Аның исемлеккә керүе хакимияткә каршы көрәшергә өндәве һәм сугышка каршы чыгышларына бәйле дип хәбәр ителә.
27 гыйнвар кичендә Русия Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты. Исемлеккә татар милли хәрәкәте вәкиле, хокук яклаучы, "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларының берсе Рәфис Кашапов кертелде.
Юстиция министрлыгы Кашаповның исемлеккә кертелүе аның хакимияткә каршы көрәшергә өндәве һәм сугышка каршы чыгышлар ясавы белән бәйле, дип яза "Дождь".
Моннан тыш исемлеккә Little Big төркеме солисты Илья Прусикин, активист Фидель Агумава, фем активист һәм язучы Дарья Серенко, Далай-ламаның Русия һәм БДБ илләрендә вәкиле Эрдни Басан Омбадыков өстәлде.
Шулай ук "ят агентлар" булып "Көч кулланмау фәлсәфәсе" җәмгыяте һәм Дигитал хокукларны үстерү фонды танылды.
Рәфис Кашапов – билгеле татар активисты, 1980нче еллар ахырында Чаллы шәһәрендә татар хәрәкәтен оештыручы шәхесләрнең берсе. Озак еллар Чаллыдагы Татар иҗтимагый үзәге оешмасын җитәкләгән.
2009 елда Кашапов язмалары өчен Русия мәхкәмәләре тарафыннан шартлы рәвештә хөкем ителде. 2014 елда Русиянең Кырым аннексиясен тәнкыйтьләгән һәм Украинаны яклаган язмалары өчен аңа карата җинаять эше ачылды, активист кулга алынды. "
Сова" хокук яклау оешмасы бәйсез экспертиза үткәреп, Кашапов язмаларында җинаять билгеләре булмавын белдергән иде. 2015 елда "Мемориал" хокук яклау үзәге Кашаповны сәяси тоткын дип таныды.
2015 елда мәхкәмә Рәфис Кашаповны гаепле дип таныды һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Ул 2017 елда иреккә чыкты, шуннан соң Киевка китте. 2018 елда Британия хакимияте Кашаповка сәяси сыену бирде.
Кашапов Русия халыкларының хокуклары өчен көрәшүче "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыруда катнашты. 2022 елда ул Русия ирекле халыклары форумының координацион шурасына керде.
Белешмә: "Азат Идел-Урал" хәрәкәте
"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
https://www.azatliq.org/a/32243052.html
https://t.me/p0beg/6011 Обращение к Рафису Кашапову, вице-премьеру татарского правительства в изгнании
ОтветитьУдалить