Күп михнәтләр кичергән татар халкы яшәмәгән ил, шәһәр бармы икән җир шарында? Кайда гына яшәсә дә, татар кешесенә эш сөючәнлек, кунакчыллык, гаделлек, пөхтәлек кебек сыйфатлар хас. Чит илләрдә яшәүче татарларда бу сыйфатлар бигрәк тә ачык сизелә. Алар һәрвакыт татарларның үзәге булган Татарстанны сагыналар, телләрен онытмыйлар, динне, гореф-гадәтләрне, милли йолаларны саклыйлар, бер-берсенә ярдәм итәләр, рухи яктан көчле булырга тырышалар, милли бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр.
https://tatar-toz.blogspot.com/2024/03/blog-post_49.html

Комментарии
Отправить комментарий