Бүгенге утырышта прокурор Әһлиуллинның "урыс теленә һәм халкына карата милләтара дошманлык һәм нәфрәт уятуда", татар дәүләтчелегенең тарихи фактларын бозуда гаепләүче документлар укыган. Активист бәйсез белгечләрнең өстәмә экспертиза ясавын сораган.
Бүген, 5 февральдә Чаллы шәһәре мәхкәмәсендә татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга каршы ачылган җинаять эше белән бәйле чираттагы утырыш узган. Мәхкәмә утырышына Казан, Әлмәт һәм Алабугадан да вәкилләр килгән. Бу хакта үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркемнең Telegram-каналында хәбәр ителде.
Утырышта прокуратура вәкиле Әһлиуллинны "урыс теленә һәм халкына карата милләтара дошманлык һәм нәфрәт уятуда", татар дәүләтчелегенең тарихи фактларын бозуда гаепләүче фактлар, документлар укыган. Бу материаллар белгечләр ясаган нәтиҗәгә нигезләнгән.
Зиннур Әһлиуллин исә тарихчылар һәм лингвистларның нәтиҗәсе белән килешмәгән, бәйсез белгечләрнең өстәмә экспертиза ясавын сораган.
Киләсе мәхкәмә утырышы 13 мартта булачак диелә.
https://www.azatliq.org/a/challi-mahkamasenda-zinnur-ahliullinning-jinayat-eshe-belan-bayle-chirattagi-utirish-bulgan/33304406.html
https://tatar-toz.blogspot.com/2025/02/blog-post_6.html
Комментарии
Отправить комментарий