Предлагаю Вам стихотворение Радика Ибрагимова, бывшего сокамерника политзаключенного Рафиса Кашапова, данное письмо прошло через тюремную цензуру, а значит стихотворение можно распространить и перевести на другие языки. С уважением, Сания Хасанова!
Рафису Кашапову посвящается.
Көрәш юлында!
Суык яклар, кара төннәр,
Көндә тимер янгыраулары,
Читлекләрдә үтә көннәр,
Эзен калдырып йрәкләдә.
Икәү бергә, Рафис абый hәм мин,
Барабыз көрәш юлларында,
Дини – Милли юлларыбыз,
Очораштырды безне Себерләрдә.
Аның мина, минем аңа,
Ярдәм терәк булуыбыз,
Бергә Намаз башкарабыз,
Туган телдә сөйләшәбез.
Чын каhарман
булып Рафис абый,
Аяк чалганнарга карамастан,
Алып бара иҗтимагый эшен,
Халык өчен, үзен җәлләмичә.
Аның кебек кайгыртучан,
Булса иде куберәк милләт шәhесләре,
Йокыларын – йокламыйча,
Күтәрсеннәр иде милләт дәрәҗәсен.
Ерткычларча, ач бүреләр кебек,
Ташланалар безгә, туктатмакчы булып,
Алып барган изге, Ходай юлыбыздан.
Суык яклар, артта калыр,
Кара төннәр, яктырылыр,
Килер көннәр, hәм өзелер,
Хөкемәтнең тимер богаулары.
Үтәрбез без сынауларны,
Сынмый, туры юлдан тайпылмыйча,
Кайтырбыз без туган ягыбызга,
Кочаклап алыр туган җирләребез.
Икәү бергә очырашырбыз,
Яңгырар Азан тавышлары,
Читлекләрдә булган кебек икәү, без ИншаАллах,
Рәдкә басып, Намаз башкарырбыз!
Радик Ибрагимов, 10 сентябрь 2016 ел, 31 колония, ЕПКТ, Микунь
шәhәре, Ухта Республикасы.
Комментарии
Отправить комментарий