23 гыйнвар 2020 Рефат Чубаров Русиядә тыелган “Кырымтатар халкы мәҗлесе” рәисе Рефат Чубаров Украинадан Кырымга тыныч йөрешнең көнен игълан итте. "Кырымтатар халкы мәҗлесенең" Украинадан Кырым ярымутравына тыныч йөреше 2 майда узачак, йөрештә катнашучылар чикне "Чоңгар" узу ныгытмасы аша кисеп чыгачак дип белдергән Мәҗлеснең җитәкчесе Рефат Чубаров . Бу турыда ул Украинының "Бишенче канал"ында чыгышы вакытында хәбәр иткән . Чубаров белдергәнчә, йөрештә Мәҗлес әъзаларыннан кала халык депутатлары һәм Көнбатыш илләреннән Кырымны Русия аннексияләвенә каршы булган "партнерлар” катнашачак. Йөреш барышында көч куллануга юлыгу да булырга мөмкин дигән. Кырымтатарларның милли-мәдәни бүлеге башлыгы Эйваз Умеров Мәҗлесне Русия чикләрен бозуның канунсыз булачагы турында кисәткән. Ул Мәҗлес уздырган чараны "котырту" дип бәяләгән. "Русиянең суверен чикләрен бозуга юнәлтелгән теләсә-кайсы гамәлләр кулга алу ...
Обращайтесь к нам советами и предложениями, Ваша поддержка бесценна! Что мы можем и должны сделать для государства татар? Киңәш-тәкъдимнәрегез белән мөрәҗәгать итегез, сезнең ярдәмегез бәһасез! Без татар дәүләте өчен нәрсә эшли алабыз һәм нишләргә тиешбез?