Хартия Лиги Свободных Наций. «Свобода и Независимость». Ирекле Милләтләр Лигасы Хартиясе «Ирек һәм бәйсезлек» Ирекле Милләтләр Лигасы: • халыкларның һәм туган иләрнең коллыктан азат ителү хокукыннан чыгып, • халыкларның үзбилгеләнү хокукын халыкара танылган нигез буларак кабул итеп, • зур һәм кечкенә халыкларның тигез хокуклылыгы принцибын халыкара документларда ныгытылган хәлдә исәпкә алып, • кешелек дөньясына янаган куркынычларны булдырмау һәм юкка чыгару, халыкара иминлекне саклау, агрессия актларын һәм тынычлык бозу очракларын булдырмау зарурлыгын таный, • хокуклар – кеше хокукларын гына түгел, ә халыклар хокукларын да – үтәү, яклау һәм үстерүне халыкара җәмгыятьнең иң мөһим бурычы дип санап, • Кеше хокуклары буенча гомум декларациясе принципларына һәм башка халыкара документларга тугрылыклы булуын раслый, ләкин аларны халыклар, милләтләр һәм бөтен кешелек мәнфәгатьләрендә камилләштерү зарурлыгын игълан итеп, түбәндәгеләрне белдерә: I. Максатларыбыз: 1. Рәсәй тарафын...