К основному контенту

"Татарлар демократик илдә генә исән калачак". Фәрит Зәкиев ТИҮнең киләчәге турында сөйләде

Фәрит Зәкиев

Татарстанның Югары мәхкәмәсе Бөтентатар иҗтимагый үзәген "экстремистик оешма" дип таныды, аны Русиядә ликвидацияләү турында карар чыгарды. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев эзәрлекләүләрдән куркып мартта Төркиягә киткән иде. Ул мәхкәмә утырышында катнашмады. Зәкиев мәхкәмә карарыннан соң татар милли хәрәкәтенең төп оешмасы булган ТИҮнең киләчәге турында "Idel.Реалии"га сөйләде. Азатлык аның төп фикерләрен бирә.

ТИҮне ликвидацияләү аның әгъзаларына нинди куркыныч тудыра

Фәрит Зәкиев әлегә бу карар оешма әгъзаларына берни дә аңлатмый дип саный. Беренчедән, мәхкәмәнең тулы карары кулларына кермәгән, аннары әле апелляция шикаяте тапшыру вакыты булачак. Бәлки Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә өлгерербез ди Зәкиев. Әмма ликвидацияләү карары инде үз көченә кергән.

Икенчедән, ТИҮ белән бәйле һәм бүген Татарстанда калган кешеләрнең берсе дә ТИҮ президиумы әгъзалары булып тормый. Президиумның 18 апрельдә чыгарган үз карары нигезендә ТИҮ Русиядә эшчәнлеген вакытлыча туктаткан.

Оешма эшчәнлеген чит илдә, халыкара дәрәҗәдә дәвам итмәкче. Иминлекне саклау өчен бүгенге көндә ТИҮнең Татарстандагы активистлары белән элемтә юк диде Зәкиев.

ТИҮне юк итү башлангычы белән Татарстан үзе чыкты

Фәрит Зәкиев ТИҮне юк итү башлангычы белән Мәскәү түгел, Татарстан үзе чыкты дип фаразлый. Әлбәттә, федераль хакимиятләр хуплавы белән. Моны ул "йомышлы татарлар" һәрвакыт Мәскәү әйткәнне арттырып үтәргә тырышу белән аңлата. Аларга экстремизм белән көрәшү бурычы куелган, республика шуны үтәде ди Зәкиев. "Мисал китерә алам. 1937 ел – Мәскәүдән фәрман килә: 500 кешене атарга. Татарстанда йомышлы татарлар 2 мең кешене ата", ди ТИҮ рәисе.

Халыкара дәрәҗәгә чыгу планнары

Шул ук 18 апрельдә ТИҮ президиумы чыгарган карар нигезендә Фәрит Зәкиевка чит илдә ТИҮ эшчәнлеген оештыру хокукы бирелгән. Ул Төркиядә яңа президиум җыя ала.

— Литвада эмиграциядә яшәүче Башкортстан активисты Руслан Габбасов Азат милләтләр лигасы төзеде. Әлегә аның белән сөйләшәбез, ә аннары башка бер оешма төзербез. Беренче чиратта Балтыйк буе, Кавказ илләрендәге милли оешмалар белән хезмәттәшлек итәчәкбез. Аларның тәҗрибәсе зур. ТИҮ низамнәсендә язылган максатлар шул ук калачак – милли үзаң, телне саклау, дәүләтчелекне торгызу. Русия оешмалары белән генә түгел, грузин, әрмән, азәрбайҗан, Балтыйк буе оешмалары белән дә хезмәттәшлек итү кирәк. Һәм украиннар белән – аларда милли үзаңны, телне саклау һәм дәүләтчелекне торгызу тәҗрибәсе зур, дип сөйли ул.

Төрле илләрдәге оешмалар белән берләшкәч, ул Русиягә кайтып эшчәнлек алып барырга, сайлауларда катнашырга җыена. "Мин монда үләргә җыенмыйм", ди Зәкиев.

Британиядә сыену алган татар милли хәрәкәте вәкиле Рәфис Кашаповның Азат милләтләр лигасына керүдән баш тартуына карата "Рәфис белән сөйләшергә була. Киләсе форумга бергә барырбыз әле", дип җаваплады.

Кашапов Азат Русия форумын һәм аның кысаларында оешкан Азат халыклар лигасы Русиядә этник азчылыклар мәнфәгатьләрен кайгыртмый дигән иде.

Зәкиев исә ТИҮ бу форумда актив катнашырга, милли азчылыклар турында үз фикерләрен әйтергә тиеш дип саный.

Фәрит Зәкиевта онлайн татар университеты оештыру хыялы да бар. Моны һәм ТИҮ куйган башка максатларны бүгенге көндә чит илдән башкару җиңелрәк дип саный ул.

— Чит илдә мөмкинлекләр күбрәк. Мин Казанда сугышка каршы митинг оештыра ала идемме? Юк. Ә монда митингка чыктым да ни телим, шуны әйттем.

Татар халкы язмышы Украинадагы сугыш нәтиҗәсенә бәйле

Мәскәүнең акылы җитеп, Украинадан гаскәрләрен чыгарса, үз хаталарын, Украинанаың тулы суверенитетын таныса, Владимир Путин президентлыктан китсә, татар халкының да яшәргә шанслары булачак дип саный Фәрит Зәкиев. Бу очракта демократия дә, ирекле һәм гадел сайлаулар да булачак, "ә без хакимияткә киләчәкбез", ди ул. Аның фикеренчә, "татарлар демократик илдә генә исән калачак".

Әгәр инде Русия моны эшләмәсә, урыслар да, татарлар да бетәчәк дип фаразлый активист.

Фәрит Зәкиев октябрьдә Казанга кайтып Хәтер көнен уздырырга тели. "Соңгы ун елда аны мин уздырам, кайтмасам, оештыручы булмаячак", ди ул.

  • 10 июньдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Бөтентатар иҗтимагый үзәге эшчәнлеген туктатырга, "экстремистик оешма буларак" аны ликвидацияләргә дигән карар кабул итте. ТИҮ федераль бюджет хисабына мәхкәмә соравы белән ясатылган экспертиза хакын – 858 мең 734 сумны түләргә тиеш була.
  • Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә карата ачылган бу мәхкәмә эше 2021 елның гыйнварыннан бирле дәвам итә. Татарстан прокуратурасы Хәтер көннәрендә уздырылган митингларда яңгыраган чыгышлар һәм 2017 елда татар телен яклап язган хатында белдерелгән фикере өчен ТИҮне экстремистик оешма дип тануны һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Открытое письмо президенту Турции Реджепу Эрдогану! Предлагаем татарам ближнего и дальнего зарубежья создать региональные отделения ВТОЦ!

Открытое письмо президенту Турции Реджепу Эрдогану!  Предлагаем татарам ближнего и дальнего зарубежья создать региональные отделения ВТОЦ!    Вы, уважаемый Реджеп Эрдоган ведёте активную деятельность по расширению сферы турецкого влияния, для единства тюркских народов. Действительно, за последние годы Турция активно продвигает идею тюркского единства, с такими странами как - Азербайджан, Казахстан, Узбекистан, Киргизия, Туркменистан и мы очень благодарны вашим действиям. Но, в то же время Вы не замечаете, когда грубо нарушается национальные права тюрков, а именно в Поволжских республиках: Башкортостане, Татарстане и Чувашии.  Напоминаем Вам, за 20 лет Путин своими делами доказал, что не зря занимает свой пост, за все эти годы он пахал, как раб на галерах. И он доволен своими результатами - уничтожены сотни политические партии, общественно-политические движения, благотворительные фонды и СМИ... 2 марта 2021 года Российский правозащитник Лев Пономарев объявил об окончательной ликвидации

Беларусы, берите пример у Джохара Дудаева и Мустафы Джемилева! Почему невозможна смена власти как в Украине и Афганистане?

Беларусы, берите пример у Джохара Дудаева и Мустафы Джемилева!  Почему невозможна смена власти как в Украине и Афганистане?    Над государством Беларусь в период независимости, всегда нависала угроза оккупации или поглощения Московией. Особенно, это стало очевидным, после российской агрессии против Украины и аннексии Крыма.  К слову, один из наших источников сообщил о разговоре с офицером ФСБ из Москвы, где тот уверенно сказал, что Беларусь и Россия скоро будут одной страной, поэтому не стоит переживать и оказывать сопротивление. Следует осознать, что после реального построения так называемого "Союзного государства" , российские войска будут располагаться в 100 км от Киева, последствия ожидаемы – от диверсионных до военно-стратегических. К этому еще добавим, что РБ граничит на западе с Польшей, а на северо-западе с Литвой и Латвией, где уже столкнулась с проблемой нелегальной миграции. На этом фоне, избранный президент Беларуси - Светлана Тихановская, не раз заявляла о необхо

День Памяти татарского народа! Беларусы солидарны с татарами!

День Памяти татарского народа! Беларусы солидарны с татарами! Смена поколений для каждого народа сказывается зеркалом движущейся истории, каждый народ проходит испытания: бывают дни радости и дни скорби. И мы должны помнить и чтить память наших предков.  У каждого народа есть свои исторические национальные герои, которые своим героизмом, своими подвигами, рискуя своими жизнями, отстаивали интересы своего народа, родного края и государства. Их героизм и борьба должны быть примером для нас и для будущих поколений, воспитывая крепость и стойкость духа, в защите национальных прав и свобод своего народа. Вспомним некоторых патриотов своего народа, которые оставили след в истории человечества: украинцев - Тарас Шевченко, беларусов - Константин Калиновский (Кастусь Калиновский), индусов – Махатма Ганди, палестинцев – Ясир Арафат, латиноамериканцев – Че Гевара, англичан – Маргарет Тэтчер, французов – Жанна Д’Арк, Южной Африки – Нельсон Мандела, афроамериканцев – Мартин Лютер Кинг, чеченцев - Б