К основному контенту

Анталиядә яшәүче чит ил ватандашларының Беренче корылтаенда татарлар министр Мәүлет Чавушуглыга үз проблемнарын җиткергән

 


Чарада катнашучы татарлар

Төркиядә татарларга да яшәү рөхсәте алу кыенлашты. Бүген төрек дәүләте татарларга төрки тамырлы халык буларак танымый һәм өстәмә мөмкинлекләр бирми.

Төркиядә яшәргә күченгән татарларның ватандашлык һәм озын вакытка исәпләнгән яшәү рөхсәте алуда проблемнары Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушуглыга җиткерелгән. Бу хакта Анталиядә яшәүче адвокат Фәнис Зыялы Азатлыкка хәбәр итте. Ул әлеге мәсьәләне Анталиядә яшәүче чит ил ватандашлары оешмаларының Беренче корылтаенда күтәргән.

Җыенны Дөнья мәсхәт (ахыска) төрекләре берлеге үткәргән. Анда 28 оешмадан 150 кеше, шул исәптән Татарстаннан Төркиягә күченгән биш активист катнашкан. Аерым алганда, Зыялыдан тыш, активистлар Наил НәбиуллинНаилә БарабановаМарат Хәсәнов һәм Гөлназ Җиһангирова булган.

Очрашуда Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушуглы чыгыш ясаган. Фикер алышу 2,5 сәгать дәвам иткән.

Очрашу барышында адвокат Фәнис Зыялы Төркиядә татарларның озын вакытка исәпләнгән яшәү рөхсәте һәм ватандашлык алуда проблемнары хакында сөйләгән.

"Безне иң күп борчыган мәсьәлә — татарларның төрки милләттән булуын исбатлый алмыйбыз дидем. Мин биш елдан артык шушы документны алу өчен тырышам, әмма үземнең төрки тамырлы булуымны дәлилли алмыйм. Бу безнең Русиягә бәйле булганыбыз өчен дидем. Төркиянең кырымтатарларга, ахыска төрекләренә биргән хакларыннан татарлар да файдаланырга тели. Безгә ватандашлык һәм озын вакытка исәпләнгән яшәү рөхсәте бирелүен сорыйбыз дидем", диде ул.

Моннан тыш, адвокат Г-87 коды — Төркиягә гомер буена керү тыелучылар исемлеге турында әйткән.

"Монда килеп яшәгән клиентларыма Г-87 коды бирелгән. Алар 20 еллап Төркиядә яши. Без мәхкәмә аша аларның депортын юкка чыгардык, әмма Г-87 коды белән яшәгән клиентлар бар дидем. Алар монда торып яшәү рөхсәте ала алмый, балаларын мәктәпкә теркәү, банк хисабы ачу, телефон номеры алудан мәхрүм. Аларны инсан белән хайван арасындагы затлар дип әйтергә туры килде", диде ул.

Фәнис Зыялы Татарстанның "Төркия белән Русия арасында арадашчы" булуын әйткән, Чавушуглы әңгәмәгә кереп "Сез (Татарстан) — күпер" дип җавап кайтарган.

Төркиянең тышкы эшләр министры милләтләрнең хокук мәсьәләсендә адвокатлар булуын әйткән һәм алар ирешкән карарларга уңай фикерен белдергән.

Ахырдан Фәнис Зыялы Мәүлет Чавушуглы белән аерым сөйләшү булуын да әйтте.

"Ул Рөстәм Миңнеханов (Татарстан президенты) минем бик яхшы дустым диде. Аңа шәхси сәламемне җиткерергә кушты. Без җиткерербез дип үземнең башымдагы түбәтәйне аңа бүләк иттем", диде Зыялы.

Узган ел ахырында Төркиянең миграция идарәсе (Гөч идарәсе) Русия ватандашларына, шул исәптән татарларга да фатир арендалау юлы белән яшәү рөхсәте (ВНЖ) бирми башлады. Бу хакта рәсми белдерү булмаса да, 26 декабрьдән миграция хезмәте мөрәҗәгать итүчеләрне рәттән кире борды. Хәтта элегрәк тә Төркиядә яшәгән таталарн яшәү рөхсәтен озайта алмау проблемнары белән очрашты. Азатлык яшәү рөхсәте ала алмаган татарлар һәм күчемсез милек өлкәсендәге белгечләр белән сөйләшкән иде. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына протест белдереп һәм мобилизациядән качып китүчеләр кире үз илләренә сөрелергә мөмкин.

Татарлардан аермалы, узган елның август аеннан Төркиянең миграция идарәсе кырымтатарларга озак вакытка исәпләнгән яшәү рөхсәте бирә башлады. Рәсмиләр кырымтатарларны "төрки тамырлы ватандашлар" статусында кабул итә. Элегрәк мондый статус мәсхәт төрекләре, уйгыр, Болгарстан белән Грециядән этник төрекләргә генә бирелгән булган.

Ел башында үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаучы төркем җитәкчесе Рәфис Кашапов Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга мөрәҗәгать юллады. Хатта Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган татарларны төрки халык буларак тануны сорыйлар.

Аерым исәпләргә караганда, 2022 ел башыннан Русиядән чит илгә ярты миллионнан артык кеше күчеп киткән. THE BELL мәгълүматынча, 78 меңнән артык русияле Төркиягә киткән һәм кире кайтмаган.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи