билгеле иде. Бер-беребезне ишетергә өйрәнергә тиешбез. Конституцияне үзгәртү эшләре барган чакта комиссия оештырылган иде, дәрәҗәле кешеләр күп иде, миңа калса, бу процедура бик уңай узды. Ә бу канунга килгәндә... Безнең депутатлар гына түгел бит анда... Хәер, әгәр шул ук Клишас безнең парламентка килсә, очрашса, аңлатса, бу караш башка булыр иде дип уйлыйм. Без канунга буйсына торган кешеләр. Әмма шулай килеп чыкты – тавышыбызны ишетмәделәр, дип белдерде Миңнеханов журналистлар белән еллык очрашуда.

Җәмәгать эшлеклесе, журналист Максим Шевченко барысы да каршы торудан һәм үз хокукларыңны яклаудан тора дип саный һәм моңа кадәр Татарстан президенты ничек булган, аны алга таба да шулай атауны дәвам итәчәкмен дип белдерде Азатлыкка.

Максим Шевченко
Максим Шевченко

— "Бизнес Online" медиасы, канун кабул ителсә дә, Татарстан президенты атамасын моңа кадәр ничек кулланган, шулай дәвам итәчәген белдерде. Мин алар белән килешәм һәм теләктәшлек күрсәтеп шул ук принципка таяначакмын, — ди ул. — Бөгәргә, сындырырга тырышачаклар, әмма безнең ихтыяр көченнән, безнең никадәр каршылык күрсәтергә әзер булуыбыздан да күп нәрсә тора. Хокукларыбызны якларбызмы? Без тираниягә каршы һәм аек акыл белән эш итү яклыбыз.

Әмма Татарстан президенты дип сөйләгән өчен репрессияләр кайчан башланыр? Бу да сорау. Мондый хакимият белән уеннан уймак чыга ала. Плакат тотып чыкканга да 4 елга төрмәгә утырталар. Сталин вакытында коммунизм булганга, әле анда кулларны богаулап ташлаулар аңлашыла иде. Ә хәзер нәрсә? Каршылык күрсәтүгә репрессияләр оештырылачак. Татар зыялыларына басым ясалачак, милләтчелектә, экстремистлыкта, ваһһабчыклыкта гаепләячәкләр. Татарстанга басым көчәячәк, аңа әзер булырга кирәк.

Шевченко федерация юк, ул юкка чыгарылды, киләсе адым – республикалар белән хушлашу, ди.

— Чынында бөтен сценарий язылган, нинди начарлыкны күз алдына китереп була, шулар тормышка аша ала. Әмма бу да бездән торачак, - ди ул.

Октябрь аенда Татарстан Дәүләт шурасында әлеге канун өлгесенә каршы тавыш бирергә чакырган чыгышында депутат, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да бу канунны милли республикаларны бетерүгә таба бер адым дип бәяләгән иде.

Тарих фәннәре докторы, башкорт милли хәрәкәте башында торучы идеологларның берсе Марат Колшәрипов фикеренчә, Мәскәүнең тоталь контроле үз-үзен ашаячак.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

— Татарстан иң соңгы булып биреште. Ул әле үзенең үзаллылыгын саклавын дәвам итәр, әмма бу да вакытлыча гына. Башкортстан белән санлашмыйлар, авызларына карап торган, аларның сүзен үти торган солдатларны гына куялар, Казанда болай эшләмәсләр, әмма, кабатлыйм, бу әлегә генә шулай. Татарстан берүзе генә үзгә булып кала алмый, — дип сөйли ул. — Мәскәү үз дигәненә ирешеп бара – аңа республикалар да, башкача фикерли торган кешеләр дә кирәкми. 2017 елдагы телләргә һөҗүм булганда барысы да аңлашылды. Шул вакытта ук өмет югалган иде. Менә аның нәтиҗәләрен күрәбез. Федераль үзәккә тоталь контроль кирәк, кешеләрне куркытып, аларны бастырып эш итү җиңелрәк. Әмма кешеләр дә гел генә авызын йомып тора алмаячак, ризасызлык көчәячәк. Нигә кирәк иде бу Русиягә? Бу – аның киләчәгенә балта чабу.

"Азат Идел-Урал" оешмасы җитәкчесе Рәфис Кашапов Татарстан президентның бу канунга буйсыну турындагы сүзләре киләчәккә өметсезлектән дип саный.

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

— Русиядә тоталитар режим урнашты. Моны Татарстанда да, республикадан читтә яшәүче татарлар да күрә. Нәрсә генә эшләсәк тә, Русия президенты Путин ничек әйтә – шулай була дип кенә карыйлар. Путин хакимияткә килгәннән соң халыкның иммунитеты нык бетте. Өметсезлеккә батты.

Мәскәү бер тотынгач республикада барысын да юк итәчәк. Татарларның сөргендәге хөкүмәтенең эшчәнлеген активлаштыру турында мөрәҗәгать белән чыгасы бар. Рәсмиләштереп, исәп-хисапларын ачу, юридик яктан барысын да эшләргә туры киләчәк. Англиядә корылтай үткәрү мөһим.

Путин Русиядә урыс нацизмы урнаштыра

Хәзер Татарстан статусын кайгыртырлык оешмалар да калмады. Татар иҗтимагый үзәге эше мәхкәмәдә карала, "Азатлык" татар яшьләре берлеге сәяси эшләргә бик катнашмый, күбрәк байрак таратугазет чыгару белән шөгыльләнә. Тора-бара аны да бетерерләр дип уйлыйм. Дөнья татар конгрессына да чират җитәчәк. Путин бит "В России не должно быть национальной окраски" дигән иде. Максатлары урыс милләте һәм христиан динен генә калдыру. Путин Русиядә урыс нацизмы урнаштыра, - дип белдерде Кашапов Азатлыкка.

Аның фикеренчә, Татарстан президенты чит илләргә чыкканда, татарлар белән очрашканда, башка төбәк җитәкчеләрен кабул иткәндә мин президент һәм татарлар президенты дип күкрәк сугып алар өчен нидер сорый алган булса, хәзер башын аскарак иеп сөйләшәчәк.

Ә алар җырлыйлар да, бииләр

— Татар оешмаларына президент статусын яклап дәррәү күтәрелеп чыгу, кискен каршылык күрсәтү кирәк иде, ә алар җырлыйлар да, бииләр. Бернинди хәрәкәт булмады. Татар конгрессы татар дөньясын күтәрә ала иде. Аларда бөтен адреслар, акчалы бай татарлар белән элемтәләр бар. Алар белән эшләү булмады.

Татарларны икенче сортлы итеп билгеләп куйдылар. Мәскәүнең кайсы вакытта ни телибез, шуны эшлибез дигәнгә ишарәсе бу. Колониаль халык икәнне ачыктан-ачык күрсәтү. Бу бер татарларга гына кагылмады. Себер, Идел-Урал, Кавказ халыкларына кисәтү кебек булды. Татарлар сан ягыннан күп булса, дәрәҗәләре югары булса да, уйлап та бирмибез дигән кебек. Әмма халык ачулы. Нәфрәтен әлегә эчендә тота. Болай озак бара алмас, күтәрелеп чыгар, - ди Кашапов.

Путин төбәкләрдәге хакимиятне оештыру турындагы канунны узган атнада имзалады. Бу айда аны Русия думасы һәм Федерация шурасы хуплаган иде.

Канун Русиядә төбәк җитәкчеләренә президент дип аталуны тыя, үзәкләштерүне тагын да көчәйтә. Аерым алганда, төбәк министрларын билгеләүдә Русия министрлыклары катнашачак. Бүгенге очрашуда Миңнеханов министрларның килештерелүе моңарчы да булуын әйтте.

Шулай ук төбәк җитәкчесе рәттән ике генә мөддәткә түгел, күбрәк тапкыр сайлана алачак.

Документта шулай ук төбәк норматив актлары Русия конституциясенә һәм федераль кануннарга каршы килмәскә тиеш диелгән.

Азатлык сораштырган белгечләр әлеге канунның кабул ителүен федераль үзәкнең төбәкләр вәкаләтләрен тагын да кысарга тырышуы дип саный.

  • 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
  • 25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы чыкты.
  • Канунның Татарстан президенты атамасын бетерү турындагы, төбәк парламентларына һәм хөкүмәтләренә караган маддәләре 2022 елның 1 июненнән гамәлгә керә. Кайбер маддәләр 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
  • Русиядә президент атамасы төбәк җитәкчеләре арасында бары Татарстанда гына калган иде. https://www.azatliq.org/a/31628088.html

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи