К основному контенту

"Азат Идел-Урал" хәрәкте Татар конгрессы делегатларын Украинадагы сугышны яклаган резолюцияне хупламаска чакырды




"Халыклар төрмәсе җимереләчәк, ә сезгә корылтайда дәшми утырган өчен оят булачак", диелгән мөрәҗәгатьтә.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Дөнья татар конгрессының VIII корылтае делегатларын Украинадагы сугышны якалаган резолюцияне кабул итмәскә чакырып мөрәҗәгать чыгарды. Элегрәк Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев корылтай резолюциясенә "Русиянең Украинада махсус операциясен яклау" турында җөмлә кертеләчәк дигән иде.

"Татар халкы исемен урыс сугышы һәм Мәскәү империализмы мәнфәгатьләрендә куллануга юл куймагыз. Халыклар төрмәсе җимереләчәк, ә сезгә корылтайда дәшми утыруыгыз өчен оят булачак, балаларыгыз һәм оныкларыгызга ни өчен Путинның һәм Русиянең хәрби җинаятьләрен хуплавыгыз турында кыенсынып кына сөйләргә туры киләчәк", диелгән хәрәкәт мөрәҗәгатендә.

Хатны чит илләрдә яшәче татар милли хәрәкәте активистлары, аерым алганда АКШтан Вил Мирзаянов, Илшат Хаби, Камил Сукаев, Британиядән Рафис Кашапов, Төркиядән Фәрит Зәкиев һәм Роза Корбан, Польшадан Нәфис Кашапов, Швециядән Динар Миңкәев һәм Динар Сәгъдиев, Черногориядән Нәфисә Гобәйдуллина, Украинадан Зөлфирә Бойко имзалаган. Әлеге исемлек тулыланып тора диелә.

Дөнья татар конгрессының оешуына быел утыз ел тула. 30 июль–3 август Казанда конгрессның VIII корылтае узачак. Быелгы җыен Путинның Украинага каршы башлаган сугышы һәм шул сәбәпле илдә ныгый барган тоталитар культура шартларында узачак. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев корылтай исеменнән Путинның Украина сугышын яклаган карар кабул иттерергә тели.

Күпчелек делегатлар моның белән килешми һәм Конгрессның чираттагы корылтае татар мәсьәләрен генә тикшерергә һәм карарларын да шул өлкәдә генә кабул итәргә тиеш дип саный. Алар фикеренчә, Русия агрессиясен ачыктан-ачык хуплау Конгрессның бигрәк тә чит илләрдәге татар оешмалары белән элемтәләрен өзәчәк, зур таркаулыкка китерәчәк. Моңардан тыш андый милитаристик белдерүләр Татар конгрессының халыкара мәйдандагы йөзенә тап төшерәчәк һәм аның Русия силовиклары контролендә булуын күрсәтәчәк.

Васил Шәйхразиевның Милли шура рәислегеннән китүне таләп итеп "Азатлык" яшьләр берлеге пикет та уздырды.

Корылтайга 1 500 кеше чакырулы, шуларның 1 меңе – делегатлар, 500е – кунаклар. Пленар утырыш Kazan Expo үзәгенең Илһам Шакиров залында узачак.
https://www.azatliq.org/a/31966709.html

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим...

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США.

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США. ПОСЛУШАЙТЕ  ‪@dwrussian‬

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России  https://www.youtube.com/watch?v=frSqAPJ6VeE