Сабада Әбрар Кәримуллинның 100 еллыгы уңаеннан республикакүләм конференция узды
28 нче май көнне Саба үзәк китапханәсендә күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Республикакүләм “Без тарихта эзлебез…” иҗади-эзләнү конференциясе үтте.
Әлеге чарада Әбрар ага Кәримуллинны, безнең Саба якларын хөрмәт итеп мөхтәрәм кунакларыбыз – Рабит Батулла, Марсель Галиев, Фоат Галимуллин, Газинур Морат, Рамил Мирзаһитов, Ирек Һадиев, Дания Нәгыйм, Айсылу Мансурова, Гөләйрәм Зимагорова, Илмира Гыймаева, Сөембикә Кашапова, Рәсимә Галиевалар да килде. Мөхтәрәм кунакларыбызны районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидәил улы Загидуллин, китапханәләр системасы директоры Ләйсән Ракыйп кызы Билалова каршы алды һәм озатып йөрде. Алар китап укучылар белән очраштылар, иҗади – эзләнү эшләренә бәя бирделәр, Әбрар Кәримуллин турындагы матур истәлекләре белән уртаклаштылар.
https://sptatar.com/sabada-brar-k-rimullinny-100-ellygy-u-aennan-respublikak-l-m-konferentsiya-buldy/
https://tatar-toz.blogspot.com/2025/05/100.html
Комментарии
Отправить комментарий