К основному контенту

Татар активисты Нәфис Кашапов Польшада Украинаны яклап Татарстан байрагы белән митингка чыккан

Нәфис Кашапов Варшауда митингта

Варшауда Нәфис Кашапов чыгыш та ясап, татарлар украиннар белән бергә диде.

Татар милли хәрәкәте активисты, "Азат Идел Урал" хәрәкәтенең Польшадагы вәкиле бу ялларда Польшада Украинага теләктәшлек белдереп митингка чыкты. Кулына ул Татарстан байрагы тоткан иде.

Варшауда Нәфис Кашапов чыгыш та ясады. "Путин бандитлары - ФСБ, ГРУ - халыкара трибуналга эләгәчәк. Бу фашист режимы үзләренекен дә үтерә, украиннарны үтерә. Алар тыныч халыкны үтерә. Без, татарлар, сезнең белән. Укрианнар бүген Русия өчен дә, Русия азатлыгы өчен дә зыян күрә. Украина җиңүеннән соң Русия ирекле булачак", дигән ул. Аның сүзләрен Idel.Реалии китерә.

Соңрак журналист соравына җавап биреп, Кашапов Украина җиңгәннән соң Путин режимы җимереләчәк дигән. "Ул җимерелгәч, татарлар, Идел буе, Себер, Кавказ халкы, бөтен фин-угыр халкы азатлык алачак. Диктатура, фашизм булмаячак, чөнки диктатор урынына диктатор килми. Путин режимы җимерелгәч, тел, гореф-гадәтләр, мәдәният кайтачак. Дин, ислам өчен утыртмаячаклар. Сәяси карашлар өчен дә утыртулар булмаячак", дип белдергән ул.

Бу очракта үзенең дә Русия кайту теләге барлыгын әйткән.

9 апрельдә Варшауда "Za wolną Rosję" "Азат Русия өчен" берлеге Украинада сугыш корбаннары истәлегенә "Бетсен сугыш" дип аталган митинг узды.

Митинг ахырында кешеләр сиреналар тавыш астында җиргә ятып, "канга" буялган ак җәймәләр ябынды.

Варшауда митинг, җәймәләрдә кызыл буяу, кешеләр тере.
Варшауда митинг, җәймәләрдә кызыл буяу, кешеләр тере.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

В Кремле началась паника из-за действий ПАСЕ: "ПАСЕ хочет уничтожить Россию"

В Кремле началась паника из-за действий ПАСЕ:  " ПАСЕ хочет уничтожить Россию Парламентская Ассамблея Совета Европы 17 октября приняла резолюцию о непризнании Владимира Путина легитимным президентом России. В тексте резолюции Россия обвиняется во всех мыслимых и немыслимых грехах. Тут и «вторжение в Грузию» в 2008 году, и "оккупация территорий" Украины, "уничтожение свободы", и "война против демократии». А сама РФ в тексте резолюции названа "фактической диктатурой" с "неоимпериалистической идеологией Русского мира". Обвинения ПАСЕ коснулись и Русской Православной Церкви, якобы "искажающей христианские православные традиции", и являющейся "идеологическим продолжению режима Владимира Путина".  В итоге, в своей резолюции ПАСЕ призывает государства-члены Совета Европы, государствам-наблюдателям и Европейскому Союзу прекратить все контакты с Путиным, за исключением гуманитарных целей и в стремлении к миру, усилить военную...

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим...

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США.

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США. ПОСЛУШАЙТЕ  ‪@dwrussian‬