К основному контенту

"Республиканың дәүләт теле мәҗбүри укытылмаса, ул дәүләт теле статусын югалта"



3 июль 2018
Русия халыклары демократик конгрессының II Конференциясе плакаты
Майда оешкан Русия халыклары демократик конгрессы 30 июнь көнне үзенең икенче конференциясен уздырды. Онлайн узган чарада туган телләрне укыту турында канун өлгесе турында фикер алышу һәм тәкъдимнәр җыю оештырылды.
21 май көнне Мәскәүдә туган телләрнең белем системында үсеше темасына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе нәтиҗәсендә оешкан "Русия халыклары демократик конгрессы" берләшмәсе, вәгъдә иткәнчә, туган телләрне укыту турында канун өлгесенең икенче укылышы турында фикер алышты. Бу юлы 12 төбәк вәкилләре онлайн конференция аша сөйләште.
Конференциядә Адыгея, Алтай, Башкортстан, Дагыстан, Кабарда-Балкар, Коми, Мари Иле, Мәскәү, Саха, Төньяк Осетия, Татарстан, Чуашстан галимнәре һәм зыялылары катнашты. Очрашуда республика дәүләт телләрен мәҗбүри укыту, туган телләрне укуга күбрәк сәгать аеру, Бердәм дәүләт имтиханын туган телләрдә дә тапшыру мөмкинлеген булдыру таләпләре куелды. Тәкъдимнәр арасында туган телләрне укыту турында канун өлгесе шундый вариантта тәкъдим ителсә, аны мәхкәмәдә шикаять итү дә яңгырады.
Азатлык конференциядә яңгыраган төп фикерләрне барлады.
"Республикалар дәүләт телләрен ихтыяри укыту – нонсенс, дәүләт теле мәҗбүри укытылырга тиеш"
Конференциядә төп чыгышны милли мәгариф өлкәсе белгече Марат Лотфуллинясады. Канун өлгесе нигезендә ике фикер ята дип әйтә ул, беренчесе – туган телләрне ирекле уку һәм туган тел буларак урыс телен дә өйрәнү мөмкинлеге. Чынбарлыкта, бу туган телләрне өйрәнүне юкка чыгара дип саный галим, чөнки югары уку йортына керү өчен урыс теленнән таләпләр югары, шуңа күрә барысы да өстәмә рәвештә шуны сайлаячак. Урыс теле болай да Русиядә дәүләт теле буларак өйрәнелә, аны өстәмә укуны кертүнең мәгънәсе юк, туган тел буларак үз телен сайлаучы укучы конкурентлы түгел булып чыга ди Лотфуллин.
Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин
Икенче төп фикер: республика дәүләт телләрен ихтыяри укыту. "Бу принцип – нонсенс, дәүләт теле мәҗбүри укытылырга һәм аны барысы да укырга тиеш, югыйсә дәүләт теле үз статусын югалта. Әлеге принцип Конституциягә каршы килә, ул Русия дәүләт төзелешенә куркыныч тудыра, чөнки Русия федерациясе дәүләтләрдән тора, аларның дәүләт телләре – конституцион", дип сөйләде Марат Лотфуллин.
Республика дәүләт телләрен ихтыяри укыту Конституциягә каршы килә һәм Русия дәүләт төзелешенә куркыныч тудыра
Русия мәгариф министрлыгы әлеге канун булмаган килеш Федераль дәүләт мәгариф стандартларны (ФГОС) үзгәртә, алай булырга тиеш түгел, дип саный белгеч. Хәзерге вакытта тәкъдим ителгән ФГОС варианты карала, фәнни оешмалар һәм белгечләр аңа каршы фикерләрен әйтергә тиеш, ди ул. Канун өлгесенең икенче укылышка тәкъдим ителгән үзгәрешләр арасында Лотфуллин милли телләрдә укытуны да телгә алды. Хәзерге тәкъдимдә милли телләрдә фәннәрне уку бары тик 9 сыйныфка кадәр гарантияләнсә, белгеч бу мөмкинлек тулысынча урта мәктәптә булырга тиеш дип саный. Шулай милли телләрдә белем алып, БДИны да милли телләрдә тапшыру мөмкинлеге булырга тиешлеген әйтә.
Нигә туган телләр урыс телен өйрәнүгә зыян сала ала, ә, мәсәлән, математика яки рәсем ясау дәресләре зыян салмый соң?
Канун өлгесе нигезендә туган телләрне өйрәнү дә 9 сыйныф белән чикләнә (ягъни, 10-11 сыйныфларда татар телен туган тел буларак та сайлап булмый). Лотфуллин моны да "кабул итмәслек" дип атады, чөнки бу туган тел укытучыларының булмавына китерәчәк, ди ул.
Республика дәүләт телләрен укыту мәсьәләсен республика үзләре хәл итәргә тиеш дип белдерде милли мәгариф белгече һәм моны канунда язып куярга тәкъдим итте.
"Урыс теленә зыян салмыйча укыту" принцибының да мәгънәсез булуын искәртте ул: "Бер телне укыту берничек икенче телне укытуга зыян сала алмый. Бу очракта, нигә, мәсәлән, математика, физика, физик тәрбия, рәсем ясау дәресләре урыс телен өйрәнүгә зыян салмый соң? Алар да урыс телен укыта алган сәгатьләрне ала бит? Шуңа күрә, бу сүзләр – мәгънәсез, аларны алып атарга кирәк", диде Лотфуллин.
Башкорт активистлары ата-аналар комитетларын булдырырга чакырды
Һәр республикада ата-аналар комитеты булдырылырга тиеш
Башкорт ата-аналары активисты Эльвира БайназароваБашкортстандагы ата-аналар тәҗрибәсе белән уртаклашты. Башкорт телен укытуга битараф булмаган ата-аналар бер оешмага берләшеп бергә эш алып бара, депутатлар, мәгариф министрлыгы, Рособрнадзор белән эш итә.
"Теге яки бу проблем чыга икән, без аны башта җирле мәгариф идарәсе дәрәҗәсендә хәл итәргә тырышабыз, чыкмаса, югарырак инстанцияләргә мөрәҗәгать итәбез. Әлбәттә, бу авыр эш, киртәләр дә күп тудырыла", ди ул. Башкортлар барлык төбәкләрдә ата-аналар комиссияләрен булдырырга чакырды. "Безнең бүгенге төп коралыбыз каләм һәм интернет", ди активистлар.
Башкорт ата-аналары "икенче чит тел" фәнен дә укыту програмының мәҗбүри өлешеннән алып, аны ихтыяри итү тәкъдме белән чыкты, аның сәгатьләрен исә туган тел өйрәнүгә бүлү дөрес булыр дип саный алар.
"Украинада да урыс теле фән буларак укытыла"
Русияне шовинистик сәясәт каплап алды. Урыс зыялылары бу мәсьәләгә битараф калды
Кабарда-Балкар вәкиле Муамад Чеченов әлеге канун өлгесе Русиядәге урыс булмаган халыкларны юк итүче документ дип атады. "Көзен Русия думасы һәм Федерация шурасы Украинаның 2020 елдан милли азчылык телләрендә белем бирүне туктатуны күздә тоткан мәгариф турындагы яңа канунын гаепләүче белдерү кабул итте. Әмма анда тел фән буларак укытылачак. Хәзер Русиядә шундый ук канун кабул итәләр. Бу ике төрле стандарт", диде ул.
Чеченов фикеренчә, мондый кануннар федерация субъекты белән килештерелмичә кабул ителергә тиеш түгел. "Русияне шовинистик сәясәт каплап алды. Урыс зыялылары бу мәсьәләгә битараф калды. Демократлар да, коммунистлар да, ягъни барысы да бер фронт булып безгә каршы булды", ди Кабарда-Балкар вәкиле.
"Юридик яктан эшләүне җайга салу мөһим"
Азатлык чарадан соң видеоконференцияне алып баручыларның берсе – сәясәт белгече Руслан Айсин белән киләчәккә планнар турында сөйләште. Ул 17 июль көнне бу канун өлгесенә каршы бөтенрусия пикет көнен уздырырга дигән нәтиҗәгә килүләрен әйтте.
Руслан Айсин
Руслан Айсин
"19 июльдән соң канун өлгесе Думада икенче укылышта каралырга тиеш. Шуның алдыннан бөтенрусия буйлап шундый чара уздыру карарына килдек. Моннан тыш, төбәк идарә оешмаларына, федераль органнарга хатлар, имзалар җыю, мөрәҗәгатьләр белән чыгу эшен дәвам итәчәкбез. Шулай ук сентябрь аенда демократик конгрессның чираттагы корылтаен уздыру күздә тотыла", диде ул.
Конгресс киләчәккә юридик, мәгълүмати яктан эшне барларга, аерым стратегияне булдырырга исәп тота. "Юридик яктан эшләүне җайга салу мөһим. Мисал өчен Якутиядән видеоконференциядә катнашкан вәкилләр канун өлесе Конституция нигезләрен бозмыймы дип Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать белән чыктылар. Бу канун өлгесен Конституция мәхкәмәсендәге юристлар карарга тиеш булачак. Татарстанда да Чаллыдан Рамил Хөснуллин бу мәсьәләдә Русия югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Бу ике республика юристлары бергәләп эшләсә яхшы булыр дигән фикергә килдек.
Дума һәм Русия президентының хокук идарәсе бу канун өлгесенә уңай бәяләмә бирде бит. Кайбер юристлар ул Конституциягә каршы килә дип әйтә. Моны ачыклау өчен юристлар эшне дәвам итәчәк", диде Айсин.
Аның әйтүенчә, ата-аналар белән актив эшләү дә мөһим эшләрнең берсе булып тора. "Башкортстанда бу өлкәдә эш алга киткән. Анда ата-аналар җәмгыяте вәкилләре эшчәнлеген башка милли республикаларга да тәҗрибә буларак таратырга дигән фикергә килдек. Татарстан һәм Якутиядә дә ата-аналар оешмалары эшли, әмма Башкортстанда бу эш белән күптән шөгыльләнделәр. Бу эшкә без яңа гына кушылдык.
Һәрбер районда ата-аналар белән эшләүче филиаллар булдыру, аерым мәктәпләр белән эшләү, мәгариф системасының филиаллары белән аерым эшләү кирәк. Бу катлаулы гамәл, аның үз нечкәлекләре бар. Башкортстан вәкилләре инде бу эшне алып бара, без дә ул тәҗрибәне алырга мөмкинбез.
Без хокукый яктан әле зәгыйфьбез. Ул ресурсларны кулланмыйбыз. Бер ел элек мин Дөнья татар конгрессы каршында юристлар комитетын булдырырга кирәк дип әйткән идем. Бер ел узды, әмма алга китеш юк, ә бу мәсьәләнең актуальлеге артты. Татарстанда юрист Руслан Нәгыев бу яссылыкта ярдәмгә әзер, сахаларның, чуашларның юристлары бар. Аларны оештырырга гына кирәк", ди Руслан Айсин.
13 июльдә Русия президенты каршында Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы узачак. Айсин әйтүенчә, шурада милли республикалар мәнфәгатьләрен яклаучы бер-ике вәкил дә бар. "Бәлкем алар белән сөйләшеп булыр. Әмма зур өметләр багламыйбыз, чөнки Максим Шевченко юкка гына шурадан китмәде. Әгәр ул бер мөстәкыйль институт булса, бер хәл. Ә бу оешмалар барысы да Русия президенты идарәсенә карый. Аларның сүзләрен сөйли. Әмма бер-ике кеше безнең фикерләрне яңгыратса, нинди дә булса нәтиҗәсе булыр иде", ди ул.
Руслан Айсин шулай ук Федерация шурасы вәкилләре белән эшләүне мөһим дип саный. "Дума бу канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта кабул итсә, аннары ул Федерация шурасына юлланачак. Монда һәр төбәктән ике вәкил бар. Бу Дәүләт шурасы һәм президент вәкиле. Безнең Дәүләт шурасы бу канун өлгесенә тискәре бәяләмә бирде. Димәк, Татарстанның Федерация шурасы вәкиле бу канун өлгесенә каршы тавыш бирергә тиеш. Әгәр каршы чыкмый икән, димәк ул безнең Дәүләт шурасының позициясен кире кага дигән сүз. Бу инде җәнҗал. Шуңа һәрбер милли республика Федерация шурасында булган вәкиленә мөрәҗәгать ясарга тиеш дип килештек.
Әлбәттә, Федерация шурасы канунга нинди дә булса үзгәрешләр кертә алмый. Ул канунны кире генә кага ала. Анда бер-ике кеше канунга каршы чыкса, ниндидер иҗтимагый-мәгълүмати дулкын барлыкка киләчәк. Русия президенты аннан соң бәлкем кул куймас та. Һәрхәлдә бездә шундый өмет бар", ди Руслан Айсин.
19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Башкортстан, Дагыстан һәм Чуашстаннан берничә депутат каршы булды.
Икенче укылышка депутатлар өлгене тулыландырырга вәгъдә итә. Туган тел уку планының мәҗбүри өлешендә калачак диелә, ләкин ул федераль дәүләт стандартларының бер генә вариантында булачак.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU

BİZ KURİL ADALARININ JAPONYA’YA GERİ VERİLMESİNİ TALEP EDİYORUZ! BAĞIMSIZ TATARİSTAN HÜKÜMETİNİN JAPONYA BAŞBAKANINA AÇIK MEKTUBU Sayın Fumiyo Kişida beyefendi! Biz, Bağımsız Tataristan Hükümeti olarak, Sizi ve Sizin Hükümetinizi kalpten selamlamaktan mutluluk duyuyoruz! Biz, kadim Tatar milletinin temsilcileri olarak, Moskova’nın sömürge rejiminden kaçarak, vatanımızın dışında Tataristan’ın bağımsızlığına ulaşmasını amaçlayan bir Hükümet kurduk. Bizim ülkemiz 470 sene önce silah gücüyle ve sinsi bir şekilde Moskovya tarafından ilhak edildi. Adaletsizlik, saldırganlık, yalan ve ikiyüzlülük asırlar boyunca bu imparatorluğun yöneticilerine hastır. Sizin ülkenizin bir parçasını da bu insanlık dışı imparatorluk ilhak etmiştir. Medya üzerinden öğrendiğimize göre 22 Nisan 2022 tarihinde Japonya Hükümeti resmi olarak ilk defa Güney Kuril adalarını yasadışı bir şekilde işgal edilmiş ülkenizin «kuzey toprakları» olarak ilan etmiş. Şüphesiz ki, Japonlar için tarihi adaleti sağlamak v

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана

Татарский народ имеет право на свое государство. Меджлис рассмотрит вопрос признаниям независимости Татарстана. Членами Меджлиса крымскотатарского народа в ближайшее время будет рассмотрено по сути обращение Правительства Независимого Татарстана о признании независимости. Об этом QIRIM.News заявил глава Меджлиса Рефат Чубаров. Он выразил уверенность, что крымские татары вместе с казанскими татарами найдут «ещё более эффективные пути нашего сотрудничества во благо наших народов». «Меджлис крымскотатарского народа активно взаимодействует с руководителями Правительства независимого Татарстана по всем вопросам, связанным с поддержкой Украинского государства, укреплением взаимоотношений между крымскотатарским и татарским народами. Чубаров отметил, что современная россия является государством, в котором против воли к свободе и независимости, силой удерживаются коренные народы. «К числу таких порабощенных народов, прилагающих особые усилия к обретению своей свободы и образованию независим

ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА

  ПРОГРАММА ПРАВИТЕЛЬСТВА НЕЗАВИСИМОГО ТАТАРСТАНА ПРИ СЛУЧАЕ ПЕРЕХОДА КОНТРОЛЯ НАД ТЕРРИТОРИЕЙ ТАТАРСТАНА - Объявление о создании Советов Независимости (Мөстакыйллек Шуралары) во всех городах и сёлах Республики Татарстан и прямом назначении руководителей этих органов (Мөстәкыйллек Шуралары Рәисләре) Правительством Независимого Татарстана. В функции этих органов будет входить регистрация и контроль всех членов государственных и силовых структур бывшей власти, комплектация силовых структур новой власти и подготовка к выборам всех ветвей представительной власти. - Объявление о прекращении полномочий всех органов государственной власти и силовых структур (кроме членов структур исполнения наказаний) Республики Татарстан в составе Российской Федерации, с обязательным запретом членам этих структур покидать территорию официального проживания и обязательной явкой на подпись в Советы Независимости городов и сёл республики Татарстан 1 раз в неделю. - Создание Государственной Люстрационной Органи