К основному контенту

Президент атамасы: Татарстан Мәскәүгә каршылык күрсәтә. Читтән караш

 


Казан Кирмәне һәм Мәскәү Кремле


Мәскәү Украинада сугыш алып барган вакытта милли республикаларның символик булса да бәйсезлек статусын бетерергә тырыша. Кеше сугыш вакытында куркытылган, фикер әйтмәячәк. Әмма көтелмәгәндә Татарстан сөзешергә булды. Бу нәрсәне аңлата һәм ахыры нинди була ала - Азатлык белгечләр фикерен сорашты.

2023 елдан Татарстанда президент статусы юкка чыгарыла. Русия кануны шундый. Мәскәү моны 2014 елдан бирле таләп итә. Башка милли республикаларда мондый атама калмады. Русиядә аны Татарстан гына саклап калды. Озакка сузылган бу эшкә нокта куелырга тиеш иде, әмма көтелмәгәндә Татарстан парламенты каршылык күрсәтте. 2017 елдан бирле парламентта мондый ялкынлы чыгышлар булмады. Депутатлар бер-бер артлы "глава-башлык" атамасы ошамый, ничек бар, шулай калсын, ул кемгә комачаулый дип фикерләрне яудырды. Татарстанның мондый аяк терәп сөйләшүе Русиядә һәм дөнья күләмендә баш күтәрү буларак кабул ителде, ә татарлар арасында позицияләрне сату, чигенү дип бәяләнде.

Татарстан парламентында чыгышлар бары тик президент атамасына гына кагылды. Тарткалашу, тавыш бирү нәтиҗәсендә Рөстәм Миңнехановның президент мөддәте беткәнче, ягъни 2025 елга кадәр Татарстанда президент атамасы калачак. Аннары яңа җитәкче "республика рәисе" буларак сайланачак. Парламент утырышында соңгы президент сайлауда халык нәкъ республика президенты өчен тавыш бирде, ни "глава", ни "башлык" булмады дип аңлатылды. Сарыклар да исән, бүре дә тук дигәндәй, республика җитәкчесе атамасы үзгәртелә, әмма ул гамәлгә соңрак керәчәк.

Конституциянең башка маддәләренә кагылмадылар да. Конституциядәге "суверенитет", "президент ике дәүләт телен белергә тиеш", "Татарстанда сугыш пропагандасы тыела" һәм башка маддәләрдән арыну мәсьәләсе кайчан каралыр һәм ничек хәл ителер – билгесез.

Татарстаннан читтә яшәүче экспертлар республика парламентының бу карарын уңай бәяли һәм Татарстан вакытны ничек тә булса сузу стратегиясен сайлаган дип аңлата. Азатлык берничә белгеч белән сөйләште.

"Димәк, кылчык булып утырганбыз"

Үзен сөргендәге Татарстан хөкүмәте башлыгы дип танытучы галим Вил Мирзаянов телне тартып алганнан соң, президент статусын умырып алулары билгеле һәм көтелгән хәл дип саный. Татарлар бер-бер артлы мондый югалтуларга күнегеп бара, ди ул. Аның фикеренчә, әлеге вакытта Татартан парламенты мәсьәләне сузу стратегиясен сайлады.

— Каршы тору да, сөйләү дә авыррак Русиядә, чөнки анда фашистик режим, әмма эзоп теле белән дә фикерләрне җиткереп була. Мине бүген Татарстанның Украина Радасының республика бәйсезлеген тануы турында ни уйлавы, бу юнәлештә нишләргә җыенуы күбрәк кызыксындыра. Суверенитет, президент институты, президентның ике телне белүе кебек төшенчәләргә, маддәләргә тотынып яту артык зур әһәмияткә ия түгел. Дөрес, алар символлар, татарлар, татарстаннар өчен ул мөһим, — дип фикерләре белән уртаклаша Вил Мирзаянов. — Тик башны ташка ярып булмый. Тартып алына икән, алга таба нишләргә булганын уйлашырга кирәк. Президентны рәискә алмаштыру белән татарның милли үзаңы юкка чыкмаячак. Сүз уңаеннан, "рәис" сүзе бигүк начар вариант түгел, аның мәгънәсе тирән һәм бу ничарадан бичара адым. Бу очракта Татарстан парламентының каршылык күрсәтүен уңай бәялим. Татарларның бу гамәле урыс шовинистларының ачуларын кабартты, алдарга тырышала дип язалар, сүгәләр. Димәк, кылчык булып утырганбыз. Шулай кирәк тә. Татарстан бу мәсьәләгә нокта куймыйча суза, шундый стратегия сайланган дип уйлыйм. Бер елдан, ике елдан соң ни булачагы билгесез. Ул вакытта әллә ишәк, әллә падишаһ үлә дигәндәй...

"Путин татарларны тезләндерде"

Үзен сөргендәге Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары дип танытучы, Азат Идел-Урал хәрәкәте лидеры Рафис Кашапов та Татарстан бөтен дөньяда үз мәнфәгатьләре өчен көрәшә дигән фикер тудырды дип саный һәм моны уңай бәяли. Татарстан парламенты көрәшсез бирелмәскә тырыша, бу республика элитасының вазгыять тиз үзгәрергә мөмкин булуын аңлаганын һәм республиканы ничек тә булса саклап калырга тырышуын күрсәтә дип сөйләде ул Азатлыкка. Әмма аның фикеренчә, фашистик Русиядә мондый адымны гафу итмиячәкләр һәм федераль үзәк тарафыннан репрессияләр артачак һәм Конституция барыбер үзгәртеләчәк.
— Парламент тоташ "Бердәм Русия" фиркасе депутатларыннан торса да, алар арасында милли җанлылар, бүгенге хәлләр белән риза булмаучылар бар. Анда бит Суверенитет турында Декларацияне кабул ителүне күргән кешеләр дә бар. Шуңа да депутатларның бер өлеше бу чигенүләрне үзләрен мыскыл итү кебек кабул итәрдер дип уйлыйм. Егетлекне таптау бит бу. Әйе, кесә турында уйлаучылар да бар. 8 депутат чыгыш ясады, кемдер уен уйнагандыр, кемдер ихластан әйткәндер. Күңелләренә керә алмыйбыз, парламент эшендә катнашмадым, өздереп әйтә алмыйм, әмма кирәкле фикерләр әйтелде, — дип сөйли Кашапов. — Бөтен дөнья Татарстан Мәскәүгә каршылык күрсәтә дип шаулый, Украина моны сөйли, Беларус сәясәтчеләре дә бәяләмә бирә. Бүгенге вазгыятьтә бу кыюлык дип бәяләнә.
Чит илләр санкцияләр белән буа, чит ил белгечләре сугыш аркасында Русия җимерелер дигән фаразлар әйтә, кемдер бу 2025 елда була ала дип тә әйтә. Татарстан боларны барысын да карап бара дип уйлыйм. Татарстан төрлечә эш итәргә тырыша. Әмма, минемчә, Путин Миңнехановны, Шәймиевне, Мөхәммәтшинны һәм депутатларны тезләндерде. Ул татарларны тезләндерде.

Кашапов президент институты мөһим, әмма Конституциядәге суверенитет, президент ике телне белергә тиеш, сугыш пропагандасын тыю һәм башка төшенчәләр тагын да әһәмиятлерәк дип саный. Бу маддәләр каралмавы бер яктан өмет өсти, икенче яктан, аның фикеренчә, киләчәктә Мәскәү басымы белән алар да юкка чыгачак ди ул. "Әле сугыш бара, федераль үзәк берни белән дә исәпләшеп тормаячак. Татарстан җитәкчеләре каршы чыкса, шунда ук коррупция дип җинаять эше ачачаклар, аларны төрмәгә утыртачаклар, яки үтерергә мөмкиннәр. Һәрберсе кармакка эләктерелгән", ди Кашапов.

Рафис Кашапов бу мәсьәлә турында читтәге татарлар, башка оппозиция лидерлары белән фикер алышкан, әмма Европада Раштуа яллары сәбәпле бу эш туктап калган. "Яңа ел бәйрәмнәре тәмамлангач, бу проблемнар каралачак, читтәге активистлар, татарлар һәм башка төркиләр оешып фикер алышырга җыелачак", диде ул Азатлыкка.

"Халыкка таяну кирәк иде"

Татар иҗтимагый үзәге Татарстан президенты статусын яклау хәрәкәтен 2014 елда ук башлаган иде. Русия думасына хатлар, мөрәҗәгатьләр язудан башлап пикет, урам җыеннары, түгәрәк өстәлләр оештыруга кадәр төрле чаралар башкарыды. Татар иҗтимагый үзәге хәзер Русиядә экстремистик оешма дип санала, аның рәисе Фәрит Зәкиев Төркиядә мөһаҗирлектә. Ул Татарстандагы хәрәкәтне карап бара һәм президентны рәискә алыштыруда куркыныч юк, киресенчә, ул сүз отышлы дип саный. Аның статусы югары, мәгънәсе киң ди ул. Шулай да парламенттагы утырыштан ул тулысынча канәгать булмавын әйтте Азатлыкка.
— Тамаша булды. Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә, президент атамасыннан баш тартуга каршы булсалар, бу тавыш бирүдә күренер иде. Ә депутатларның бары тик 3се генә каршы чыкты. Ник 15 яки 30 түгел? Нәрсәдән курыктылар? — дип ризасызлыгын белдерә ул. Татарстанның көрәшүе уңай күренеш, әмма галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗтимагый оешмаларга таянып эш итмәүләре дөрес түгел. Халыкка таяну кирәк иде.

"Путин Татарстанны юкка чыгарырга тели"

Элекке Совет берлеге белгече, американ галиме Пол Гобл Русия президенты Владимир Путин махсус Украинадагы сугыш вакытында астыртын эш итә һәм Татарстанны тулысынча юкка чыгарырга тели, дип сөйләде Idel.Реалиига.

— Милли республикаларны юкка чыгару теләге көн кебек ачык, бу эшне шыпырт кына Украинада барган сугыш вакытына туры китерү дә юкка түгел. Статусны үзгәртергә депутатларны мәҗбүр итәләр. Аларны бу эшкә этәрү – мыскыллы капитуляция адымы, — ди ул һәм моның нәрсәгә китерергә мөмкин булуын да әйтә. — Республикада каршылык күрсәтү көчәячәк. Ә Мәскәүнең репрессив машинасы тагын да куәтлерәк итеп эшли башлаячак, бүтән чара юк дип акланачаклар. Путинның күптән милли республикалар мәсьәләсенә нокта куясы килә.

"Федераль үзәк әкренләп бөгә"

Федератив мөнәсәбәтләр белгече, галим Камил Галиев Путин режимы вакытында Татарстан белән федератив үзәк арасындагы хәлләр салмак кына барган ватандашлар сугышын хәтерләтә дип саный. Русия эчендә башка милли республикалардан аермалы бары тик Татарстан гына үз хокуклары өчен көрәшә, мөмкин булган кысаларда каршылык күрсәтә ди ул.
— Федераль үзәк артык басым ясамыйча эш итә, үз максаталарына әкрен ирешү юлын сайлады. Кискен адымнардан баш тартып ул халыкны теге яки бу күренешкә әзерли, күнектерә, кабул итүен көтә. Башта бер вәкаләтне тартып алды, аннары икенчесен, өченчесен – болар барысы да әкрен генә, системлы итеп башкарыла. Мәскәү Кремле турында позитив фикерләр тудырыла, мәгълүмат таратыла, аның кануни адымнары кешеләргә аңлытыла, — дип аңлата галим. — Мәскәү тышкы сәясәттә оттыра, җиңелә, Мәскәү тирәсендә тискәре мәгълүмат арта. Шуңа да Татарстанны бөгеп, аңардан вәкаләтләрен тартып алып, федераль үзәк эчке сәясәттә нык булуын күрсәтергә тели.
https://www.azatliq.org/a/32193006.html


Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Гундяев благословил войны Путина в Ичкерии, Сирии, Грузии и Украине — действия, вызвавшие огромный резонанс во всем мире, — и тем самым он стал соучастником убийств мусульман и христиан

Во время сессии «Съезда народных депутатов», проходившей в Варшаве с 27 по 29 июня под руководством бывшего депутата Госдумы РФ Ильи Пономарёва, один из участников спросил меня: «Как вы, татары, относитесь к патриарху Кириллу? Ведь в России его считают святым человеком, не так ли?» У меня не было возможности ответить на этот вопрос во время сессии; только сейчас я нашел время подробно изложить свое мнение. Как он может быть «святым»? Агент «Михайлов» — действовавший под этим псевдонимом — работал в интересах КГБ СССР. Владимир Михайлович Гундяев известен всему миру как Патриарх Московский и всея Руси Кирилл.  Патриарх Кирилл (Гундяев), в 1990-е годы — именно тогда он упрочил свое положение и сколотил состояние, которое в конечном счете позволило ему взойти на патриарший престол. До вступления в эту должность его личное состояние, по оценкам некоторых экспертов, достигало 4 миллиардов долларов. Как можно считать Гундяева святым человеком?  Гундяев благословил войны Путина ...

В Кремле началась паника из-за действий ПАСЕ: "ПАСЕ хочет уничтожить Россию"

В Кремле началась паника из-за действий ПАСЕ:  " ПАСЕ хочет уничтожить Россию Парламентская Ассамблея Совета Европы 17 октября приняла резолюцию о непризнании Владимира Путина легитимным президентом России. В тексте резолюции Россия обвиняется во всех мыслимых и немыслимых грехах. Тут и «вторжение в Грузию» в 2008 году, и "оккупация территорий" Украины, "уничтожение свободы", и "война против демократии». А сама РФ в тексте резолюции названа "фактической диктатурой" с "неоимпериалистической идеологией Русского мира". Обвинения ПАСЕ коснулись и Русской Православной Церкви, якобы "искажающей христианские православные традиции", и являющейся "идеологическим продолжению режима Владимира Путина".  В итоге, в своей резолюции ПАСЕ призывает государства-члены Совета Европы, государствам-наблюдателям и Европейскому Союзу прекратить все контакты с Путиным, за исключением гуманитарных целей и в стремлении к миру, усилить военную...

Российские генералы, арестуйте Путина во время парада 9 мая

Российские генералы, арестуйте Путина во время парада 9 мая. Если вам удастся арестовать Путина, у вас появится возможность избежать Международного уголовного трибунала в Гааге и спасти миллионы своих подчиненных солдат и офицеров.  Когда Путин начал войну с Украиной, он почему-то думал, что команда Зеленского бежит в Польшу, украинцы встретят Путина цветами, и он разгромит «укронацистов» за три дня. И, конечно же, именно это и произошло: они получили достойный ответ. По состоянию на 3 мая 2026 года общие боевые потери российских войск составляют приблизительно 1 333 200 человек, 11 906 танков и 267 589 беспилотников... Так, с начала полномасштабной войны в Украине уже погибли более 20 российских генералов.   Если война еще продолжится, Россия потеряет миллионы своих граждан, и сколько миллионы людей еще покинет Россию из-за кризиса? Просто учтите, что за это время Россия оказалась в беспрецедентном состоянии полной международной изоляции. Огромные потери рабочих мест, ра...