Хартия Лиги Свободных Наций. «Свобода и Независимость». Ирекле Милләтләр Лигасы Хартиясе «Ирек һәм бәйсезлек»
«Ирек һәм бәйсезлек»
Ирекле Милләтләр Лигасы:
• халыкларның һәм туган иләрнең коллыктан азат ителү хокукыннан чыгып,
• халыкларның үзбилгеләнү хокукын халыкара танылган нигез буларак кабул итеп,
• зур һәм кечкенә халыкларның тигез хокуклылыгы принцибын халыкара документларда ныгытылган хәлдә исәпкә алып,
• кешелек дөньясына янаган куркынычларны булдырмау һәм юкка чыгару, халыкара иминлекне саклау, агрессия актларын һәм тынычлык бозу очракларын булдырмау зарурлыгын таный,
• хокуклар – кеше хокукларын гына түгел, ә халыклар хокукларын да – үтәү, яклау һәм үстерүне халыкара җәмгыятьнең иң мөһим бурычы дип санап,
• Кеше хокуклары буенча гомум декларациясе принципларына һәм башка халыкара документларга тугрылыклы булуын раслый, ләкин аларны халыклар, милләтләр һәм бөтен кешелек мәнфәгатьләрендә камилләштерү зарурлыгын игълан итеп,
түбәндәгеләрне белдерә:
I. Максатларыбыз:
1. Рәсәй тарафыннан изелгән һәр халыкның иреккә чыгуы.
2. Коллык хәлендә булган халыкларның халыкара хокукый һәм сәяси субъектлылыгына ирешүе, хокукларының киңәйтү һәм статусларының күтәрү.
3. Милли республикалар, башка милли берәмлекләр һәм Рәсәй Федерациясе составындагы төбәкләр территориясендә яңа бәйсез демократик дәүләтләр төзү.
4. Яңа бәйсез демократик дәүләтләрне халыкара дәрәҗәдә таныту.
5. Рәсәй Федерациясен деимпериализацияләү һәм деколонизацияләү, аның хәзерге форматын юкка чыгару һәм киләчәктә яңа империал дәүләт барлыкка килү мөмкинлеген булдырмыйча, аны тулысынча тарату. ИМЛ үз территорияләрендә атом коралыннан баш тартуын белдерә һәм Евразиянең тулы денуклеаризациясен таләп итә.
II. Сәяси принципларыбыз:
1. Рәсәй — коллык империясе, халыкларны һәм җирләрне көч кулланып коллык хәлендә тота. Мәскәү көч, кан, ялган һәм ришвәт белән безнең халыкларны буйсындырды, аларның тарихи дәүләтчелекләрен юк итте, мөстәкыйль үсеш мөмкинлекләрен тартып алды. Рәсәй — җинәятчел-дәүләт, массакүләм үтерүләр кылучы, халыкара терроризмны яклаучы һәм атом сугышы куркынычы чыганагы.
2. Рәсәй Федерациясендәге һәр милли республика һәм төбәк – дәүләт булып тора ала.
3. Һәр милли республика һәм төбәк Рәсәй Федерациясеннән аерылып, бәйсез дәүләт төзергә хокуклы.
4. Безнең халыкларның Рәсәй Федерациясеннән аерылу хокукы – мөһим шартларның берсе. Коллыктан азат ителү өчен “референдум үткәрү” таләбе урынсыз – авторитар репрессив режим шартларында “кеше хокукларына карата референдум” үткәрү берничек мөмкин түгел, шулай ук. Милли республикаларда бәйсез суверен дәүләт булдыру өчен җитәрлек суверенитет бар.
5. Рәсәй Федерациясе территориясендә яшәүче һәр автохтон халык – үзбилгеләнү хокукына ия. Мәскәү тарафыннан изелгән һәр халык ирек һәм бәйсезлек өчен көрәшү хокукына, шул исәптән кораллы көрәш алып бару хокукына да ия.
6. Барлык халыклар, республикалар һәм төбәкләр үз язмышларын үзләре хәл итәргә хокуклы.
7. «Субъектлылык презумпциясе» принцибыннан чыгып, бәйсезлек юлын сайлаган халыклар, республикалар һәм төбәкләр бернинди рөхсәткә мохтаҗ түгел, аларның дәүләт суверенитетына ия булуы өчен бернинди өстәмә рөхсәт кирәкми, гамәлдәге сәяси режим юкка чыксынмы, яисә яңа хакимият режимы төзелсенме – аерма юк.
8. Халыкара хокукның милли хокуклардан өстен булуын тану.
III. Кыйммәтләребез:
• Ирек һәм демократия;
• Кеше һәм халыкларның хокуклары һәм ирекләре – аларны тану, үтәү һәм яклау;
• Халыкара хокук нормаларын үтәү һәм аларны камилләштерүгә омтылыш;
• Коллык бәйлелекнең иң кырыс формаларын тулысынча бетерү;
• Халыклар арасында тынычлык һәм ихтирам;
• Дәрәҗә һәм җаваплылык;
• Изүгә, ирекләрне чикләүгә һәм гомумкешелек кыйммәтләрен таптауга каршы тору.
IV. ИМЛ кергән һәр катнашучы бу кыйммәтләрне, принципларны һәм кагыйдәләрне аңларга һәм башкаларга аңлатырга тиеш.
V. Яңа дәүләт берлекләрен булдыру – бары тик бәйсез дәүләтләр ихтыяры белән генә булырга мөмкин.
VI. Без төрле халыкларга, мәдәниятләргә һәм диннәргә хөрмәт белән карыйбыз, шуңа күрә без – бердәм кешелек цивилизациясе вәкилләре.
Безнең сәяси карашлар төрле булырга мөмкин, ләкин без расизмны, шовинизмны һәм ксенофобияне катгый рәвештә кире кагабыз. Без бер-беребезнең фикерен, инануларын ихтирам итәбез. Без яңа бәйсез дәүләтләрнең үсеш юлын сайлау хокукын таныйбыз һәм бер-беребезне иреккә һәм бәйсезлеккә омтылышта тулы якларга, хезмәттәшлек итәргә һәм үз ниятләребез турында мәгълүмат җиткерергә әзербез.
https://tatar-toz.blogspot.com/2025/04/blog-post_57.html
https://freenationsleague.org/ru/hartiya-ligi-svobodnyh-naczij/
https://tatar-toz.blogspot.com/2025/04/blog-post_57.html
https://freenationsleague.org/ru/hartiya-ligi-svobodnyh-naczij/
Комментарии
Отправить комментарий