Татар-башкорт дөньясының 2024 ел шәхесен сайлыйбыз 2024 ел шәхесе — кем ул? Татар-башкорт дөньясында ел дәвамында җәмгыятькә тәэсир ясаган шәхес өчен тавыш бирүдә катнашырга тәкъдим итәбез. Бу исемлеккә сез лаеклы дип санаган шәхесләр кермәгән дип саныйсыз икән, безнең социаль челтәрләрдә языгыз. 2024 ел ахырына якынлаша. Азатлык узып баручы елга йомгак ясауны башлый. Аны, гадәттәгечә, ел шәхесен сайлау, аңа тавыш бирү белән башлап җибәрәбез. Һәм бу эшне, хөрмәтле укучыларыбыз, сезгә тапшырабыз. Татар-башкорт дөньясында 2024 ел шәхесе дип кемне сайлар идегез? Редакциябез ел дәвамында эшчәнлекләрен күзәткән, башкорт вә татар исемен яңгыраткан, тормышны уңай якка үзгәртергә тырышкан, көрәшкән 9 кешене тәкъдим итә. Бу — безнең тәкъдим генә, сез дә үзегез лаеклы дип санаган шәхесләрне безнең социаль челтәрләрдә тәкъдим итә аласыз. Сораштыру безнең сайтта һәм Telegram-каналда бара, ул 29 декабрь көнне туктаячак. Тавыш бирү нәтиҗәсе сәхифәбездә 30 декабрь көнне игълан ителәчәк. Хөрмәтле