К основному контенту

"Тукай чорында татар милләте бербөтен булган"


16 апрель 2018

No media source currently available
0:013:070:33
 йөкләү 
15 апрель Казанның Дан бакчасында татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай вафатына 105 ел тулуга багышлап митинг узды. ТИҮ оештырган чарада татар телен, татар халкын саклап калу мәсьәләләре тикшерелде.
Йөзгә якын кеше катнашкан чарада "Кичер безне, Тукай! Татар университеты юк! Урта мәктәп юк ителде! Татар телен дәүләт теле итә алмадык! Татар халкы инкыйраз алдында тора!", "Тукай: татар халкы үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? Тукай, без бүген яшәү белән үлем арасында!" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Ркаил Зәйдулла: "Тукай заманында татарның мәктәп-мәдрәсәләре эшләп торган"

Язучы, Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдула митингта ясаган чыгышын Тукай ул заманда бәхетле булганмы, әллә инде үзен бәхетсез итеп хис иткәнме дигән сорау белән башлады.
"Тукай үзен әлбәттә төрлечә тойган. Әмма ул бәхетле шагыйрь, чөнки аның заманында татарның мәктәп-мәдрәсәләре эшләп торган. Бик күп татарча газетлар чыккан. Һәм иң мөһиме – милләт үзе бербөтен булып бөтен Русиядә бер дөнья булып яшәгән.
Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар
Ул хәзерге кебек парчаланып, кисәкләнеп, таралып бетмәгән булган. Һәм әлбәттә Тукайның сүзе, Әстерхан булсынмы, Кырым булсынмы, Себер булсынмы, гомумән, кайда татар яшәгән, шунда хәтле барып җиткән һәм үзенең көчле милли рухны халыкка тараткан.
Тукайны бәхетсез дип санаганда, ул әлбәттә үзенең милләтенең бәхетсезлеге турында уйлаган. Әмма мин Тукайны бәхетле шагыйрь дип саныйм һәм ул чагыштырмача бәхетле тормыш кичергән", диде ул.
Ркаил Зәйдула, шулай ук бу чарага дистәләрчә мең кеше чыгарга тиеш иде, кызганычка. без хәзер андый көчкә ия түгел, диде.

Галишан Нуриәхмәт: "Полицай дәүләтендә яшибез"

Татар активисты Галишан Нуриәхмәт шәһәр хакимиятенә бу чараны уздыруны килештерү өчен күп мәртәбәләр мөрәҗәгать итүләренә карамастан бары тик шушы урынны гына килештерә алуларын әйтеп, полицай дәүләтендә яшәүләрен җиткерде.
"Тукайның үлгән көнен шәһәр үзәгендә уздырырга сорадык. Анда меңләгән кеше килгән булыр иде. Рөхсәт булмады.
Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар
Русиянең милли сәясәте юк, диләр. Бар аның милли сәясәте. Аның 500 ел элгәре булган баскынчы сәясәте хәзер дә дәвам итә. 450 ел буена татар мәктәпләрен, дин әһелләрен, язучыларын, шагыйрьләрен, тарихчыларын эзәрлекләү барды. Һәм бу хәзер дә дәвам итә. ТИҮне дә башта бинасыннан куып чыгардылар, аннан соң аның җитәкчеләренең пенсияләрен алып ташладылар һәм хәзер инде мәхкәмәләр белән үзләрен юкка чыгармакчы булалар", дип белдерде ул.

Павел Шмаков: "Татар телен уку өчен гариза язу –​ түбәнчелек"

Митингка Казанның "СОлНЦЕ" мәктәбе мөдире Павел Шмаков та килгән иде. Шмаков үз мәктәбендә татар телен укытуны алга таба да элекке күләмдә саклап калачакларына ышанычын белдерде.
"Тел – халыкның җаны. Балалар бик күп телне өйрәнә алалар. Әйтик, минем кызым 5-6 телдә иркен сөйләшә. Балаларның мәктәптә инглиз телен мәҗбүри укуы, ә татар телен уку өчен гариза язарга тиеш булуы нормаль түгел. Мин моны түбәнчелек дип саныйм. Тел – мәдәният, тел ул – кешенең җаны", диде Шмаков.
Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар
Митингта шулай ук язучы Нәҗибә Сафина, ТИҮ җитәкчесе Фәрит Зәкиев, җырчы Миңгол Галиев, галим Илнар Гарифуллин, укытучы Гөлфәния Җәләловачыгышлары, артист Әзһәр Шакиров, шагыйрьләр Газинур МоратФәнил Гыйләҗинең татар милләтенә, теленә кагылышлы шигырьләре яңгырады.
Дога укып ачылган митинг "Туган тел" җырын җырлап тәмамланды. Ике сәгатьләп барган һәм тыныч узган чара ахырында бертавыштан җыенның резолюциясе кабул ителде.
Резолюциядә Татарстан Конституциясен, дәүләтчелеген якламаган Татарстан Дәүләт шурасын тарату, БДИны татар телендә бирүне булдыру, татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү, федераль татар телевидение каналын ачу, Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуны торгызу, Татар милли университетын ачу һәм башка таләпләр куелды.
Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар
15 апрель көнне Бөтентатар иҗтимагый үзәге Тукай вафатына багышланган йөреш уздырырга ниятләгән иде. Чарада 100 кеше катнашыр дип белдерелде. Ләкин Казан башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе Евгений Варакин йөрешләрне дәүләт оешмалары, прокуратура, мәгариф, сәламәтлек саклау, дини оешмаларга 50 метрга кадәр якынлыкта уздырырга ярамый дип җавап биргән. Йөреш юлында Богоявленский чиркәве урнашкан, шул сәбәпле Казан мэриясе чараны килештерүдән баш тарткан.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Поддержите ради сохранения мира! Требуем Путина судить в Гааге!

Россия, в лице своего президента Владимира Путина, совершил прямой военной агрессии в отношение соседних стран и несет ответственность за преступления против человечности. Он, Главнокомандующий как высшее должностное лицо несет ответственность за тысячи отнятых жизней граждан: Чечни, Грузии, Украины, Сирии и Дагестана, Крыма, Татарстана, Башкортостана, Кабардино-Балкарии, Карачаево-Черкесии, Ингушетии (притеснения по этническому, религиозному признаку; незаконные задержания, фабрикация уголовных дел, пытки и убийства).
Требуем справедливого суда над военным преступником Владимиром Путиным и объявления политики Кремля главной угрозой человеческой цивилизации! Член Президиума ВТОЦ – Рафис Кашапов.

28 апреля Международная акция! Защитим языки народов Идель-Урала!

Я, Кашапов Нафис Рафаилович, полностью поддерживаю проекты программы общественного движения «Свободный Идель-Урал»: "III. ПРАВА ЧЕЛОВЕКА И ГРАЖДАНИНА. 
Статья 4.10. «Идель» требует обеспечить полный образовательный цикл на государственных языках коренных народов в республиках Идель-Урала.
Государственные языки являются обязательными для изучения в общеобразовательных школах всех форм собственности - с первого и до последнего класса". 

10 апреля, в Варшаве, провел одиночный пикет перед зданием Варшавского Университета (University of Warsaw), чтобы заявить протест властям России в связи с нарушениями гарантированных Конституцией прав и свобод, а именно - выполнения закона "О языках коренных народов России".

Уважаемые граждане Российской Федерации! Из 156 языков коренных народов России, существовавших еще в XIX веке, семь уже вымерли. Если мы и дальше будем молчать, десяткам народов грозит та же участь. Поднимайтесь против политики русификации, вы должны подниматься с кол…

“Последнее слово” в суде

1 октября 2014 г. в 11:09Последнееслово” в суде
   Вот снова я стою перед Российским судом...    Вот снова меня судят какпреступника , желающего подорвать государственные основы России. Меня обвиняюттакже в преступлении против безопасности государства, в разжигании межнациональнойи межконфессиональной вражды, в принижении  собственного достоинства людей. "Байрамова Ф.А., являясь ПредседателемМилли Меджлиса татарского народа, сознавая общественную опасность своихдействий, предвидя наступление общественно-опасных последствий и желая этого,совершила преступление против основ конституционного строя и безопасностигосударства - действия, направленные на возбуждение ненависти и вражды, а такжена унижение достоинства человека и группы лиц по признакам национальности,отношения к религии, совершенные публично при следующих обстоятельствах". .Я отвергаю все эти обвинения , не признаю себя преступницей, наоборот,считаю себя преследуемой со стороны государственных силовых структур за то…