К основному контенту

Татар теле укытучыларын ябык очрашуга җыйдылар


2 сәгать элек

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыены
Казанга Русия төбәкләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Алар дәресләр саны кимүгә, урыслаштыру сәясәтенә зарланды. Татарстан проблемнарны хакимият дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш ди укытучылар.
8-10 июль көннәрендә Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының русиякүләм корылтае уза. Бу чара 7нче тапкыр оештырыла. Аңа Русиянең 30 төбәгеннән, шулай ук Казакъстаннан методистлар, татар теле укытучылары, милли оешмалар җитәкчеләре катнаша.
Укытучыларны иң элек Кукмарага утырышка җыйдылар. Монда делегатларны җыр-бию белән каршы алдылар, күргәзмә оештырылган иде. Аннан мәктәп, балалар бакчасы эше белән таныштырдылар.
Башка еллар белән чагыштырганда, быелгы җыен яңа шартларда уза. Узган ел Русиядә татар теленә һәм башка милли телләргә каршы чаралар көчәйгәч күп кенә төбәкләрдә татар теле дәресләре кимегән. Азатлык чарада катнашучы укытучылар белән сөйләште.
"Хәзер бик авыр. Урыслаштыру бара"
Мордовиянең данлыклы Татар Пешләсе авылы мәктәбендә татар телен укытучы Сания Сәләева Азатлыкка урыслаштыру көчәя бара дип зарланды. Ул күренекле язучы Шәриф Камал туган авылдан.
"Бездә татар теле дәресләре быелдан киметелде. Элек атнага 4 сәгать иде, хәзер 3 кенә калды. Өстән, югарыдан кушып, киметелде. Балалар телне үзләштерер өчен сәгатьләр саны җитми. Хәзер бик авыр. Урыслаштыру бара. Балалар бакчаларыннан ук урысча сөйләшәләр. Шуңа укучылар белән эшләү бик авыр. Элек болай түгел иде”, диде Сания Сәләева Азатлык хәбәрчесенә.
Якуп Вахитов
Якуп Вахитов
"Элек татар телен атнасына 5-6 сәгать укытсак, хәзер 1-2 дәрес калды, ә кайбер сыйныфларда бөтенләй юк. Ә ничек көрәшергә? БДИ, Русия мәгариф системы белән көрәшүнең бер мәгънәсе дә юк," дип сөйләде Азатлыкка Якуп Вахитов. Ул Новосибирски өлкәсенең Усман авылыннан. Авыл зур түгел. 100 хуҗалык, 9 сыйныфлы мәктәп бар.
Татар мәктәпләре ябыла
Русия төбәкләрендә бер-бер артлы татар мәктәпләре ябыла. Татарстан мәгариф министрлыгы бу хактагы белешмәләрне яшереп килә. Тел укыту проблемнарын күрсәтмәскә тырыша. Шуңа да журналистларга бернинди аналитик белешмә бирелмәде.
Оренбур өлкәсенең Абдрахман авылыннан килгән укытучы Ләйлә Кәримовататар мәктәбе ябылу турында сөйләде. Аларны чуаш мәктәбенә кушып куйганнар, татар теле дәресләрен бөтенләй бетергәннәр.
Ләйлә Кәримова
Ләйлә Кәримова
"Безнең балалар аз булу сәбәпле мәктәпне яптылар. Аннан чуаш мәктәбенә кушылдык. Татар теле дәресләре бетте. Түгәрәкләргә 3 сәгать вакыт бирделәр. 24 бала йөри. Татар мәктәбен саклауда нык көрәшеп карадык. Ата-аналар да бик тырышты. Безнең хуҗалар ничек теләделәр, шулай эшләделәр. Үз планын үтәделәр" диде Ләйлә Кәримова Азатлыкка.
Ләйлә Кәримова татар балаларына уку елдан-ел кыенлашуын, урыслашуның көчәюен әйтте ул.
"Укыту көннән-көн кыенлашыр инде. Чуаш балалары үз телләреннән гарьләнәләр. Тора-бара безнең балалар да туган телләреннән гарьләнә башламаса ярар иде дип куркып торабыз" диде Кәримова.
"Татарстан үз сүзен әйтергә тиеш"
"Татарстан хөкүмәт дәрәҗәсендә татар теле мәсьәләсен күтәрергә тиеш. Хакимият ерактагы төбәкләрне онытмасын иде. Алар безнең мәктәпләрне күреп, укучылар белән аралашып китсеннәр иде. Татарстан үз өстенә алса, бик яхшы булыр иде", диде Новосибирскидан килгән Якуп Вахитов Азатлыкка. Ул нәкъ шушы мәсьәләнең очрашуда күтәрелүен тели.
Ике көн узучы корылтай нинди нәтиҗә бирәсен, резолюциядә нәрсә язылачагын мәгариф министрлыгы җиде кат йозакта тота. Кукмарада соңыннан ябык ишекләр артында узучы пленар утырыш булды. Залга бары делегатларны гына тикшереп керттеләр. Журналистларны кире бордылар.
Ул очрашуны Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин алып барган. "Журналистлардан чыккан һәрбер сүз шунда ук Мәскәүгә барып җитә. Хәзер тел проблемнарын күрсәтергә ярамый. Мәскәүнең ачуын чыгармавың хәерле", диде мәгариф министрлыгының бер вәкиле.
10 июль Казанда корылтайның пленар утырышы узачак. Анда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашыр, дип көтелә.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Поддержите ради сохранения мира! Требуем Путина судить в Гааге!

Россия, в лице своего президента Владимира Путина, совершил прямой военной агрессии в отношение соседних стран и несет ответственность за преступления против человечности. Он, Главнокомандующий как высшее должностное лицо несет ответственность за тысячи отнятых жизней граждан: Чечни, Грузии, Украины, Сирии и Дагестана, Крыма, Татарстана, Башкортостана, Кабардино-Балкарии, Карачаево-Черкесии, Ингушетии (притеснения по этническому, религиозному признаку; незаконные задержания, фабрикация уголовных дел, пытки и убийства).
Требуем справедливого суда над военным преступником Владимиром Путиным и объявления политики Кремля главной угрозой человеческой цивилизации! Член Президиума ВТОЦ – Рафис Кашапов.

Ризван Ибрагимов: «Убийца и насильник Буданов, истязавший чеченцев, – лицо российской армии»

Последние процессы в Чечне и на Кавказе, смерть Юсупа Темирханова в тюрьме, героизацию его образа и реакцию националистских кругов России на эти события прокомментировал в своем интервью Yenicag.Ruизвестный чеченский историк, писатель и исследователь Ризван Ибрагимов. – Вся Россия молчаливо наблюдала за похоронами Юсупа Темирханова, застрелившего насильника и убийцу молодой чеченки, полковника армии РФ Буданова. В московских политических кругах возмущены героизацией Темирханова. Что можете сказать по этому поводу? Он все таки герой или..? Ведь официальные российские власти не считают Буданова преступником и его в 2009 году выпустили из тюрьмы за “хорошее поведение” в зоне отбывания наказания… Ризван Ибрагимов – Было бы удивительно, если бы было наоборот. Буданов есть символ российской армии. Он далеко не единственный убийца и насильник, истязавший чеченцев во время обеих Античеченских войн. Он один из тысяч. Эти войны изначально были спланированы как народоубийственные. Истребление муж…

28 апреля Международная акция! Защитим языки народов Идель-Урала!

Я, Кашапов Нафис Рафаилович, полностью поддерживаю проекты программы общественного движения «Свободный Идель-Урал»: "III. ПРАВА ЧЕЛОВЕКА И ГРАЖДАНИНА. 
Статья 4.10. «Идель» требует обеспечить полный образовательный цикл на государственных языках коренных народов в республиках Идель-Урала.
Государственные языки являются обязательными для изучения в общеобразовательных школах всех форм собственности - с первого и до последнего класса". 

10 апреля, в Варшаве, провел одиночный пикет перед зданием Варшавского Университета (University of Warsaw), чтобы заявить протест властям России в связи с нарушениями гарантированных Конституцией прав и свобод, а именно - выполнения закона "О языках коренных народов России".

Уважаемые граждане Российской Федерации! Из 156 языков коренных народов России, существовавших еще в XIX веке, семь уже вымерли. Если мы и дальше будем молчать, десяткам народов грозит та же участь. Поднимайтесь против политики русификации, вы должны подниматься с кол…