К основному контенту

Историки изучают и пытаются объяснить события прошлого, а журналисты делают то же самое о прошлом, настоящем и будущем... Махмуд Эсамбаев

Историки изучают и пытаются объяснить события прошлого, а журналисты делают то же самое о прошлом, настоящем и будущем... Махмуд Эсамбаев - чеченец человек мировой знаменитостью в 1995 г. приехал город Набережные Челны, республики Татарстан, принимал активное участие во встречах и митингах: "Остановить геноцид чеченского народа!"
Кашапов феномены
Узган ел бу вакытта «Безнең гәҗит»кә Рәфис һәм Нәфис Кашаповларны туган көннәре уңаеннан котлау юллап: «60 яшьлек юбилеегызны гаиләләрегез белән бергә каршыларга язсын», – дигән идем. Ни кызганыч, 60 яшен Рәфис – Англиядә сәяси сыену урыны бирүләрен көтеп, Нәфис – Польшада каршылый. Бер көн килеп, милләтебез игезәк туганнар Рәфис-Нәфисләрнең туган көннәрен – 2нче июльне олылап билгеләп үтәрләр. Тарихчылар, галимнәр аларны татар халкы өчен кылган гамәлләрен архивлардан өйрәнер. Ә бүгенгә… Чаллының милли хәрәкәт активистлары егетләрнең юбилейлары уңаеннан чәй табыны янында җыелышып, хатирәләр белән уртаклашып, милләт, тел язмышы турында сөйләшеп, юбилярларның үзләреннән башка гына билгеләп үттеләр. Рәфис Англиядән туры элемтәгә чыгып, бик җылы очрашу булды.
– Төрмәдән чыкты да, Рәфис Англиягә ник качты? – дип сораучылар бар. Милли хәрәкәтне белмәгәннәр арасыннан: «Ни эшләгән соң Кашапов ул чаклы?» – дип аптыраучылар бар.
Миндә Чаллы журналисты, милләтпәрвар Рәис Зариповның 15 ел элек әзерләгән, әмма бастырырга берәүнең дә кыюлыгы җитмәгән «Кашапов феномены» дигән язмасы саклана. Авторның рөхсәте белән «Безнең гәҗит»кә тәкъдим итәм. Югарыда куелган сорауларга җавап та бар анда. Татарның бөек шәхесләре заманында Рәфисне яклап чыгуы гына да күп нәрсә турында сөйли. Аларның күбесе инде мәңгелеккә күчкән, искә алуыбыз рухларына дога булып ирешсә иде.
Наилә ВИЛДАНОВА Чаллы шәһәре
Ерткычларча кыйналуыннан соң бер елга якын вакыт үтеп баруга карамастан һаман хастаханә юлын таптарга мәҗбүр булган Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов белән әңгәмә үткәрергә килешкән идек. «Хәлең ничек, Рәфис?» дигән исем дә уйлап куелган иде аңа. Өлгерми калдык очрашып сөйләшергә: 25нче март көнне, ул җитәкләгән ТИҮ исеменнән төрле мәгълүмат чараларына, иҗтимагый һәм рәсми оешмаларга юлланган хатларда, мөрәҗәгатьләрдә ниндидер милләтара низаг төсмерләре табып, кала прокуратурасы тырышлыгы белән, милли хәрәкәт лидерлары арасында үз принципларына тугрылык саклавы белән аерылып торган фидакарь җанны төрмәгә утыртып куйдылар. Хәтта юләр «ясамакчы» булдылар үзеннән. Биш еллап, нигездә фәкать бер генә мәсләктән чыгып язылган ул язмалар, нишләптер, нәкъ менә шул мәлдә җәлеп итте хокук сагында торучыларны. Әле җитмәсә, халыкны унберенче мәртәбә Изге Болгарга алып барырга әзерләнеп йөргән үтә кызу, мәшәкатьле көннәре иде Рәфиснең. Былтыр әнә, берничә көн буена аңына килә алмыйча үлем белән тарткалашып ятса да, бераз хәл алуга изге сәфәрне өзмәскә ихтыяр көче тапкан иде, бу юлы өзелде сәфәр.
Милләт дошманнары, хакимият тирәсенә елышкан куштаннар, ниһаять, Чаллыдагы баш бирмәс, гаярь йөрәкле милләтпәрвәрдән башка, аның тарафдарлары өркеп калырлар, таралып бетәрләр, дигән фикергә килгәннәрдер, үзләрен юатырдай төрле фаразлар да кылганнардыр, бәлкем. Шулай ук, 2000нче елның көзендә, хакимият ресурсларын файдаланып, кала «хуҗасы» Рәшит Хәмәдиевның турыдан-туры катнашында оештырылып та, халык арасында абруй казана алмаган һәм черек, чи утын ягудан пыскып, кара төтен чыгарып ятучы учакны хәтерләтүче «ТИҮ – 2» (халык телендә МИҮ – Мэрия иҗтимагый үзәге) бәлки үз эшчәнлеген җәелдереп җибәрер, дип өметләнүчеләр дә булмый калмагандыр араларында. Мәгәр өметләре акланмады, барысы да киресенчә булып чыкты: Рәфиснекләр өркеп калмады, тегеләре исә хакимият биргән акчаны бүлешә алмыйча ызгыш-талаш баткагына чумып җан тәслим кылды.
Тормыш гаять катлаулы шул, кайчакта дөреслекне бастырырга хакимият басымының да көче җитми. Бу хакыйкать Рәфис мисалында тулысынча раслана. Көтмәгәндә Казан табиблары үзләренең Гиппократ антына тугры булуларын раслап, Рәфисне юләр дип танудан баш тарттылар. Әнә шулай итеп, хакыйкатьне беркадәр ачыклый төште шикелле бу вакыйга. Әкренләп вәзгыять уңай якка үзгәрә башлады, Чаллы лидерын кулга алуга каршылар да күбәйде. Җәмәгатьчелек фикерен тимер рәшәткә артына ябып куя алмыйсың шул. Бу юлы да ул хәлиткеч роль уйнады дип расларга тулы нигез бар. Шулай булмаска! Бар, атаклы җырчы Илһам Шакиров, күренекле галим, академик Мирза Мәхмүтов, бөтен Русия мөселманнары арасында шөһрәт казанган Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, атаклы драматург, җәмәгать эшлеклесе, республика Дәүләт советы депутаты Туфан Миңнуллин кебек шәхесләрнең фикерләре белән санлашмыйча кара! Рәфисне яклап саллы сүзен әйткән кеше хокукларын яклау буенча бөтен дөньяга мәгълүм шәхес, РФ Дәүләт Думасы депутаты Сергей Ковалев позициясе белән нишлисең? Рәфисне кулга алу шаукымы тиз арада Русия чикләрен дә үтеп чыгар дип кем уйлаган! Монда инде Чаллы хакимиятендә генә бикләнеп кала алмыйсың: бездә тупас көч өстенлек итсә, чит илләрдә закон, аерым шәхес мәнфәгатен яклау бар. Күп тарткалашулардан соң, Рәфисне судка кадәр иреккә чыгарырга мәҗбүр булды кара үрмәкүч авы үрүчеләр.
Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп үскән Рәфисне якыннан белмәүчеләр: «Зинданнан чыгуга нишләде икән?» – дип баш ватканнардыр, мөгаен. Нишләсен, хастаханәдә 20 көнләп дәваланды да, Изге Биләргә сәфәр оештырырга керешеп китте. Татарстанның бәйсезлек декларациясен игълан итү көне уңаеннан.
Нәрсә генә димәсеннәр, Рәфиснең игелекле гамәлләренә югары бәя бирүчеләр шактый күп. Бер мәлне шулай, Чаллы дәүләт педагогия институты укытучысы, мәгълүм тарихчы, тарих фәннәре кандидаты Фәрит Шәкүров:
– Шуны ачыкладым: үзгәртеп корулар башланганнан бирле татарда, Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез, күренекле эшмәкәр, «На стыке континентов и цивилизаций» дигән 600 битле китап нәшер итеп тараткан Ильяз Мөслимовны исәпкә алмаганда, үз хисапларына күпләп китаплар бастырып, халыкка өләшүчеләр Кашаповлардан башка кеше әлегә юк икән. Шул эшчәнлекләре белән генә дә үзләрен дан-хөрмәткә күмде алар, – дигән иде.
Танылган галимнең сүзләренә кем каршы килсен? Чынлап та бертуган Рәфис һәм Нәфис Кашаповлар сыман үз акчаларына йөзләрчә мең тираж белән кадерле ядкарьләребезне бастырып, бушка таратучылар юк бит әлегә. Татарның милли аңын үстерү, милли горурлыгын ныгыту һәм тарихыбызны ачыклау җәһәтеннән зур этәргеч бирде ул китаплар. Халкыбыз тарихына багышлап тарихи-публицистик фильмнар төшерү, Русиянең башка төбәкләрендә үткәрелә торган Сабан туйларын уздыруга булышу, милли бәйрәмебезне төрмәләрдә оештыру, төрле бәйгеләр, конкурслар, иҗади кичәләр үткәрү… Хәер, аларның барысын да санап-хисаплап кына бетерерлекмени?! Ул чаралар өчен киткән чыгымнарын кем исәпләгән бүген? Мәчет салсалар да, мәктәп ачсалар да Рәфисләрне чакырдылар. Чакырган җирләргә бардылар, әмма буш кул белән түгел. Бер очрашкан вакытта, озак еллар Түбән Кама ТИҮен җитәкләгән, «Нефтехим»ның фәнни-техник үзәге директоры, техник фәннәр докторы Азат ага Зыятдиновның: «Муса Җәлил исемендәге татар гимназиясен ачу тантанасына җыелдык. Чаллыдан бертуган Кашаповлар да килгән. Мәктәп коллективына ярымайлы сәгать бүләк иттеләр һәм бер кап акча калдырып киттеләр», – дигәне хәтердә уелып калган.
Мөхтәрәм Азат ага әйткәннәрдән күренгәнчә, яхшылык онытылмый шул. Изге гамәлләр әнә шулай халык күңеленә юл яра. Инде кайберәүләр оныттырырга тырышсалар да, телгә алынган барлык чаралар да Рәфисләр башлангычы булып тарихка кереп калыр, хәтер янчыкларына төйнәлер. Ә хәтерне кыйнап та, сатып алып та, төрмәгә утыртып та булмый. Ул – мәңгелек. Хәтерне җую өчен төрле авантюраларга бару, провокацияләр оештыру, куркыту-янаулар, гадел булмаган алымнар куллану, күңелләре шакшылык, хөсетлек, көнчелек белән тулы кара йөрәкле бәндәләр ярдәменә исәп тоту – гомумән дә файдасыз гамәлләрдер. Бу – кешелек яралганнан алып формалашкан аксиома.
Әлбәттә, көч-куәт, байлык бар чакта юхаланып йөрүче кайбер вак җаннарның хаиннарча аркага пычак кадауга тиң гамәлләр кылуларын күреп, сизеп торулары җиңел булмагандыр үзенә. Шулай ук дус дигәннәрнең авыр чакта йөз чөерүләреннән, таныш-белешләрнең гайбәт чүплегенә батуларыннан кемнең генә йөрәгенә кан саумас та, кемне генә гаҗиз калдырмас! Аптырамыйк, дөнья бу! Анда гаделлек белән дуслыкка да, нахак белән хыянәткә дә урын җитәрлек. Рәфис тормышындагы хәл-вакыйгалар нәкъ шуны күрсәтә дә инде.
Ул төрмәдән чыгып хастаханәдә ятканда, хәлен белешергә баргач, бераз әңгәмәләшеп алган идек. Тәгаен, шул әңгәмә күп нәрсәләрне төшенергә ярдәм итми калмастыр.
– Узган елда көпә-көндез кала уртасындагы яңа офисыгызга оештырылган һөҗүм күпләрне тетрәндерде. Куркып-өркеп калучылар да булмый калмагандыр шуннан соң. Җәмәгатьчелек басымы белән бераздан бандитларның бер өлешен кулга алдылар, суд процесслары үтте. Ә менә моңа кадәр Чаллыда күрелмәгән әлеге вәхшилекне оештыручылар һәм шуңа илһамландыручылар читтә калды сыман. Шул уңайдан нәрсә әйтергә мөмкин?
– Фаҗигале 29нчы май көне иде ул. Май аеның ахыры безнең өчен соңгы дистә елда иң мәшәкатьле чорларның берсе ул. Чөнки Бөек Болгарга бару әзерлекләренең иң кызган чагы. Изге эш белән шул кадәр мәшгуль булганбыз күрәсең, тимер торбалар һәм чүкечләр белән коралланып, офисыбызга бәреп керүчеләрне абайламый да калганбыз. Күз ачып йомганчы канга батырып кыйнап ташладылар, хәтта арабыздагы хатын-кызларны да аяп тормадылар. Шул җинаятьтән соң бер көрәштәшебез вафат булды, икенчесе гарип калды. Иң күңелгә тигәне шунда: хакимиятләр тәлинкәсен ялаучылар шундый явызлыкка криминаль төсмер бирергә ашыкты. Янәсе, бар да акча белән бәйле икән.
Без исә мондый бандитлык гамәленә шунда ук сәяси акция дип бәя бирдек. Күз алдыгызга китерегез әле, идәндә канга батып алты кеше ята. Мәгәр һөҗүм итүчеләргә бу гына аз. Тоталар да, Татарстанның гербы белән байрагын, Чаллы ТИҮе әләмен, кала рәссамнары бүләк иткән картинаны өзгәләп, мәсхәрәләп ташлыйлар. Бу зобанилык үзе үк махсус оештырылган һөҗүмнең сәяси акция икәнлеген күрсәтмимени? Җитмәсә, чыгып барганда әлеге башкисәрләр: «Бертуган Кашаповларны юк итәбез, ТИҮгә үлем!» – дип бакырыштылар. Шуннан соң да, кайбер матбугат чараларының үз йөзләрен саклап кала алмаулары үтә сәер. Әллә эшләр моның белән генә беткәндер дип уйлыйсызмы? Ярты ел да үтмәде, мине хакимият бинасы янында «алтылы» «Жигули» автомобиле бәрдереп китте. 15нче ноябрь кичендә булды бу хәл. Ул машинаны милиция аша да, компьютердан да эзләтеп караган идек: тәки очына чыга алмадык. Чөнки җинаятьче утырган әлеге машина Чаллыда бөтенләй теркәлмәгән булып чыкты.
Иң гаҗәпкә калдырганы шунда: мине кулга алып Бөгелмә төрмәсенә китерделәр һәм үземне кыйнаучылар утырган камерага ябып куйдылар. Бәлки үтереп ташларлар дип өметләнгәннәрдер. Әмма бу мәкерләре дә барып чыкмады. Ничек чыксын, ди! Үткән гасырның 90нчы еллары башыннан алып хәзерге көнгә кадәр төрмәләрдә күпме Сабан туйлары үткәрдек, гыйбадәтханәләр ачтык ич без! Сабан туйларында исә барлык милләт вәкилләренең дә бик теләп катнашуларын әйтми калалмыйм. Билгеле инде, без дә үз чиратыбызда буш кул белән юлга чыкмый идек, бүләкләрне һәм азык-төлекне мулдан алып барырга тырыштык. Тоткыннар арасында тараткан китапларыбызның да исәбе-саны юк. Шулай булгач, изгелек, игелек җирдә ята диме әллә? Бөгелмә төрмәсендә утырганда, шуңа тагын бер кат инандым.
Кыйнау мәсьәләсенә килгәндә исә, хәлләр бераз катлаулырак. Никадәр гаҗәп тоелмасын, җинаятьне оештыручы төп гаеплеләр читтә калды бит. Гәрчә кыйнауны кемнәр оештырганын, аларны моңа кемнәр илһамландырганын һәм юнәлеш биргәнен без бик яхшы беләбез. Иманым камил: иртәме-соңмы хакыйкать барыбер беленәчәк, безне капчыкта яшереп тоту мөмкин түгел. Шуңа да алар, һаман булса, тынычлана алмыйлар…
– Терелеп тә бетмәгән көенчә, судсыз-нисез төрмәгә илтеп тыгарлык нинди гаеп ташладылар соң сиңа, Рәфис?
– Аның бөтен хикмәте дә шунда шул. Дәвалаучы табибым Александр Яшин фикеренчә, мин мондый кыйналудан соң, ким дигәндә, ике-өч еллап дәваланырга, савыгырга тиеш идем. Ә тикшерүчеләрнең үз мантыйгы: сәламәтлеге ныгып бетмәгән кешене мораль һәм физик яктан сындыруы җиңелрәк бит. Чынлап та, хәлем бик начар иде, камерада берничә мәртәбә аңымны югалтканмын. Бәхетемә, бергә утыручылар миңа дарулар һәм медикаментлар белән ярдәм итеп тордылар. Әле җитмәсә, мине төрмәдән азат итүләрен таләп итеп 200 имза җыйдылар, рус милләтеннән булган 9 кеше ТИҮгә керергә дип гариза язды.
Мине исә 282нче маддәнең беренче өлешенә нигезләнеп кулга алганнар иде. Аның буенча милләтара низаг чыгаруда гаепләндем. Форсаттан файдаланып шуны да әйтеп китәсем килә: моңарчы андый гаепләү белән кулга алынучылар булмаган.
– Тоткынлыкта ачлык тотуың нәрсә белән бәйле?
– Җәмәгатьчелек кискен каршы булуга карамастан, Бөгелмәдән Казан төрмәсенә алып киттеләр һәм бераздан юләрләр хастаханәсенә күчерделәр. Андый борылышка да әзер торуымны яшермим: хастаханә тупсасын атлап керүгә үк ачлык игълан иттем һәм 6 көн буена авызыма бер валчык та ризык капмадым, суны да бөтенләй диярлек эчмәдем. Моны ни өчен эшләдемме? Акылга тулы икәнлегемне исбатлау өчен. Сер түгел ич: юләр кеше беркайчан да үз теләге белән ач тора алмый. Нәтиҗәдә Казан табиблары мине сәламәт дип игълан итәргә мәҗбүр булдылар.
– Бушка таратыла торган бер газетада: «Кашаповлар Чечняга гуманитар ярдәм түгел, ә «боевик»ларга кирәк-ярак илттеләр» – дип язып чыктылар. Моны ничек аңларга?
– Бу инде ачыктан-ачык заказга эшләүне күрсәтә. Андый вакытта әхлак кагыйдәләре, намус төшенчәсе онытыла, күрәсең. Заманында мондый түбән тәгәрәү телекиллер Сергей Доренко мисалында күзәтелгән иде. Нишлисең, һәр төбәкнең кәрлә генә булса да үз «Доренко»лары табыла тора. Гуманитар ярдәмгә килгәндә, безгә карата ясалган андый оятсыз «ачыш» рәнҗетә һәм күңелне кыра. Бу бит безгә генә түгел, тулаем Чаллы милициясенә дә нахак бәла ягу, тап төшерү буларак та кабул ителә. Чөнки Чечняга алып барган гуманитар ярдәмне, бүген Татарстан эчке эшләр министры урынбасары вазифаларын башкаручы милиция полковнигы Василий Соколов җитәкчелегендәге ОМОН егетләре озата барды.
Сүзне барыбер дә чамалап, үлчәп сөйләвең хәерле. Әнә, мин ябылуда ятканда, Казандагы «Эфир» телеканалы дикторы «Кашапов – Басаев шәкерте» дип белдерүдән дә тартынып тормаган, диләр. Белмим, андыйлар ялган сөйләгән, дөреслекне күрәләтә бозып язган һәм яла яккан өчен закон буенча җавап бирерләрме-юкмы? Әллә бу бездә кагыйдәгә әйләндеме инде? Алай булса, хәлләребез бик тә аяныч.
– Сине төрмәдән чыгару таләбе белән мөрәҗәгать итүчеләр арасында бик тә мөхтәрәм, абруйлы шәхесләр күп. Ә менә байтак еллар дәвамында сез бүләк иткән берәр кадаклы алтын ярымайларын тагып сәхнәгә чыккан җырчы егетләр нишләптер авызларына су каптылар. Моның сере нидә икән? Аларның битарафлыклары аптырашта калдырмадымы?
– Аның сере нидәдер, ул ягы караңгы. Мәгәр бераз аптырабрак калуым хак. Анысы да бер мизгелгә генә. Шулай булмыйча ни! Дусларым дип йөрүчеләрнең берише мине якларга базмаган икән – бу әле вак мәсьәлә. Куркудан кемнәрнеңдер тез буыннары йомшарырга яисә ихтыяр көчләре югалырга мөмкин ич! Ә менә безгә ышыкланып аякка баскан кайбер кемсәләрнең, безгә каршы гаризалар, шикаятьләр язып чабышулары башка сыймый. Дуслар авыр чакта сынала дигәннәре хак, димәк. Гаҗәп түгелмени: иптәш-дус дигәннәрем телефоннан шалтыратып хәлемне белешергә шикләнеп торганда, мин бөтенләй белмәгән кешеләр җылы сүзләре, акыллы киңәшләре белән терәк булдылар һәм рухи көч өстәделәр. Минем өчен зур һәм гыйбрәтле ачыш булды бу.
Шуңа да, минем фәкать яхшы күңелле, кыю кешеләрне генә телгә аласым, аларга рәхмәтләремне ирештерәсем килә. Андыйлардан Хәния Фәрхи, Вил Мирзаянов, Мөхәммәт Миначев, Сергей Ковалев, Борис Стомахин, Әгъдәс Борһанов һәм Төркиядән Гали Акыш белән Туран Язган, Финляндиядән Дҗоһар Окан һ.б. бик күпләр күңелемә игелекле, фидакарь җаннар булып кереп калдылар. Шулай ук мине кулга алып, төрмәгә ябуга каршы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республиканың Югары суды рәисе һәм прокуроры Геннадий Баранов белән Кафил Әмиров исемнәренә язылган хатларга кул куйган Исхак хәзрәт Лотфуллин, Равил Фәхретдинов, Рабит Батулла, Мәсгуть Имашев, Ганс Сәйфуллин, Роберт Әхмәтҗанов, Равил Шәрәфиев, Илһам Шакиров, Харис хәзрәт Салихҗан, Айрат Арсланов, Яхъя Абдуллин, Госман хәзрәт Исхакый, Мирза Мәхмүтов, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Фәндәс Сафиуллин, Гөлзадә Сафиуллина һәм Туфан Миңнуллин шикелле татарның олуг затларына да ихтирамым гаять зур.
Билгеле инде, милли хәрәкәттәге аркадашларымның минем язмышыма битараф калмаулары һәм гел теләктәшлек белдереп торулары күңелемне сөендерә, көрәшкә илһамландыра һәм авырлыкларга бирешмәскә көч өсти. Мине сындыра алмауларында аларның өлешләре дә бәһаләп бетергесез. Бу хәлләрдән соң без тагы да бердәмрәк булып хәрәкәт итә башладык төсле. Шушы авыр көннәрдә Казаннан Илдус абый Садыйковның, Юныс абый Камалетдиновның, Зәки абый Зәйнуллинның, Гаял абый Мортазинның, Рәшит абый Ягъфәровның, Рәфкатъ абый Кормашевның, Алабугадан Тәзкирә апа Шәрипованың, Түбән Камадан Хәлил Әюпов белән Азнакайдан Нәфис Кәлимуллинның, Чаллыдан Габдрахман абый Җәләлетдиновның теләктәшлекләрен даими тоеп тору хәлемне шактый җиңеләйтергә ярдәм итми калмады. Башкортстан һәм Удмуртия республикаларындагы, Самара һәм Ульян өлкәләрендәге милләттәшләремә дә рәхмәтем чиксез минем. Теләктәшләр арасында Төркиянең «Ана-Ватан» партиясе һәм эшмәкәр Борис Березовский кебек шәхес булуы да, һичшиксез, күңелле хәл. Шулай ук мине төрмәдән йолып калу өчен тырышлык күрсәткән рус патриотик оешма-партияләрен ничек телгә алмый калдырасың, ди. Мине яклап чыгучыларның барысына да рәхмәт!
Төрмәдә үткән көннәремне, ачлык игълан итүемне «Франс-пресс», «Би-би-си», «Рейтер», «Син-эч-ки», «СНН», «Радио «Свобода» кебек агентлыклар һәм радиостанцияләр, шактый җентекле рәвештә бөтен дөньяга җиткереп тордылар. «Азатлык» радиосыннан аерата Гафиулла Газиз өлгерлек һәм принципиальлек күрсәтте.
– Күрәм, Рәфис, синең тирәдәге әлеге мәкерле ыгы-зыгы, сәламәтлегеңә китергән зыянны исәпкә алмаганда, тоткан мәсләгеңнән ваз кичерәсе урынга, киресенчә, абруеңны тагы да ныграк үстереп җибәрергә булышкан булып чыга түгелме?! Инде син утны-суны һәм җиз торбаларны кичкән күренекле сәяси эшлекле булып танылып киләсең. Моның өчен, үзеңә чокыр казучыларга рәхмәт кенә әйтергә кирәктер, бәлкем!
– Әйе, зинһар, тыйнаксызлык булып тоелмасын, ул бәндәләр үзләре дә белештермичә, минем «тегермәнгә су койдылар». Рәхмәт әйтергәме, шуның өчен аларга? Тик телем әйләнми. Бердән, сәламәтлегемне бик нык какшатты булып узган ул вакыйгалар, икенчедән, гаиләм – хатыным Нурзия, улым Рөстәм, кызым Илүзәм күпме газап чиктеләр шулар аркасында. Шунысы сөендерә: газизләремне дә сындыра алмадылар, иң авыр вакытларда Нурзия, игезәк сыңарым Нәфис, энекәшем Рузалин арка терәге, таяну ноктасы булдылар.
Сүземне төгәлләп әйтәсе килгәнем шул: мине алай тупас, пычрак көч кулланып кына бөгеп тә, сындырып та булмый. Туган халкым азатлыгы өчен киләчәктә дә көрәшемне дәвам итәчәкмен.
Рәис ЗАРИПОВ. 2003 ел, август. http://beznen.ru/basma/2018-28/kashapov-fenomeni/

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи