К основному контенту

Русиянең Европа мәхкәмәсе карарларын үтәүдән баш тартуы татар-башкортка нәрсә белән яны




Русия мәхкәмәләрендә гаделлеккә ирешә алмаган татар-башкортлар ахыр чиктә Страсбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Хәзер дә мәхкәмәдә татар-башкортларның шактый эшләре карала. Русия Европа мәхкәмәсе карарларын үтәүдән баш тартырга җыена.

Русия думасына Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларын үтәмәү турында канун өлгесе кертелде. Документта язылганча, әлеге үзгәрешләр 2022 елның 16 мартыннан соң кабул иткән карарларга кагылачак. Русия әлеге вакытка кадәр Страсбургтагы мәхкәмәдә откан эшләргә генә компенсация түләячәген белдерде. Бу кеше хокукларын яклау Конвенциясен һәм Европа шурасы карарын бозу санала, ди "Агора" хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков. Алар Русия мәхкәмә карарларын 16 сентябрьгә кадәр үтәргә тиеш дип әйтә.

Европа мәхкәмәсе карарларын үтәмәү хокукы 2020 елда ук канунлаштырылган иде. Әмма моның өчен Конституция мәхкәмәсе рөхсәт бирергә тиеш булды. Украинага һөҗүменнән соң, 16 мартта Русия Европа шурасыннан чыгарылды. Моннан тыш, Русия Европа кеше хокуклары конвенциясеннән дә азат ителде. Хәзер Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә 2022 елның 16 мартына кадәр булган хокук бозулар турында гына шикаять тапшырып булачак диелде.

Русия думасына канун өлгесен "Бердәм Русия" фиркасенең дүрт әгъзасы әзерләгән. Бу – депутат Павел Крашенинников, сенатор Андрей Клишас, аның урынбасары Владимир Полетаев һәм думада Югары мәхкәмә вәкиле Даниил Бессарабов.

Страсбург мәхкәмәсендә татар, башкорт милли хәрәкәте вәкилләренең, мөселманнарның шактый эшләре теркәлгән. Мисал өчен Британиядә сәяси сыену алган, заманында Татар иҗтмагый үзәгенең Чаллы бүлеге җитәкчесе булган һәм өч ел төрмәдә утырып чыккан Рәфис Кашаповның эше Европа мәхкәмәсендә 2018 елның гыйнварында карала башлаган иде. Шикаятендә Рәфис Кашапов Русия хакимиятләрен Европа кеше хокуклары конвенциясендә язылган "иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка" һәм "фикер белдерү ирегенә" хокукларын бозуда гаепле дип белдерә.

Хокук яклаучы юрист Павел Чиков Азатлыкка әйтүенчә, Кашаповның мөрәҗәгате инде тиешле дәрәҗәдә каралган һәм карарны гына көтәсе калган.

Кашапов үзе Азатлыкка әйтүенчә, әгәр Европа мәхкәмәсе уңай карар чыгарса, ул 20 мең евроны берәр проектка тотачак.

Ел башында Страсбург мәхкәмәсе шулай ук "Башкорт" оешмасын тыюга шикаятьне теркәде. Әлеге оешманың әгъзасы, Литвада сәяси сыену алган Руслан Габбасов моннан зур үзгәреш күрми.

"Без Русия Европа мәхкәмәсе карарын үтәр дип өмет тә итмәдек, чөнки Русия хокукый дәүләт түгел. Мәхкәмә безне аклап, "Башкорт" оешмасын хокукый кырга кайтарган булса да, безгә эшләргә мөмкинлек бирмәсләр иде. Алар тыяр өчен сәбәп табар иде. Минем әлегә оешмаларны кире кайтарганнарын, эшләргә шартлар тудыруларын күргәнем булмады. Русиянең Европа мәхкәмәсе карарларын үтәргә җыенмавы аның хокукый дәүләт булмавы һәм сивил дөньядан читтә торуын күрсәтә.

Кеше Европа мәхкәмәсендә җиңсә дә, Русия аңа берничә мең евро түләргә мөмкин иде. Әмма бу кешегә эшләргә, үз хокукларын якларга мөмкинлек бирелмәде. Кешеләрнең шикаять язарга мөмкинлеге булмау начар. Киләчәктә Русия җимерелгәч, бу эшләр яңадан күтәреләчәк, канунсыз хөкем ителгәннәрнең эшен үтәргә мәҗбүр итәчәкләр. Хәзерге вакытта сугыш бара. Русия халкы тоткын булып кала. Путин хакимияте булганда, бернинди хокукый систем да эшләми. Путин киткәч, бу эшләрне кире кайтарып булачак", дип саный ул.

"СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков татар телен Татарстанның бар мәктәбендә мәҗбүри укытуны яңадан кайтару турында Европа мәхкәмәсенә гариза тапшырган иде. Тик ул ил күләмендә кабул ителгән гомум карар булгач, Шмаковның шәхси мәсьәләсе булмагач, аны карамаганнар.

"Без дә Европа мәхкәмәсенә гариза язган идек. Русиядә табып булмаган гаделлекне шуннан эзләдек. Әмма безгә аннан бу эшнең каралмаячагы турында җавап килде. Сәбәбе: бу миңа гына кагылучы шәхси мәсьәлә түгел, ә гомумдәүләт мәсьәләсе. Монда бер мин генә дәүләт күләмендә кабул ителгән карардан канәгать түгел кебек килеп чыкты. Без Русиядә мөмкин булган барлык инстанцияләрне үттек, бар милли республикаларга кагылучы бу канунны ил эчендәге мәхкәмәләрдә генә генә хәл итеп булмады. Республика мәктәпләрендә укытуны булдыра алмасак та, без үз мәктәбебездә татар телен укытуны калдыра алдык. Бу мәсьәләнең башка мәктәп мөдирләренә кирәкмәве кызганыч, әлбәттә", ди Шмаков.

Хәзер Европа мәхкәмәсе карарлары Русиядә бөтенләй тормышка ашырылмый башлаячак, моңа ничек карыйсыз, дигәнгә, ул моның сәяси мәсьәлә булуын, үзенең сәясәткә керергә теләмәвен әйтте һәм бу хакта шәхси фикерен белдерүдән баш тартты.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә шактый гына мөселманнар да яклау таба. Паспортка яулыктан төшү рөхсәте дә Страсбург мәхкәмәсеннән шүрләгәнгә хәл ителгәне мәгълүм.

"Бу мәсьәләдә Мәскәүдә ике утырыш булды. Югары мәхкәмәдә утырышлар барганда адвокат Фәрит Заһидуллин Страсбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Русиядәге мөслимәләрнең көрәше турында хат юллады. Гаҗәп хәл – ул каралган. Хәтта утырыш та булган. Әгәр мөслимәләр оттырсалар, аларның эше безнең мәхкәмәдә беренчеләрдән булып каралачак, алар якланачак дигән сүзләр яңгыраган. Ул утырышта Русия Югары мәхкәмәсе вәкиле дә булган. Менә шул кеше Русия Югары мәхкәмәсенә хәлләр кая таба барганын аңлаткан. Сәяси яктан Русия дөнья мәйданында мөселманнар хокукларын изүче булып чыга ала иде. Икенче утырышта инде Русия Югары мәхкәмәсе мөслимәләр яклы карар чыгарды", дип сөйләгән иде Азатлыкка Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә ул вакытта имам эшен башкарган Рөстәм Идиятуллин.

Русиядә шактый елларга зинданнарга утыртылган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы мөселманнары да соңгы елларда Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итеп компенсацияләр алды. Узган ел азагында Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе өч татарстанлыга рухи зыян өчен 11500 евро күләмендә, аерым алганда Азат Заһиевка һәм Зафар Якуповка – 3500 евро, Ирек Мөхәммәтовка – 4500 евро компенсация түләтергә дигән карар чыгарды.

Кеше хокуклары мәхкәмәсе ачыклавынча, хакимиятләр аларга карата кеше хокукларын һәм төп ирекне саклау турындагы Конвенциянең сигезенче маддәсен (шәхси һәм гаилә тормышын хөрмәтләүгә хокук) бозган. Тикшерү барган чагында изоляторда тотылган гаепләнүчеләргә тикшерү берничә мәртәбә туганнары белән күрешергә рөхсәт бирмәгән. Европа мәхкәмәсе Ирек Мөхәммәтовның иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокукы да бозылган дип тапкан.

"Хизб ут-Тәхрир" әгъзасы булуда гаепләнеп, 24 елга утыртылган "Уфа егермелеге" төркеме әгъзасы Ринат Нурлыгаяновның әнисе Миләүшә ханым Русиядә гаделлеккә ирешә алмагач, Страсбург мәхкәмәсенә берничә шикаять тапшыруын әйтте. 2020 елны Европа мәхкәмәсе Ринатны тоткарлагач сак астында тотылуын гадел түгел дип таныган һәм 4700 евро компенсация түләтү карарын чыгарган. Аларның бер шикаяте канәгатьләндерелмәгән, чөнки мәхкәмә хөкем карары дөрес чыгарылган дип тапкан.

"Тагын ике шикаять әле мәхкәмәдә", диде Миләүшә ханым.

Миләүшә ханымның улы белән бергә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия хакимиятенә "Уфа егермелеге"ннән Рөстәм Галләмов һәм Радмир Максутовка (һәркайсына 4600 евро), Артур СәлимовДанис Фәйзрахмановка (һәркайсына 4700) түләтү карарын чыгарган. Европа мәхкәмәсе хөкем карары чыгарылганчы мөселманнарның бер нигезсез озак вакыт сак астында тотылуын канунсыз дип тапкан.

Алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән һәм хәзер Киров өлкәсе колониясендә утыручы МДУ аспиранты Азат Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина Думага кертелгән канун өлгесенә карамастан, мәхкәмә карарын шикаять итәргә җыена.

"Азат Мифтахов эшенә бәйле Европа мәхкәмәсенә гариза бирергә җыенам. Страсбург мәхкәмәсе бит 2022 елның 16 сентябренә кадәр булган барлык хокук бозуларны мәхкәмәгә бирергә рөхсәт итте, мин гариза бирергә хокуклы.

Русия думасына кертелгән яңа канун өлгесен, Европа мәхкәмәсе карарларын үтәмичә, акча компенсациясен түләмәүне канунлаштыруны минем тәҗрибәлерәк хезмәттәшләрем Русия Конституциясенә каршы килүен аңлаттылар, шуңа күрә бу канунсыз эш дип саныйм", ди Сидоркина.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи