К основному контенту

"Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең Telegram-каналы томаланган

 

39 минут элек

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Без яңа канал ачтык һәм кирәк булса Идел-Урал республикалары Русия золымыннан азатлык алганчыга кадәр аны яңадан ачып торачакбыз. Һәрберебезнең ирекле рәвештә сөйләшергә һәм яшәргә хакы бар. Үзебез өчен дә, халыкларыбызның киләчәге өчен дә бу хокукны көрәшеп алырга тиеш", дип җиткерә активистлар.

Кичә, 28 ноябрьдә, "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең Telegram-каналы томаланган. Хәрәкәт вәкилләре моны "Кремльнең бот-фермасы көчле һөҗүм ясавы" белән бәйле дип саный һәм элегрәк башкорт милли хәрәкәтенең каналлары да томалануын хәтерләтә.

"Без яңа канал ачтык һәм кирәк булса Идел-Урал республикалары Русия золымыннан азатлык алганчыга кадәр аны яңадан ачып торачакбыз. Һәрберебезнең ирекле рәвештә сөйләшергә һәм яшәргә хакы бар. Без үзебез өчен дә, безнең халыкларның киләчәге өчен дә бу хокукны көрәшеп алырга тиеш", дип җиткерде алар.

9 ноябрь кичендә башкорт оппозициясенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" Telegram-каналларына язылучылар бу каналларны таба алмауларын хәбәр итте. Соңрак аларның ботлар җибәрелеп томаланулары билгеле булды. Томаланучы каналлар арасында "Комитет башкирского сопротивления" каналы һәм Татарстан хакимияте белән бәйле дип саналган "Башкирский снег" каналлары да бар диелде.

Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов оппозицион Telegram-каналларның томалануына Башкортстан хакимиятләрен гаепләде.

Бу уңайдан үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы бер төркем татар активистлары Telegram-га нигез салган Павел Дуровка ачык хат чыгарган иде. Алар мессенджердагы һәр кулланучының сәяси хокукларын һәм сайлау иреген хуплауны сорый, "оппозицион медиаларны юкка чыгару өчен пычрак технологияләр куллануларына" юл куймаска чакыра.

  • "Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды.
  • Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.
  • 2022 елның февралендә Русия баш прокуратурасы "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен Русиядә теләнмәгән оешма дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим...

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США.

В Канаде ЖЁСТКО ОБЛАМАЛИ Трампа! НОВЫЙ премьер ОТВЕТИЛ на УГРОЗЫ США. ПОСЛУШАЙТЕ  ‪@dwrussian‬

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России

Серия ударов по авиабазам ВВС РФ | Спад производства и бюджетный кризис в России  https://www.youtube.com/watch?v=frSqAPJ6VeE