К основному контенту

Татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашаповка "Одноклассники"дагы постлары өчен административ эш ачканнар


Рәфис Кашапов. Архив фотосы

Аны “ят агент” эшчәнлеге тәртипләрен бозуда гаеплиләр. Кашапов быел апрельдә “Одноклассники”дагы сәхифәсендә “ят агент” тамгасы белән тамгаламыйча хәбәр чыгарган. Башка язмаларын да тиешенчә тамгаламаган, дип саныйлар полициядә.

БТИҮнең Чаллы бүлегенең элекке җитәкчесе, бер төркем татар милли активистының "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дигән оешмасы рәисе, хәзерге вакытта Британиядә яшәүче Рәфис Кашаповка "Одноклассники"дагы язмалары өчен административ эш ачканнар. Аны "ят агент" эшчәнлеге тәртипләрен бозуда гаеплиләр (Административ хокук бозулар кодексының 19.34 маддәсе, 4 өлеше). Бу хакта Chelny-biz хәбәр итә.

Эш материалларыннан күренгәнчә, Кашапов быел апрельдә "Одноклассники"дагы сәхифәсендә "ят агент" тамгасы белән тамгаламыйча хәбәр чыгарган. Башка язмаларын да тиешенчә тамгаламаган, дип саныйлар полициядә.

Беркетмә һәм эш материалларын карау өчен Чаллы шәһәр мәхкәмәсенә тапшырганнар.

Рәфис Кашаповка "ят агент" исеме быел гыйнварда бирелде. Ул үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркемнең рәисе. Февраль башында оешма онлайн-очрашу үткәргән иде. Анда катнашучылар "хөкүмәтнең" яңа башлыгын билгеләп куйды. АКШта яшәүче галим Вил Мирзаянов урынына башлык итеп Британиядә яшәүче Рәфис Кашаповны сайладылар.

Элегрәк "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" быел октябрь уртасында Нью-Йоркта Беренче татар халык Корылтае үткәрәчәген игълан итте.

  • Русия хакимиятләре "чит ил йогынтысында" булган теләсә кемне ят агент дип игълан итәргә мөмкин, канунда моның билгеләмәсе бик ачык бирелмәгән.
  • Хәзерге вакытта реестрда 400ләп "ят агент" бар: бу – физик затлар да, медиалар да, сәүдәгә корылмаган оешмалар һәм хәрәкәтләр дә. "Ят агент" статусы булганнар һәр чирек саен шәхси хисапларындагы акчалар турында хисап тотарга һәм халыкка чыгарылган бөтен хәбәрләрен тамгаларга тиеш. Хисап биргәндә хаталар китсә яки тамгалау булмаса, хәтта иректән мәхрүм итүләре бар.
  • 2022 ел ахырыннан "ят агент"ларга дәүләт оешмаларында белем бирергә, халык каршында чаралар оештырырга, контракт нигезендә гаскәрдә хезмәт итәргә һәм сайлау комиссияләре әгъзалары булырга ярамый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
https://www.azatliq.org/a/32480742.html

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим...

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США.

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США. ПОСЛУШАЙТЕ  ‪@dwrussian‬

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России  https://www.youtube.com/watch?v=frSqAPJ6VeE